Журнал «Безнең мирас»

Казан татарларының Коръән уку традициясен яктырткан беренче аудиоҗыентык чыкты

Коръән уку буенча татар мәкамнарын туплаган беренче диск чыкты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова хәбәр итә.


Татарстан Республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәге күпкырлы эш алып бара. Ислам дине белән бәйле музыкаль мирасны саклауга, аны өйрәнүгә дә зур игътибар бирелә. Бу юнәлеш буенча нәтиҗәләрнең берсе буларак – күптән түгел дөнья күргән, татарларның Коръән уку традициясенә багышланган дискны атарга кирәк.


Эчтәлеген танылган музыка белгече-фольклорчы Эльмира Каюмова 2010-2016 елларда язып алган аутентик үрнәкләр тәшкил итә.


«Экспедицияләр Татарстанның 5 районына (Апас, Кукмара, Мамадыш, Саба, Тәтеш), Мари Эл Республикасына һәм Удмуртиягә оештырылган иде. Материал авылларда 1925–1960 елларда туган дин әһелләреннән (элек һәм хәзер мулла, абыстай вазифасын үтәүче кешеләрдән) һәм гади мөселманнардан тупланды. Аудиоҗыентыкка (ул mp3 форматында) барлыгы 30 мисал керде, шулардан: 29ы – музыкаль үрнәкләр, 1 – башкаручы белән әңгәмә. Дисктан тыш 12 битле китапчык (буклет) та бар. Анда аңлатмалар, фотолар бирелә. Хәзерге заманда (аеруча – яшь имамнар арасында) Коръән сүрәләрен гарәп стилендә башкару тарала башлады. Бу мәкамнарда һәм башкару манерасында да сизелә. Әмма халык традициясенә күз салсак, өлкән буын вәкилләренең көйләре күпчелек пентатоникага корыла, анда җыр, бәет-мөнәҗәтләргә хас интонацияләр күренә. Мәкамы да, яңгырашы да – безнеңчә, татарча. Димәк, Коръәнне көйләп укыганда башкаручыларның музыкаль фикерләве халык музыкасы нигезендә булган. Нәкъ шундый мисаллар әлеге дискта урын алган да», – ди Эльмира Каюмова.


Бу – беренче чыгарылыш. Биредә казан татарларының Коръән уку традициясе яктыртыла. Киләчәктә башка төркемнәргә (мәсәлән, мишәр татарларына) багышланган компакт-дисклар басылачагын да әйтте Э.Каюмова.


«Әлеге аудиоязмалар – кыйммәтле һәм ышанычлы чыганак булып тора. Аларны фәнни эзләнүләр өчен генә түгел, мөселман уку йортларында (әйтик, мәдрәсәләрдә, Болгар ислам академиясендә, Россия ислам университетында) дәресләрдә кулланырга мөмкин. Татар музыкаль мәдәниятенең ислам катламы белән кызыксынучыларга да бу басма файдалы булыр дип өмет итәбез», – ди галимә.


Проектның җитәкчесе – Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова. Дизайнер – Камилә Каюмова. Звукорежиссер – Артем Зайцев.


http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/23/141144/

Теги: Мөршидә КЫЯМОВА

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру