Журнал «Безнең мирас»

Йорт иясе - йорт тоткасы!

Татар халкының җирле сөйләшләрендә борынгы катламны тәшкил иткән мифологик лексика үзәк урынны били. Безне уратып алган һәрнәрсәнең, табигать күренешләренең, йорт һәм каралты-кураның, елга-күлләрнең үз иясе бар. Әлеге мифик ияләр, ышану-йолаларга, фантастик күзаллауларга нигезләнеп, төрле авыл һәм калаларда үзенчәлекле чагылыш таба һәм хәзерге көнгәчә сакланып килә. Халык традицияләрендә «түбән катлам» мифологиясенә караган, кешенең көндәлек тормышы, йорт-җире, каралты-курасы белән бәйләнешле йорт ияләрен фәнни яссылыкта тикшерү аерым бер мифик персонажны халык күзаллавында, хәтерендә, фантазиясендә торгызырга мөмкинлек бирә. ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан үткәрелгән күп санлы экспедицияләр төрле төбәкләргә сибелеп яшәгән, шул исәптән Татарстан татарларының мифологик лексикасын барларга, теркәргә, эзлекле фәнни яссылыкта тикшерергә, шулай ук үткән һәм бүгенге көн ноктасыннан якын килеп өйрәнергә мөмкинлек тудыра. Төрле төбәкләргә сибелеп яшәүче татар халкында киң таралган һәм хәзер дә кулланылышта йөргән, фольклор-диалектологик жанрларда гына сакланып калган, гаять дәрәҗәдә кызыклы архаик лексик катламны тәшкил иткән бай мирасыбызны – мифологик лексиканы җыеп, фәнни әйләнешкә кертеп, киләчәк буынга тапшыру әйтеп бетергесез әһәмияткә ия!


Йорт төшенчәсе, гаилә мөнәсәбәтләрен, гаилә иминлеген, бәрәкәтен, бөтенлеген һәм муллыгын гына чагылдырып калмыйча, аерым бер халыкның, милләтнең сыйфатларын ачып бирә торган, киң мәгънәне үз эченә сыйдырган символ ролен дә үти. Халык ышануларында, йола-гадәтләрендә өйнең бәхете, иминлеге һәм бәрәкәте йорт ияләренә бәйләп аңлатыла. Төрки халыкларда һәм татар теленең диалектларында «ия» компонентын үз эченә алган персонажлар җирле мәдәниятләрдә төрле вариантларда чагылыш табалар: ия себ. «ия, хуҗа»; ыйа, ыйа иййе, чув., нуг., каз., к. калп.; кырг. ие. Мари һәм удмурт телләрендә ия «җен, явыз көч» дигән мәгънәне белдерә. Билгеле булганча, халык телендә тирә-юньне уратып алган һәрнәрсәнең үз иясе бар: абзар иясе, җорт-җир иясе, ихата иясе, койо иясе, лапас иясе, мал иясе, урман иясе һ.б. Йорт иясе, җорт иясе, ихата иясе өй һәм хайваннар хуҗасы буларак билгеләнә. Халык телендә йорт иясе йонлы битле, зооморф кыяфәтле итеп сурәтләнә: бәр. «Җорт иясе элек күзгә күренгән ич, җонлы битле, куркыта торган булган». Шулай ук халык текстларында антроморф үзенчәлекләре дә күзәтелә: «Җорт иясе бала түри, ди (балалый)». Халык телендә йорт иясенең бары тик хайваннар, мал-туар яшәгән йортта гына тереклек итүе әйтелә. Тормыш-көнкүрештә йорт иясенең кешегә уңай һәм тискәре мөнәсәбәтен дә күрергә мөмкин. Шуңа күрә халыкта «җорт иясен ризалату», аңа багышлап корбан чалу йоласы да яшәп килә. Йорт иясенә багышлап дога укыла, аңа багышлап хәер бирелә: бәр. «Жорт иясенә дога кылмасаң, ул тыныч нигез булмый, дип әйтәләр». Йорт иясен ризалату максатында, хуҗалар берәр җиргә киткән очракта, өйгә тастымал элеп, он калдыралар. Темн. «Анда-монда киткәндә ызбаңда өстәлеңә он куй, эләгә тастымалыңны элеп куй, ызба иясе ашый да кулын сөртә икән». Йорт иясе хуҗасын яратса, сыерның бозаулавы яки көтүдән кайтуы турында хәбәр бирә. Яратмаса, берни эндәшми. Касыйм сөйләшендә, йорт иясе яхшы мөнәсәбәттә булсын өчен, тозсыз коймак пешерәләр. Тозсыз-төче коймак белән сыйланган йорт иясе малларга тими.


Думавай – йорт иясе, мифологик хуҗа һәм шул ук вакытта өйне саклап торучы, хуҗалыкны карап торучы ия, гаилә башлыгы, татар теленең мишәр диалектында еш кулланыла. Өй тирәлегендә гомер итү – думавайның төп сыйфаты. Халык традицияләрен чагылдырган фольклор-диалекталь язмаларда думавай мифик персонажына бертөрлелек хас. Ул хатын-кыз кыяфәтендә сурәтләнә. Думавай, нигездә, мич аралыгында, өй почмагында, түбәдә, баз астында, сарайда тереклек итә. Керәшен татарлары думавайны кырсут дип атап йөртәләр. Кырсутның да яшәү тирәлеге мич аралыгына, хайван лапасына бәйле. Кырсут йорт хуҗасына охшаган була: «И, кырсут, синең җаныңа җатыйм әле, айакларым туңды, җөткергәлим дә», – димен. Әллә күзгә күренде, үзем төслүк». Шулай ук кырсут халыкта хатын-кыз белән дә тиңләштерелә: «Кырсут ул – җырт хуҗасы, кыз-катын җанында, ди. Кырсутсыз җырт салкын, диләр». Керәшен татарлары кырсут өчен аерым ботка да әзерли, кайбер урыннарда аны икенче төрле «кырсут боткасы» дип атап йөртәләр: «Кырсут боткасы ашарга утырыгыз. Каралтыларга, абзарларга, лапасларга да куйам кырсут боткасын». Кырсут булган йортта тату торалар, өй эчендә җылылык була. Шуңа күрә халык арасында «кырсут – җорт тоткасы» дигән әйтем йөри: «Кырсут – җорт тоткасы, диләр, кырсут булмаган җорт бетә». Хәзерге чуаш мәдәниятендә кырсут образына хертсурт мифологик образы тәңгәл килә. Чуашларда әлеге мифологик образ хуҗалыкны карап торучы, гаилә һәм йортны саклаучы булып тора. Чуаш ышануларында, әгәр дә әлеге ия өйне ташлап китсә, өйдә талаш башлана, өйнең бәрәкәте бетә, гаилә таркала, хуҗалык бөлгенлеккә төшә. Хертсурт йорт эшләрендә ярдәм итә һәм кичләрен йон эрләргә ярата.


Татар традицион мәдәниятендә думавай образы әби, әбей мифологик персонажында да чагылыш таба. Әби, әбей образы берничә вариантта яшәп килә: абзар әбие нокр.т., өй әбие нокр., гүлмич әби, аwыру әбиләре, мича әби, су әбийе, кор әбийе һ.б. «ия, багучы, үләнче әби». Әби мифик образы кулында тастымалы булган, мич пумаласын тоткан алъяпкычлы хатын-кыз образы буларак күзаллана. Шулай ук Глазов локаль вариантында йорт әбисенең хуҗасына охшап килүе дә ассызыклана. Антроморф сыйфатларга хас әби, әбей образның уңай һәм тискәре сыйфатларга да ия булуы билгеләнә: «Хайваннарга бәйләнә абзар әбей, аптырата, мучит итә, арыкыйлар хайваннар». Шуңа күрә әби кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булсын, хайваннарга тимәсен өчен, иянең күңелен күрергә кирәк. Әбине тынычландыру ритуалын халык арасында абзар әбиен йуwату дип атыйлар: срг. «Әпәй-тоз куйалар йорт анасына: Син хайванга тимә инде. Мин сиңа аш-су китердем. Хайваннарымны рәнҗетмә»; влгг. «Йорт анасы, йорт анасы. Мә сиңа калач белән тоз. Безгә тынычлык бир. Риза бул йорт анасы». Кайбер җирле традицияләрдә думавайга коймак пешереп китерәләр: «Әбекәем белен пешерде, бер чеперәккә чырнады да сарай башына чыгарып куйды».


Глазов татарларында өй иясен Гүлмич әби, Гүлбич, Гөлбәч дип атыйлар. Гүлмич сүзе рус телендәге «голбец» сүзенә бәйләнешле. Фольклор-диалекталь текстларда Гүлмич әбинең яшәү урыны баз асты булуы аңлашыла: «Өй әби гүлмичиә тора, имеш». Гүлмич әбинең уңай һәм тискәре вазыйфалары билгеләнә. Уңай вазыйфалары яңа йортка күчкәндә башкарыла торган йолага бәйле. Традицион җирле мәдәнияттә яңа йортка күчкәндә Гүлмич әбине чакыралар, аның белән бәйләнешле йола үткәрәләр: «Әйдә, йаңа өйгә чыгабыз», – дип алып чыкканнар»; «Өй сатабыз. Безгә әйтә: «Өй әбиегезне калдырып китегез. Йә безнең белән барма, менә хузәйкәгез. Гүлбичне калдырып китегез»; «Пич йагарбыз, пич тартырбыз, өйне җылытырбыз, син бездән калма», – дип». Шулай ук Гүлмич әбинең гадәттән тыш көчкә ия булуы да билгеләнә: «Йаман йангыр йауса, ишегалга пумулуны чыгарып бәргәләделәр. Имеш, Гүлмич әби туктата яңгырны».


Гүлмич әбинең яңа туган баланы алыштыра алуы билгеләнә: «Гүлмич өстенә пычак салып калдыралар. Йәнә гүлмәчтән Гүлмич әби чыга да бәбәйне алыштыра. Йаңга туган баланы йаңгыз калдырма, йарамый, диделәр». Халыкта алыштырылган баланы «Гүлбич әби алыштырган», дип атыйлар. Гүлмич әби алыштырган баланың исемен дә алыштыралар: «Балага Гөлбәч әбисе тигән, диләр. Күлмәген төшереп җәяләр гөлбәчкә. Исем алыштырганнар: «Гөлбәч әби йаратмый», – дип».


Татар мифологиясендә Бичура образы – думавай, явыз, «түбән көчләргә» карый. Бичура – өй каралты-курасында, сараенда, шулай ук урманда яши торган катлаулы образларның берсе. Бу демонимның халык арасында төрле атамалары йөри: Бисура, Писура, Писюра һ.б. Халык текстларында Бичура бик куркыныч кыяфәттә сурәтләнә һәм кешеләрне куркытуы билгеләнә: нгб. крәш.«Бичура ул шоннок йәмсез, килбәтсез була». Шулай ук Бичураның теше булмый. Традицион татар мәдәниятендә Бичураның тышкы кыяфәтендә зооморф билгеләр чагылыш таба. Кайбер текстларда аның койрыгы булуы да ачыклана: бараб. «Бичура ул кеше куркытып та җөргән. Үзе койрыклы да булган». Кайбер җирле вариантларда исә Бичура йә тәкә кыяфәтендә, йә булмаса эт кыяфәтендә сурәтләнә. Фольклор-диалекталь текстларда Бичураның мич арасында яшәве дә билгеләнә: нгб. крәш. «Бичура ул пич аралыгында йәши, ди, аралыкта. Шунда җылы була аңа». Татар табышмакларында да Бичураның яшәү урыны мич арты булуы тәгаенләнә: «Мич артында мичура билен буып утыра (себерке)». Фольклор-диалекталь текстларда Бичураның уңай һәм тискәре вазыйфалары да күрсәтелә: «Аңга – Бичурага ботка пешереп ашатсалар, ул синга әллә ниләр ташып тора, дигәлләр. Бүрәнә кирәкме синга, утын кирәкме, капчыклы ризык кирәкме» каз. арты с. «Бичура гына байытты инде боларны, – диделәр. – Бичура ташыды», – диделәр». Бичураның тискәре сыйфатлары да билгеләнә: минз. с. «Бичура җен була ул, иблис. Курыксаң, чирлисең, курыкмаска кирәк». Йорт иясе, думавай йорттагы хайван, кош-кортны карый, хуҗалыкта ярдәм итә. Йорт хуҗалары Бичураны үпкәләтсә, баланы алыштырырга да мөмкин, хайваннарны котырта ала, йортка зыян сала башлый.


