Журнал «Безнең мирас»

Исмәгыйль Гаспралыдан шәп фикерләр

Телдә, фикердә, эштә берлек!
***

Милләтнең яртысын хатын-кызлар тәшкил итә, милләтнең киләчәге аналарда. (Милләтнең яртысы хатыннардыр, милләтнең аналары, беренче мәгърибияләре хатыннардыр, аларны да укытырга, алар өчен дә мәктәпләр әзерләргә кирәк.)


***


Ирләремез укытылып мәдәниятләштерелсә, хатыннарымызның әхвале иҗтимагыя вә мәдәнияләре искечә калса, милләтемез тәрәккый итә алмас.


***


Улым, сез яшьсез, шунлыктан, кирәгеннән артык каты гыйбарәләр истигъмаль итәсез... Сезнең кеби кызу рухлы яшьләремез милләткә хезмәт итеп аның мәдәни дәрәҗәсен үстерсәләр, ул вакытта без дә сезнең әтрафлар тугрысында сөйләшербез, фикер йөртешербез. Мәдәнияте юк милләтнең промышленнос­те була алмый... Безнең бу көнге вазифабыз әле мәдәни үсүдән вә шуңар юллар әзерләүдән генә гыйбарәт. Аннан соңгысын бездән соңгылар карарлар...


****


Кызларым! Сез әсир түгелсез, сез дә ирләр кебек үк хөр, хокуклы инсаннарсыз, сезне наданлыгыгыз, берни белмәгәнлегегездән файдаланып ирләрегез әсир хөкемендә тоталар. Сезгә сатлык хайван, җанлы курчак кеби мөгамәлә кылалар. Сез, кызларым, укыгыз. Мәгълүматлы булыгыз, үзегезнең шәригате исламия һәм инсаният каршындагы хокукларыгызны белеп үзегезне мөдафәгә кыйлырсыз.


***


Тырышыгыз, балаларым, укыгыз, укыгыз! Ничек кенә булса да алга омтылыгыз, мәгълүматлы милләтләр таптап китмәсен – үзегезне наданлыктан коткарыгыз!


***


«Тәрҗеман»ны Русиядәге мөселманнарның мәгариф вә тәрәккыйлеккә чыгуларына булышлык итәр өчен чыгарабыз.


***


Ана телемезне саклауның бердәнбер чарасы саутия берлә укытыла торган ибтидаи мәктәпләремезнең күбәюе вә гомуми булуыдыр. Мондый мәктәпләрне тәмам итеп чыккан шәкертләрнең үз телләреннән аерылу ихтималлары юк, әгәр дә бу турыда мәсьәлә хәл ителмәсә, Уфа вә Казан мөселманнарының, Пенза вә Тамбов мишәрләренең ярым русча вә ярым төрекчә бер шивә берлә сөйләшергә мәҗбүр булганлыкларында шөбһә юк.


***


Ата-бабаларыбыздан калган бик бәрәкәтле туфраклы җирләребез, урманнарыбыз файдаланмый ята, файдалана белмибез, бу җирләребез, урманнарыбызның табышлары башкаларга китеп торадыр.


***


Ислам дине – гакылга карап сүз сөйли вә эшкә дәүләт итә торган бер диндер.


***


Яшьлек, кызу канлылык һәрвакытта шулай була. Бераз картая башлагач, кеше һәр эшне төрле яктанрак уйлап эшли торган була.


***


Артта калганлыгыбызга төп сәбәп – җәһаләтебез, Аурупа белемнәреннән хәбәрсезлегебездер. Юкка чыкмас өчен укырга тиешбез. Аурупа белемнәрен вә фикерләрен өйрәнергә тиешбез. Боларны үз телебезгә күчереп, артта калган мәктәпләребезгә, мәдрәсәләребезгә кертергә тырышырга тиешбез.


***


Бөек Аллаһым! Алтмыш өч ярым ел яшәдем, бу хәятнең утыз биш елын мөселманнарның уянуы, тәрәккыйсе, тәгалисе (үсүе) вә камилләшүе өчен сарыф иттем. Милләтемнең сәламәте вә сәгадәте өчен кулымнан килгән һәрнәрсәне эшләдем. Инде ни бар, бөтенесе дә синеке, бөтен нәрсә синең кулыңда, Аллаһым!


***


Дөньяда яшәмәк өчен эшләмәк вә эшләрдән файда күрмәк өчен белемлек зарурдыр, шуңа күрә һөнәр вә сәнәгать һәм дә бу замандагы сәүдә ысулларын белмәк кирәкледер.


Текстны ТР Милли китапханәсе хезмәткәрләре әзерләде.


"Безнең мирас". - 2016. - №5. - 3 б. 

Теги: Исмәгыйль Гаспралы Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру