Журнал «Безнең мирас»

Казанда Сабан туе дүрт мәйданчыкта була

Татар халык бәйрәме Сабан туе 23 июнь көнне Казанда дүрт мәйданчыкта оештырыла. Төп бәйрәм урыны Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта була. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концерт программасы Каенлыкта берничә мәйданчыкта узачак. «Тамашачылар өчен эстрада йолдызлары, шулай ук Казан һәм Татарстанның иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак», - диелә хәбәрдә.
Теләге булганнар спорт ярышларында катнаша ала, ә Сабан туеның иң төп чараларыннан берсе - көрәш була.
Авыл ишегаллары күргәзмәләрендә кунаклар татар халкының көнкүреше һәм кәсепләре белән таныша алачак. Көн дәвамында аттракционнар һәм мастер-класслар белән балалар мәйданчыгы эшләячәк. Каенлыкта бәйрәм 9 сәгать 30 минутта башлана.
Шул ук вакытта бәйрәм Дәрвишләр бистәсендә һәм Аккош күлендә узачак. Биредә кунаклар өчен концерт программасы әзерләнә. Анда республика артистлары, шулай ук фольклор ансамбльләр һәм коллективлар чыгыш ясаячак. Спорт мәйданчыкларында милли конкурслар һәм ярышлар уза, ә балалар өчен күңел ачу программалары белән аерым мәйданчыклар оештырыла.
«Казан» халыкара ат-спорт комплексында Сабан туе уңаеннан ярышлар 14 сәгать 30 минутта башлана. Башкала халкы һәм кунаклары татар эстрадасы йолдызларының бәйрәм концертын һәм ат чабышларын карый ала.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/06/187624/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру