Әмир Камалиев вафат…

Кайгылы хәбәр.

«Матбугат.ру»га билгеле булганча, танылган артист, драматург, язучы Аманулла псевдонимы белән иҗат итүче Әмир Камалиев якты дөньядан киткән.

Үлеменең сәбәпләре әйтелми. Татарның танылган шәхесе белән хушлашу кайда һәм кайчан булачак — өстәмә хәбәр итәрбез, дип яза Матбугат.ру

Белешмә: Әмир Камалиев 1960 елның 29 маенда Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туган. 1996 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде. Актер, драматург, прозаик.

Фото: vk.com

Комментарий язарга