Минзәлә ягы керәшен татарларына караган фольклор-диалекталь материалларда Абзар иясе абзарда яшәүче мифологик персонаж, мал иясе буларак тасвирлана: «Абзар ийәбезнең исеме Зәнки баба, аңына әйәт укырга кирәк, шулай тиешле. Йортларыбызны, хайваннарыбызны саклар өчен». Халык материалларында абзар иясенең яшәү урыны абзар тирәсе, каралты-кура дип билгеләнә. Әлеге мифик образның уңай һәм тискәре вазыйфалары да күрсәтелә. Халык абзар иясе малны яки хуҗа кешене яратмаган очракта, төс булмады, төс бирми, төсе килешми, кулга килми дигән гыйбарәләрне куллана. Әгәр абзар иясе хуҗасын яратса, хуҗалыкта да ярдәм итә дигән фикер яши: «Абзар ийә, абзар хуҗа йаратса, мал симез була, тей, абзар ийә үзе карый, ти ул. Әти әйтә, куркытмаң азбар ийәне, азбар хуҗаны, туйдырсын, дийә ийе». Малларны яратса, абзар иясе атларның ялларын үрә. Ләкин шунысы да бар – кайвакыт үргән ялларны сүтәрлек булмый: «Ул үргән йалларны бер кеше сүтешле булмый». Абзар иясе кеше кыяфәтендә дә, хайван кыяфәтендә дә тасвирлана: «Абзар ийәләре булды. Кеше булып йөреде. Менә ап-ак бозаукай булып сыйырым янында тора». Абзар иясе ап-ак сакаллы бабай буларак та сурәтләнә: перм., нокр., глз. т.я- крш. чст. «Азбар ийәсе бар. Безнеке абый, олосы абый тышка чыгам, тей, башка каплады тунны, тей. Ап-ак сакаллы бабай, тей, өстендә ап-ак, тей».


Каралты-курада абзар иясенең зыяны тигән очракта, халык аның белән аралашырга мәҗбүр була. Мәсәлән, төньяк керәшен татарларында, абзар, каралты-курага кергәндә, абзар иясенә эндәшеп керү, аны сәламләү киң таралган. Абзар иясе мал-туарны яратмаса, аңа зыян сала башлый, мал тиз арада ябыга, чирләп китәргә дә мөмкин. Шуңа күрә, абзар иясен куркыту өчен, дегет, күмер куялар яки тәрәзә рамнарын дегет белән буйыйлар. Казан артында исә, абзар иясе малларга тимәсен, дип, куркыту максатында, мондый йоланы башкаралар: «Маллар мантымый башласа, менә болай итәләр ийе. Бер бәләкәй бидерәдә арба майлый торган дегет булды. Аның пумаласы булды тәкәрмәчләр майлый торган. Шул дегетле савытны абдарга элделәр». Алдарак билгеләп үткәнчә, абзар иясе хайваннарны яратсын, каралты-курага зыян китермәсен өчен, Зәнки бабай рухына аять укыла: «Абзар иясе, яратмаса, Зәнки бабай рухына дип аять укырга кирәк»; «Мал орамый (үрчеми), абзар ийәсе бардыр, дип әйтә торганнар ыйы элек. Хәер биргән булалар, абзар ийәсенә бирәбез, дийеп». Шулай ук халыкта, абзар иясенә, дип, абзарга ботка кую йоласы да яшәп килә: «Бер белдекле карчыкны алып кайтып, бутка пешереп, дүрт почмакка кашык белән бутка салып чыкканнар». Абзар иясе малларга тынычлык бирсен өчен, абзарның дүрт почмагына «Аятел-Көрси» догасын укып, тимер акча салу йоласын да үтәү халык арасында киң таралган була.


Шулай итеп, йорт ияләрен өйрәнү, бер яктан, адәм баласының яралтылуына баглы мифларны барларга, икенче яктан, «теге дөнья» хакындагы күзаллауларны анык бер шәкелдә тасвирларга, өченчедән, әлеге мифик персонажларда йортны саклау, яклау вазыйфасын тәгаенләргә мөмкинлек бирә.


Гүзәлия Хаҗиева, Флера Баязитова, филология фәннәре докторлары


Безнең мирас. - 2018. - №11. - 68-73 б. 

Теги: Гүзәлия Хаҗиева Флера Баязитова Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру