Журнал «Безнең мирас»

Хакер

Вәлинең күршесе Галәү кинәт баеп китте. Болай төшемле эштә дә түгел үзе, ишегалды себерә. Фатирында затлы яңа мебель, йорт кинотеатры пәйда булды. Югыйсә кредитка алган компьютердан башка карарлык җиһазы да юк иде.
Галәү хәзер кара уылдык ашый, соңгы мода буенча киенә, бакчасына япун машинасында җилдерә. Үзе 11 яшьлек вундеркинд улының башыннан сыйпый: “Кампитыр башың, “троя аты”ң исән булсын!” – ди.
Җәлләп тә куя Вәли аның малаен. Көнозын компьютер каршында утыра, интернетта нидер маташтыра.
Беркөнне Галәү кулына чит телдә язылган хат тотып керде. “Швейцария банкыннан, улым исәбенә бер миллион еврога счет ачылган”, – ди. Швейцариядән хәтле килгәч, ышанды инде Вәли. Ни әйтсәң дә банклар иле бит ул.
Әле улын эшкә дә алганнар икән, брокер фирмасында киңәшче, ди. Укудан кайтуга, эшкә машина белән килеп алалар, китереп куялар. Гарьләнде Вәли. Булдыксыз, дип, үз малаен әрләп ташлады. Тегесенең исе дә китмәде. “И, әти, хәзер адым саен хакерлыкка өйрәтәләр, акчаң гына булсын”, – ди.
Ничек итсә итте, тиешле акчаны тапты Вәли. Әлеге дә баягы хакерлыкка өйрәтә торган фирмага илтеп тә бирде. “Бер атнадан улың белән килерсең”, – диделәр аңа. Әйтелгән вакытта барса, теге фирмадан җилләр искән. Күрүче-белүче дә юк.
Инде яңадан акча җыя Вәли. Баерга исәбе!..

Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру