Журнал «Безнең мирас»

Халыкара куркыныч арткан шартларда Россия халкы киләчәген Путин белән күрә - М.Шәймиев

Безнең этноконфессиональ үсеш моделенә Россиядә дә, халыкара дәрәҗәдә дә ихтыяҗ зур булды. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанның “Корстон” комплексында ачылган Татарстан халыкларының III съездында шулай дип белдерде.


"Бүген республиканың иҗтимагый тормышында мөһим вакыйга. Халыклар съезды иң вәкиллекле форумдыр, мөгаен", – дип белдерде Минтимер Шәймиев сәламләү чыгышында. Ул моңа кадәр үткән һәр съездда позитив үзгәрешләр булуын билгеләп узды.


"Мин бүген залда республикада күпмилләтлелек хәрәкәтен формалаштыруның чишмә башында торучыларны күрүемә шатмын", – дип ул милләтара татулыкка өлеш кертүчеләргә рәхмәтен белдерде.


Дәүләт Киңәшчесе икътисади борылышлар, параллель хакимият төзү омтылышлары, хакимият белән конструктив диалогка барырга теләмәү кебек авырлыклар булган шартларда, Татарстанда этноконфесисональ үсеш моделенә Россиядә дә, халыкара дәрәҗәдә дә ихтыяҗ зур булуын билгеләп узды. Минтимер Шәймиев илдә Президент вазифасы раслангач, республиканың да Президент атамасы өчен күтәрелгәнен искәртте. Ул вакытта Борис Ельцинның, "халык теләгәч, моңа барырга кирәк" дип әйткәнен билгеләп узды.


"Шул елларда халыклар арасында Президент атамасына сакчыл мөнәсәбәт урнашты", – ди ул.


Минтимер Шәймиев бүген халыкның күпчелеге Россия Президенты Владимир Путин эшен хуплавын билгеләп үтте. "Халыкара өлкәдә куркыныч артуы белән бәйле рәвештә, россиялеләр киләчәген Путин белән күрә", – дип ул Татарстанны заманча тарихында да аның башлангычында изге эшләр күп башкарылуын әйтте. Минтимер Шәймиев аның Казанның 1000 еллыгында да рус һәм татар телләрендә чыгыш ясавына игътибарны юнәлтте.


Ул чыгышында беренче һәм икенче съездларның нәтиҗәләре буларак, федераль үзәк белән вәкаләтләрне бүлү турында шартнамәләр төзелгәнен искәртте. Ул шартнамә, эчтәлегенә үзгрешләр кертмичә, дәвам иттерелә алыр иде дип саный.


"Татар-информ"


Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру