Журнал «Безнең мирас»

Илдар Ягъфәров: «Фильмда бераз эротика да бар. Без лезвие кырыннан үттек»

«Байгал» нәфис фильмында иң катлаулы кадрларның берсе - төп героиняның иренә хыянәте күренешләре. Илдар Ягъфәров «Татар-информ» хәбәрчесенә «Байгал» фильмын төшерүнең кайбер серләрен ачты.
«Төп героиняның хатирәләрен өстәмә төшердек. Бу күренешләр фильм өчен зур әһәмияткә ия. Мәсәлән, героиняның иренә хыянәте... - ди Илдар Ягъфәров. - Минем бурычым – төп геройның ни өчен өйдән чыгып китүен күрсәтү иде».
Режиссер әйтүенчә, төп герой Галимҗан ролендә – актер Ренат Галимов. Аның хатыны ролен танылган продюсер Миләүшә Айтуганова башкара. Аларның яшь чагын Тинчурин театры артисты Гүзәл Галиуллина һәм Камал театры артисты Раил Шәмсуаров уйный.
«Фильмда бераз эротика да бар. Без лезвие кырыннан үттек. Әмма ачык кадрлар түгел. Анда ачык ишектән артыгы күренми – Галимҗан үз урынында чит ир-ат ятканын гына күрә», - дип аңлата режиссер.
Искәртеп узабыз. Илдар Ягъфәров “Байгал” тулы метражлы нәфис фильм әзерли. Сценарий авторы – Мансур Гыйләҗев. Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә фильмның беренче тизеры чыкты. “Байгал” – детектив мелодрама. Фильмда танылган кино һәм театр актеры, Россиянең атказанган артисты Владимир Вдовиченков катнаша. Ул төп рольләрнең берсе булган тикшерүче ролендә. “Байгал” фильмы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2 млн. сум субсидия бүлеп биргән иде. Фильмның премьерасы 2017 елның көзендә булачак.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/07/12/144298/

Теги: Рузилә Мөхәммәтова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру