Ирнең асылы эштә таныла

Һәр авылның ил күрке булырдай бер ир-аты була. Ул үтемле итеп, һәр нәрсәгә карата үз фикерен җиткерә, ишеттерә белә, кирәк кешегә төпле киңәше белән дә булыша, гаиләсенә генә түгел, бөтен авыл халкына таяныч булып, ышаныч уята, нәрсәгә тотынса, шуны башкарып чыгардай күпкырлы оста да булып тора. Мамадыш районы Ташлыяр авылының да нәкъ әнә шундый аксакалы, остасы бар. Ул-шушы көннәрдә 82 яшен тутырып килүче Илья Сергеевич Семенов. Шактый өлкән яшьтә булса да, аңарда ташып торган эшләү дәрте, җәмгыять тормышында актив кайнавы, кешелеклелеге, авыл халкы турында кайгыртып яшәве, алтын куллы булуы белән мин Илья абыйны “Әлдермештән Әлмәндәр” әсәрендәге Әлмәндәр картка ошатам. Гаиләмнең Семенов Илья абыйлар гаиләсе белән тату, туганнар кебек аралашып яшәве белән горурланам. Чөнки әтиебез Галиәхмәт, әниебез Назирә дә шул чорның азабын, газабын, шатлык- куанычларын бергә кичергән кешеләр. Еш кына аларның очрашып хәзерге көн проблемалары турында сөйләшеп утырганнарын тыңлый идем. Һәрнәрсәгә аларның үз фикерләре була.

Ташлыярда туып-үсеп, туган авылына гомер буена тугры калган Илья абый. Аның эше, тормышы авыл тарихында аерата зур игътибарга лаек. Чөнки ул үзе шул тарихны төзүдә катнашкан төп кешеләрнең берсе булып тора. Шуңа күрәдер аның фотосурәте Шәдче урта мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музеенда да урын алган.

Туган авылында җиденче классны тәмамлаган малайга башка укырга насыйп булмый. Сугыштан соңгы иң авыр елларда илне торгызу эшеннән ул да читтә кала алмый. Җәйләрен колхоз көтүен көтсә, кышларын төрле эшләрдә йөри. Кулы агач эшенә ябышып торган ундүрт яшьлек үсмерне тегермәнче Шәмсемөхәммәт Гарипов үзе янына эшкә чакыра. Үзе тирә-якка даны таралган балта остасы була. Илья абый аңардан күп нәрсәгә өйрәнеп кала. Үзе дә балта осталары нәселеннән булган Иляга катлаулы агач эшләрен өйрәнү дә берни тормый.

Илленче еллар башында авылда су белән эшли торган электр станциясе төзелә башлый. Тәҗрибәле балта осталары белән бергәләп, Илья да бергәләп кышын станция өчен бура бурауда катнаша. Ә җәен алар субайлар сугып, бураны урнаштыралар, турбина өчен шлюзлар коралар, урамнарда баганалар утырталар. Шул вакыт эчендә Илья Семенович электр эше буенча кыска сроклы курсларда укып кайта. Электр станциясе эшкә җибәрелә һәм тирә- яктагы авылларга Ильич утлары кабына. Авыл халкы өчен бу зур һәм шатлыклы вакыйга була.

Илья абый станциядә монтер булып эшли башлый. Монда техника әле яңа, шактый таныш түгел булса да, станция бер дә туктап, ватылып тормый.

1951- 1954 нче елларда Илья абый Балтик диңгез флотында хәрби бурычын үтәп кайта. Ул вакытта колхоз рәисе булып эшләгән Мингазов Мөшамматша аны элекке эшенә чакырып ала һәм механик итеп билгели. Тирә- як авылларның тормышы тәмам электрлашып бетә: амбарлардагы техника, агач эшкәртү җайланмалары, механикалаштырылган су белән тәэмин итү системасы- барысы да Илья Сергеевич җитәкчелегендә була.

Шәдчедә икмәк заводы төзелә. Яңа җиһазлар кайтарыла. Илья абый өчен бу зур яңалык була. Ләкин яңа җайланмаларның серенә ул тиз төшенә һәм аларны кирәгенчә урнаштырып, эшкә җигә. Ул вакытка бу җайланмаларны дөрес урнаштырырга дип, Казаннан Белов фамилияле кеше килә. Илья Сергеевичның осталыгына сокланып ул менә нәрсәләр әйтә:

-Минем монда килүемнең кирәге дә булмаган. Үзегездә дә менә дигән белгеч бар икән бит,-ди.

