Кем ул Морад мулла?

Мулла Морадның чордашы һәм фикердәшләреннән Нияз Бикмәт улының әлеге хәрәкәткә турыдан-туры бәйле, бик тәэсирле бер шигъри әсәре дә бар. Ул бу хәрәкәтнең асылын ача торган җитди дәлилләрнең берсе буларак зур әһәмияткә ия. Аны мулла Морад тарафдарларының зикере кебек яисә дәрт өсти торган гимны сыйфатында дияргә дә ярый.17 дүртьюллыктан торган ул текстны без ХIХ гасыр башындагы бер кулъязма җыентыктан күчереп алдык. Төп нөсхәдә аның исеме итеп борынгы текстларга хас булганча, «Илаһи бәет» дигән гомуми атама гына язылган.

Илаһи бәет

Кичә-көндез фикер идеңләр,
Аллаһ адын зикер идеңләр.
Телдин салма Аллаһ адын,
Шәһри Болгара кидеңләр.

Аңлаңыз бәндин моный,
Фикер идеңләр төне-көни.
Малы Мәннан җандин кисмеш,
Сәйер идеңләр Болгар юлый.

Ошбу юлның имамы вар,
Инанганның иманы вар.
Һәркем аны раст дип белсә,
Яри кылсын сахибе гар.

Мөхәммәддин мөршиде вар,
Мулла Морад – мөриде вар,
Ходаемдин өмидем вар.
Гүзәл, мәкъбүл Болгар юлы.

Вәлиләрдин рөхсәт алган,
Халаикъга чалма чалган,
Рәхмәт деләб дога кыйлган,
Нә хуш, гүзәл Болгар юлы!

Ике күзең йомык улса,
Хәтерең һәм сынык улса,
Җөмлә хаҗәт кабул улса,
Гаҗәп ирмеш Болгар юлы.

Мулла Морад сафи улган,
Мөридләре кяфи улган.
Ошбу хәлне фәкыйрь күргән
Кәнд үзенгә җафи улган.

Бу фәкыйрьнең догасыдыр,
Мөридләр чук уласыдыр,
Мәүлясенә зикер айган
Мәрсус кеби уласыдыр.

Ошбу дин кави улсун,
Хакъга карин вәли улсун!
Дәрәҗәсе көндин-көн
Халык ара гали улсун!

Болгарның вәлиләре,
Даим килүр хуш исләре.
Анда варган ирәнләрнең
Сил тик акар күз яшьләре.

Шәүкы шәраб эчкем килүр,
Канат йәйеб очкум килүр.
Астанәне кочкум килүр,
Гүзәл, мәкъбүл Болгар юлы.

Тәвафчылар күчә-күчә
Диңгез белә айрык кичә.
Догалары кабул улса,
Нә хуш, гүзәл Болгар юлы!

Шәһри Болгар манарасы,
Җанбактыдин җам арасы.
Уфа халкы анда барса,
Шушма буйлар һәм барасы!

«Кем?» – дәйеб сорасалар,
Без әйдүрмез: «Мулла Нәдүр!
Бу дөнйадин нәкыль кылган,
Рәхмәт кыйлсун Мәүля Кадыйр».

Кара йөзле Нияз гасый,
Йыглаб чыкмас күздин яши,
Фыйск-у-фөҗүр җөмлә эши.
Нә хөрмәтле Болгар юлый!

Мулла Бикмәт угылы Нияз,
Гаклы кыска, фәһеме аз.
Догалары хөрмәте аз,
Нә хөрмәтле Болгар юлы!

Остадыңа дога кыйлса,
Халаикълар «амин» дисә,
Рәхмәте чук, гафу кыйлса,
Җәлил, Җәббар, Гаффар үзи [1].

Бу шигъри әсәрнең авторы, күп гасырлык татар суфыйчылык әдә­бия­тында шәрык мөселман тра­дициясенең чагылышы рәвешендә, «кара йөзле Нияз гасый», шулай ук «гакылы кыс­ка, фәһеме аз» дип, үзен яманлап һәм түбәнсетеп, «мулла Бикмәт угылы Нияз» исемле кеше икәнлеген төгәл күрсәткән.

Морад мулла исеме телгә алынган борынгы бәет булу фактын М.Гайнетдинов язып килде [2], әсәрнең тексты 16 дүртьюллык күләмендә беренче тапкыр 2006 елда ХVIII гасыр татар әдәбиятына багышланган китапта басылып чыкты [3]. Анда бәеткә карата «Текстның кулъязмасы Зәйнәп Максудова архивында сакланган, язмышы билгесез. Аның күчермәсе әдәбиятчы Мәсгуд Гайнетдиновта булган, текст аның тарафыннан хәзерләнеп бирелде», дигән искәрмә урнаштырылган [4].

Әмма «ХVIII гасыр татар әдәбияты: поэзия» исемле бу китапта мулла Морадка багышланган бәетнең авторы итеп Мостафа Нәзир угылы күрсәтелгән. Без моны ялгыш дип саныйбыз. Беренчедән, ул китаптагы бәет текс­ты ахырында «Үзем үлсәм китап калыр йадкәр, ушбуны йазучы Мостафа Нәзир углы дәйү беләсездер» дигән юллар шигъри әсәрнең авторы дип әйтергә нигез түгел. Чөнки, беренчедән, мондый «ошбуны язучы…» рәвешендәге юллар кулъязма дәфтәр яисә китапның иясен белдерә. Андый очракларда «язучы» дигән сүз автор мәгънәсендә булмыйча, шигырь-бәетләрне, җырларны яки башка төрле текстны үз дәфтәренә яки китабына күчерүче дигәнне аңлата. Икенчедән, бәетнең без бастыра торган текстында аның авторы «Мулла Бикмәт угылы Нияз» дип төгәл күрсәтелгән булуы әсәрне иҗат иткән кеше Мостафа Нәзир угылы түгеллеген белдерә. Дөрес, «ХVIII гасыр татар әдәбияты: поэзия» китабында ул юллар «Мулла Бигъмәт – фәһме нияз» рәвешендә, мәгънәсе буталчык итеп бирелгән.

Бу шигъри әсәр вариантларыннан бер өлеше (сигез юлы) элегрәк тә басылганы бар иде [5], тик аларда мулла Морад исеме кергән юллар юк.

Шигъри әсәрнең текстына карата кайбер аңлатмалар бирү зарур. Эчтәлегеннән күренгәнчә, ул традицион бәет-мөнәҗәтләргә хас булганча, көйләп укылганлыгы аңлашыла. Аның кайбер дүртьюллыклары гүя үзләре үк көйләнеп-җырлап тора. Рухы һәм эчтәлеге белән бу текст ислам диненә тугрылык сакларга, «кичә-көндез фикер» итәргә, Болгар шәһәрен зиярәт итәргә, ягъни анда барырга өнди. «Ошбу юлның имамы вар» дип, әлеге гамәлнең җитәкчесе-юлбашчысы мулла Морад булуы һәм аның мөридләре күплеге белдерелә. Шәһри Болгар мөселманнар өчен рухи көч бирә торган үзәк буларак гәүдәләнә. Алдагы юлларда «фикер идеңләр көне-төне» диелгән өндәмә, алтынчы дүртьюллыкта «Ике күзең йомык улса, хәтерең һәм сынык булса» дигән сүзләр белән турыдан-туры үзаңны яңарту зарурлыгына юнәлтә. «Мөридләр чук уласыдыр» дип, бу гамәлгә иярүчеләр күбәячәгенә һәм әлеге фикернең көчәюенә өмет белдерелә.

«Ошбу дин кави улсун,
Хакъга карин вәли улсун!
Дәрәҗәсе көндин-көн
Халык ара гали улсун!»

– дигән дүртьюллыкта диннең куәт­ләнүен, аның дәрәҗәсе күтәрелүен те­ләү белдерелгән.

«Җанбактыдин җам арасы» дигәндә Ямбактыдан (хәзерге Татарстанның Спас районындагы татар авылы) Болгарга кадәрге араның ерак түгеллеге белдерелгән.

Болгарга хәтта диңгезләр, сазлык­лар кичеп тә, Уфа (өязе дип аңларга кирәк) халкы да, Шушма [6] буйларында яшәүчеләр дә килергә кирәклеге әйтелгән.

«Кем?» – дәйеб сорасалар,
Без әйдүрмез: «Мулла Нәдүр!»

– дүртьюллыгында автор үзенең һәм фикердәшләренең мул­ла Нәдер Уразмәтев волосте кешелә­ре булуын белдергән. Шушы дүртьюллыкның соңгы ике юлыннан аңлашылганча, ул вакытта инде Нәдер мулла мәрхүм булган. Тарихта мәгълүм бу шәхес 1758 елда дөнья куйган [7]. Ә мулла Морадның Нәдер волостена нисбәтле булу-булмавы турында тулырак мәгълүматны моңарчы язган идек [8].

Архив чыганакларыннан билгеле булганча, 1769 елда изге Болгар җирендә меңләгән мөселман татарлар җыелган, ә 1771 елда бу хәрәкәтнең җитәкчесе мулла Морад кулга алынган. Шушы даталарны күздә тотканда һәм шигъри әсәрнең өндәү рухында булуын исәпкә алганда, Бикмәт улы Нияз аны 1769-1771 еллар арасында –Морад мулла хәрәкәтенең иң югары күтәрелгән чорында иҗат иткән, дип фаразларга мөмкин.

Әлеге шигъри әсәрнең хәзерге вакытта берничә кулъязма күчермәсе билгеле. Аның язылуына, һичшиксез, Морад мулла хәрәкәтенең тәэсире булган. Гомумән, Морад мулла хәрәкәте Идел-Урал буйларында яшәгән мөсел­маннарның тарихи үзаңын күтәрүгә зур йогынты ясаганлыгын танымыйча мөмкин түгел.

С.Алишев, М.Гайнетдин, Р.Әмирханов, Д.Исхаков, И.Измайлов һәм башка галимнәр Морад мулланың иҗтимагый фикер үсеше тарихындагы урынын билгеләде, татар-башкортларның Пугачёв күтәреле­шен­дә актив катнашуына аның йогынтысы булган, дип язды. Тик бу мәсьәләдә тарихчы Динә Мостафина Морад мулланың дәүләтчелекне торгызу идея­се тарафдары булганлыгын шик астына ала, ул гына да түгел, ХVIII гасыр кешесенә үз чорына хас булмаган этник үзаң төшенчәсен тагу бөтенләй абсурд, дип яза. Д.Мостафина мулла Морадның ишаннарга хас, акыл һәм мантыйкка таянмый торган, илаһи хис-тойгыларга бәйле кайбер кыланмышларын ХVIII гасырдагы Сенат тикшерүчеләре мисалында табиблык диагнозына мохтаҗ дип бәяли [9].

Мондый фикерләр белән килешеп булмый. Чөнки Казан ханлыгы яулап алынганнан соң берничә гасыр дәвамында татар-башкорт күтәре­лешләре һәм яулары еш булып торганлыкны, шул ук вакытта элек-электән әллә ничә дәүләт тоткан татар халкының бер фидакяр улы Морад мулла башына андый уй килү ихтималын без кире какмыйбыз. Халык хәтерендә тарихи үткәннәр, шул исәптән Болгар һәм Казан ханлыклары турындагы истәлекләр сакланган. Җимерелгән Болгар белән Алтын Урда дәүләтләрен һәм Казан ханлыгын юксыну һәм сагыну, изгеләштерү татар халкының күңел авазында – тарихи бәетләрендә аермачык чагылыш тапкан. Шәһри Болгарны Ислам дине кабул ителгән төп үзәк буларак, мөселман татарларның изгеләштереп каравы, хәрабәләрен булса да күрергә бару, андагы борынгы бабайларның изге рухына дога кылу кебек йолалар күптәннән килгән тарихка ия. Болгар шәһәренә багышланган күп санлы бәетләр моның ачыктан-ачык дәлиле [10]. Халык күтәрелеше вакытларында үткәннәргә мөрәҗәгать итүне, аерым алганда мулла Морад җитәкчелегендәге хәрәкәт борынгы Болгарны торгызу фикеренә таянганлыгы турында тарихчы Фәрит Шәкүров та язган иде [11].

Д.Мостафинаның Морад мулланы: «Батырша эшен дәвам итүче дип санау дөреслеккә туры килеп бетми, аның омтылышлары җәмгыятьтә киң хуплау тапмаган, тарафдарлары да 11 генә кеше (дөрес, аларның да аудиторияләре булгандыр)», – дигән фикерләрен [12] кабул итә алмыйбыз. Югыйсә, Морад мулла башлангычы белән 11 яки берничә дистә кеше генә түгел, ә йөзләгән, хәт­та меңләгән татар-башкортларның изге Болгар җирләрендә туплануын нәрсә белән аңлатырга мөмкин соң?! Морад мулланың үзенә һәм ул башлаган хәрәкәткә мәдхия рәвешендәге шигъри әсәрнең кулъязма күчермәләре табылып торуы да – үз вакытында бу фикернең җәмгыятьтә таралган булуын дәлилли. Андагы:

«Ике күзең йомык улса,
Хәтерең һәм сынык улса»,

– дигән юллар халык үзаңының дәрә­җә­сен күрсәтә торган дәлил булуына ике күзне йомып, күрмәгәнгә салыну, әлбәттә, урынсыз булыр иде.

Шулай ук:

«Уфа халкы анда барса,
Шушма буйлар һәм барасы!»

– дигән сүзләр турыдан-туры өндәү булганлыгы белән дә санлашмыйча мөмкин түгел.

Татар-башкортларның дини һәм милли, иҗтимагый һәм сәяси изелүдән котылу өчен күп гасырлык көрәше чылбырында Батырша күтәрелешеннән соң Пугачёв явына кадәрге арада булган мулла Морад хәрәкәтенең тарихи әһәмияте, һичшиксез, зур.

Мулла Морад хәрәкәтенең калыбы һәм рәвеше ниндилеккә карамас­тан, татар-башкортларның Пугачёв восстаниесендә катнашуына аның тәэ­сире булу белән берлектә, ХVIII гасыр ахыры-ХIХ гасыр башында Таҗетдин Ялчыгол кебек каләм әһелләренә «Тә­варихы Болгария» ише хезмәтләр язарга йогынты ясаган. Т.Ялчыгол әсәрләре соңгырак дәвер галимнәре тарафыннан ничек кенә тәнкыйтьләнсә дә, аларның үз чорына күрә, халыкның үзаңын уятып, тарихи тамырлар белән кызыксынуга этәргәнлеген инкяр итеп булмый. Ялчыголның Болгар тарихына бәйләп язылган әсәрләрендә буталчык һәм уйдырма мәгълүматлар булса да, алар халык арасында киң популярлык казанган. Әлеге әсәрләрнең күп таралган һәм укылган булуын хәзерге вакытка бер йөзгә якын кулъязма күчермәләре табылуы [13] раслап тора.

Морад мулланың «мулла Морад» рәвешендә, ягъни «мулла» сүзе аның исеме алдында әйтелүе-язылуы тотрык­лы хәлендә үз чорыннан ук калган, дияргә нигез бар. Рус телендә язылган архив документларында «мулла Морад» дип язылган кебек, Бикмәт улы Ниязның шигъри әсәрендә дә ул нәкъ шулай ук телгә алынган. Мөхәммәтгариф Морадый язмасында да юлдашы Мөхәммәтшәриф хәзрәтнең «мулла Морад» дип эндәшкәнлеге теркәлгән.
***
Мәгълүмат тулылыгы өчен мулла Морадның үзе һәм аның ата-бабалары турында моңарчы кайбер китапларда ялгыш аңлатмалар булганлыгын да әйтергә кирәк. Морадның нәсәбе хакында галим Мәсгуд Гайнетдин: «Г.Исхакыйның «Сөннәтче бабай» хикәясендә «сөннәтчеләр шәҗәрәсе»ндә аның «нәсел агачы» турында хәбәр сак­ланган булуы ихтимал. Ф.Әмирхан бабасының бабасының бабасы Морад та шул бер үк шәхес булырга мөмкин», – дигән бер фараз язган иде [14]. Шуннан соң М.Гайнетдин бу карашын тагын да куәтләп язды [15].

Морад мулла турындагы мәгълү­матларны җентекләп өйрәнгәч, М.Гай­нет­динов фаразлары расланмады. Бу мәсьәлә турында артык сүз озайтырга ихтыяҗ юк, чөнки М.Гайнетдиннең бу фикерләре дәлилләнмәвен тәфсилләп язган идек [16].

Дәвамы. Мәкаләнең башын журналның 2 саныннан укыгыз.

 

_______________________________________
1. фикер идеңләр – фикерләгез; адын – исемен; зикер идеңләр – кабатлагыз; кидеңләр – китегез; бәндин – миннән; малы – малны; Мәннан – Нигъмәт бирүче (Аллаһның күркәм исеме); кисмеш – кискән; сәйер идеңләр – сәяхәт итегез; яри кылсын – ярдәм итсен; сахибе гар – мәгарә ияләре, дини риваятьләрдә сөйләнгән изге затлар; мөршид – остаз; вар – бар; мәкъбүл – хуп; вәли – изге; халаикъ – халык; деләб – теләп; нә хуш – нинди хуш; улса – булса; ирмеш – икән; сафи – саф, суфый; кяфи – күп, җитәрлек; кәнд үзенгә – үзен; җафи улган – җәфалаган; Мәүля – Хуҗа, Яхшылык итүче (Аллаһның сыйфаты); айган – әйткән; мәрсус – тугры кол; кави – куәтле; карин – якын; гали – бөек, югары; ирән – ир-егет; сил – ташкын; тик – кебек; шәүкы – омтылу, кызыгу; шәраб – суфыйчылык әдәбиятында Аллаһка мәхәббәтнең дәрәҗәсен белдерә торган шигъри символ; эчкем – эчәсем; йәйеб – җәеп; очкум – очасым; астанә – суфыйларның остазы яшәгән, суфыйлар өчен кыйбла дәрәҗәсендәге изге урын; кочкум – кочасым; тәвафчы – юл гизүче, сәяхәтче; айрык – сазлык; дәйеб – дип; әйдүрмез – әйтербез; нәкыль кылган – вафат булган; Кадыйр – Кодрәтле (Аллаһның күркәм исеме); гасый – гөнаһлы; йыглаб – елап; фыйск-у-фөҗүр – азгынлык һәм бозыклык; фәһем – аң; остад – остаз; чук – күп; Җәлил – Олылык хуҗасы, Данлы (Аллаһның күркәм исеме); Җәббар – үз хөкемен барча галәмнәрдә ирештерүче көчле (Аллаһның күркәм исеме); Гаффар – Кичерүче, гөнаһларны ярлыкаучы (Аллаһның күркәм исеме); үзи – үзе.

2. Гайнутдинов М. Мурад мулла // Духовная культура и татарская интеллигенция… – Казань, 2000. – С.8; Гайнетдинов М. Морад мулла // Татар зыялылары: тарихи портретлар… – Казан, 2003. – Б.7; Гайнетдинов М. Мәңге тоныкланмас көзгебез… – Казан, 2006.– Б.305.

3. ХVIII гасыр татар әдәбияты: поэзия / [төз. М.Әхмәтҗанов]. – Казан, 2006. – Б.121-124.

4.  Шунда ук. – Б.336.

5.  Кулъязмалар тасвирламасы. Өченче бүлек / [төз. А.Фәтхи]. – Казан, 1968. – Б.6; Татар әдәбияты тарихы: алты томда. Т.1. – Казан, 1984. – Б.390.

6. Шушма исеме белән аталган елгалар Татарстан Республикасының төньяк өлешендә дә, көньяк-көнчыгыш төбәгендә дә бар.

7. Амирханов Р., Габдуллин И. Надыр Уразметов // Әлмәт – Альметьевск. – Казань, 2003. – С.295.

8. Гали авылы тарихы… – Казан, 2014.– Б.36.

9. Гасырлар авазы = Эхо веков. – 2007. – №2. – Б.97-98.

10. «Гәүһәр Болгарга килдем…»: тарихи бәетләр / [төз. Мәрданов Р.]. – Казан: «Милли китап» нәшр., 2013. – 128 б. – («Татар археографиясе» сериясе; 12 нче китап).

11. Шакуров Ф. Развитие исторических знаний у татар до февраля 1917 года. – Казань: изд-во ун-та, 2002. – С.15.

12. Гасырлар авазы = Эхо веков. – 2007. – №2. – Б.101.

13. Ялчыгол Таҗетдин. Тәварихы Болгария. – Казан: «Хузур» нәшр., 2014. – Б.5.

14. Гайнетдинов М. Мәңге тоныкланмас көзгебез… – Б.305.

15. Гайнетдинов М. Мулла Мурат // Гасырлар авазы = Эхо веков. – 2007. – №2. – С.82.

16. Гали авылы тарихы… – Б.49-53.

 

Комментарий язарга