Шушы хәлләрдән соң ул икмәк заводына механик итеп билгеләнә, соңрак пекарня мөдире була. Озак еллар кулланучылар җәмгыятендә эшләп , лаеклы ялга чыга. Ул елларда пешерелгән тәмле икмәк, калачларны тирә-як авыл халкы бик сагынып искә ала. Аның йорты да авылда иң матур өйләрнең берсе. Чөнки Илья абый аны нигез ташыннан башлап, түбә кыегына кадәр үз кулы белән эшләгән, халкыбызның агач архитектура традицияләре нигезендә, нечкә зәвык белән эшләнгән. Ул чор өчен бигрәк мәһабәт булган өй әле бүген дә гүзәллеген югалтмаган. Түбә кыегындагы пар күгәрчен сурәтләре тату һәм матур гаиләне чагылдыра. Тышкы өлешләрен генә түгел, өйнең эчен дә төрле уңайлыклар тудырып, бизәкләп эшләгән. Йорт янында каралты-куралар, бакча коймалары да бизәлгән. Шул гүзәл йортта тормыш иптәше Зоя Ивановна белән илле тугыз ел бергә яшиләр. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Икесе дә Түбән Кама шәһәрендә яшиләр. Полина апа төзелештә, ә Настя апа шин заводында эшли. Кызлары бертавыштан:

-Әле әтигә күз генә тимәсен, ул безгә зур терәк, киңәшче, әни белән икесе йортыбызның яме, — диләр.

Көнне төнгә ялгап эшләгән тынгысыз елларны, үткәннәрне бик җылы искә ала Иля абый:

Безнең Ямашев исемендәге колхоз районда иң алдынгы хуҗалыкларның берсе иде. Булдырыйк, яхшы эшлик дип узара ярдәмләшеп яшәдек. Фермалар тулы мал-туар асрала; басуда ишелеп-ишелеп икмәк үсә; болницада ятып сәламәтлегеңне ныгытасың; азык- төлек, кием-салым, йортка кирәк-ярак әйберләр сату кибетләре эшли; килешле кием таба алмасаң, ательеда тектерә аласың. Кирәк булган саен район үзәгенә йөрми идек. Барысын да үзебездә табып була иде. Халыкның эше, алга таба өметләре бар иде, — дия ул.

Аның һәм чордашларының тырышлыгы юкка булганмы, авылны ничек яшәтергә, яшьләрне ничек авылда калдырырга дип баш вата Илья абый. Кайбер уй-фикерләрен район газетасына да язып җибәрә. Халык турында кайгыртып язылган актуаль мәкаләләре даими басылып тора. Актив хәбәрче буларак, Илья Сергеевич “Нократ” газетасы тарафыннан рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Районда, тирә-якта оештырылган төрле очрашуларда, бәйрәмнәрдә, мәктәптә ул кадерле кунагыбыз. “Белем бәйрәме”, “Өлкәннәр көне”, “Соңгы звонок” бәйрәме дисеңме, аның һәрберсендә балаларга акыллы сүзләре, киңәшләре табыла. Мәктәп коллективы аны бик хөрмәт итә, балаларга үрнәк булуын күрсәтә. “Туган якны өйрәнү” музеен тулыландыру, баету, башкаларны да бу эшкә тартуда зур эш башкара. Кулы белән эшләгән экспонатлар музейда зур урын алып тора.

Үзе халык өчен янып-көеп торгангамы, алардан кеше өзелеп тормый.Чөнки Илья абый бер кешенең дә йомышын кире какмый, үз эшен калдырып, ярдәмгә чыгып йөгерә. Балта, көрәк саплау, чалгы таптау, пыяла кисү, мич чыгару, тәрәзә рамнары ясау, калай эше дисеңме-барысын да булдыра. Ләкин аның чын осталыгын, сәнгать кешесе булуын, авылындагы тәрәзә йөзлекләре әйтеп тора. Нинди генә бизәкләр төшерми ул! Һәр бизәкне үзе уйлап таба, аңа бар күңел җылысын сала. “Авыллар матур булсын дип заказ биргән кешеләргә тагын да матуррак ясарга тырыша идем”- дип искә ала ул. Авылдашларына, дус-иш, туган-тумачаларына ясап биргән агач эшләнмәләре дә шактый аның. Олырак һәм яңа төрлерәк әйбер ясарга керешсә, китап журналлардан җыйган схемалары да бар. Балачактан балта эшен үз итеп үскән останың ясалмый калган әйберләре санаулы гынадыр инде аның. Җыйнак кына остаханәсе кыш айларында да тынып тормый. “Арбаны –кыш, чананы җәй көне әзерлә” дигән мәкалдәгечә, умарталар ясый.

Ул гына да түгел, лаеклы ялга чыгуга, Илья Семенов Шәдче авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе итеп сайлана. Аңа хезмәт һәм сугыш ветераннарының тормышын кайгырту йөкләнә. Ә Илья абый берәр нәрсәгә алынса, очына чыкмый тынычлана торган кеше түгел. Мәкалә итеп тә яза, халыкка да җыеп аңлата, түрәләр янына да барып керә. Аның сүзен беркайда да аяк астына салмыйлар. Чөнки ул уйлап сөйләшә, кирәкле сүзләрен таба белә, район халкы өчен кирәкле проблемаларны күтәрә, акыллы фикерләрен җиткерә. Юкәче авылында чиркәү салуда Илья абый башлап йөрүче булды. Авыл клубының яңадан ачылып, эшли башлавында да аның тырышлыгы зур. Хәзер авыл халкы артистларны үз сәхнәсендә карый, үз сәхнәсендә чыгыш ясый. Илья абый үзе дә авыл һәм Шәдче культура йорты сәхнәләрендә чыгыш ясый. Борынгы җырларны, моңнарны халыкка җиткерә. Ташлыяр авылы тирәсендәге юлларның төзек булуы да аның хезмәте. Ташлыяр авылы чишмәләрен төзәтү, чистарту эшләрен дә пенсионерлар аның җитәкчелегендә башкарып килә. Чөнки чишмәләр-авылның иң мөһим тормыш чыганагы. Чишмәле авыл ул инде матур авыл, ә анда бәхетле кешеләр яши дигән сүз. Әлбәттә, җирле үзидарә бу игелекле эшләрнең үзәгендә кайный, матди ярдәмен күрсәтә. Карт-корының, мохтаҗ булганнарның өйләренә барып та, телефон аша да хәлен белешергә җитешә, бәйрәмнәр белән котлый Илья абый. Йомышы булганнарга ярдәм итә. Инвалидларны, хезмәт ветераннарын җыеп районга Сабантуй бәйрәмнәренә алып бара, изге урыннарга экскурсияләр оештыра. Язгы кыр эшләренә ремонтланып ятучы техниканы да карый, электрик буларак булыша, аталарча киңәшләрен дә бирә.

Мин Илья абыйны “Төбәгебезнең тарихын язучы, вакыйгаларын теркәп баручы” дип тә атар идем. Чөнки төбәкне чагылдырган үзенең язмалары, башка кешеләрнең материаллары, фотосурәтләр җыйналган альбомнары күп. Теге яки бу төзелеш кайчан булганын искә төшерә алмасаң, материаллар кирәк булса, аңа кил, хәзер карап әйтеп бирә, ярдәм итә. Эшләрнең берсе дә аннан башка үтмәгән бит. Тупланган материалларын мәктәп музеена бирергә тели.

Йорт эшләрен дә үзе башкара. Тормыш иптәше Зоя апа аның өчен кайгыра, кулыннан килгәнчә булыша, фикерләренә теләктәшлек белдерә. Илья абый аңа зур рәхмәтле.

-Зоя апагыз булышмаса, мондый эшләрне башкарып булмый, балалар. Ул гына сау-сәламәт булсын,-дия ул.

Сиксән ике яшен тутырып килгән Илья абыйның ташып торган энергиясенә, тынгысызлыгына кем дә сокланырлык. Ул бүген дә көрәш юлында. Әнә шулай тормыш авырлыкларына карышып, чигенмичә, алга барып, тырышып, көрәшеп яшәргә өйрәнгән ул. Газиз халкы өчен янып-көю, аңа хезмәт итү, матурлык тудыру-аның тормышының мәгънәсе. Киләчәккә өмет, ышаныч уятып, терәк булып, әйләнә-тирәләрне җылыта торган, кешеләргә мәрхәмәтлелек, игелек, гүзәллек үрнәкләре өләшә торган Илья Сергеевич Семенов кебек әнә шундый ил картлары авылларыбызның кабатланмас бер бизәге булып тора.

Сафина Гузания Назиряновна, Татарстан Республикасы Мамадыш муниципалъ районы муниципалъ гомуми белем учреждениесе “Шәдче урта гомуми белем бирү мәктәбе” башлангыч сыйныф укытучысы 

Комментарий язарга