Ихтирамга лаеклы әтием

Әтием, Степанов Владимир Kузьмич, 1939 нче елның 29нчы октябрендә, Балык-Бистәсе районы Югары Мәшләк авылында дөньяга килә. Әтисе ,ул дөнъяга килгәндә үк ,Якутия якларына алтын приискасына эшкә чыгып киткән була. Теләге, акча эшләп кайтып, ике катлы йорт салып, барлык туганнарын бер түбә астына җыю. Ләкин ул теләген тормышка ашыра алмый кала,сугыш башлану белән, сугышка китә.

Владимир бик тырыш һәм туры сүзле булып үсә. Малайда уку теләге бик көчле була.Чөнки аңа үрнәк булырлык, әтисе урынына калган, укытучы булып эшләүче дәдәсе-Никифор Сергеевич Соловьев була. Дәдәсен ул бик хөрмәт итә һәм аның Казанда хәрби училищеда укытуы белән горурлана.

Әти кечкенәдән хәрби булырга хыялланып үсә. Дәдәсе дә энесен бик ярата, аның укырга сәләтле бала икәнлеген сизеп, тормышлары авыр булса да, әнисенә малайны мәктәпкә бирергә,укытырга кирәклеген искәртеп тора. Ниһаять, 1949 елда Володя Югары Мәшләк башлангыч мәктәбенә укырга керә. Никифор Сергеевич аңа ныклап әйтә: ”Володя ,энем, исеңдә тот, безнең нәсел укымышлы нәсел, син дә тырышып укып яхшы кеше булып үсәргә тиешсең”, -ди.

Әтием 1950-1957 нче елларда 3ур Мәшләк җидеъеллык мәктәбендә белем ала. Инде чәчләренә чал кергәч тә, ул үзен укыткан укытучыларны һәрвакыт ихтирам белән искә алып сөйли торган иде.

1958 нче елны әти Совет армиясе сафларына алына.Авыл егете үзенең физик яктан көчле, рухи яктан нык булуы белән башкалардан аерылып тора. Ул үзенең хәрби бурычын чик сакчысы буларак үти. Дүрт елга сузылган хәрби хезмәттә солдат үзен уңай яклардан гына таныта. 1962 нче елда аларның горнизонына якын урнашкан авылда, балалар йортында янгын чыга.Бу вакыйгада да егет үзен сынатмый. Янгыннан утыз баланы коткарган өчен «3а отвагу на пожаре «медале белән бүләкләнә.

Менә шундый кыю, тапкыр, төрле яктан сыналган егеткә хәрби частьтә үзенең хезмәт юлын дәвам итәргә тәкъдим ясыйлар. Әлбәттә, кечкенәдән хәрби булырга хыялланган әтием бу тәкъдимгә бик шатланса да ,аны кабул итә алмый, чөнки әнисе авылда ялгыз яши. Әтисе 1944 елда, Псков өлкәсендә, батырларча һәлак булган була. Әнисенә бердәнбер таяныч икәнен исәпкә алып, хәрби бурычын үтәп, ул туган якларына әйләнеп кайта.

Әти үзенең алга таба укырга теләге булуын дәдәсе ,Никифор Сергеевич белән уртаклаша. Ул чорда дәдәсе инде тарих фәннәре кандидаты, Казан дәүләт университетында КПСС тарихы кафедрасы доценты була. Өлкәннәр киңәше белән әти Чистай авыл хуҗалыгы техникумына юл тота.

Теникумны уңышлы тәмамлаганнан соң, яшь белгечне 1966нчы елда, Балык-Бистәсе районында эшләүче «Сельозтехника»га җитәкче итеп билгелиләр. Хезмәт юлының беренче баскычларында ук, әтием үзен белемле һәм тәләпчән җитәкче, сәләтле оештыручы буларак таныта.

1967-1970 нче елларда»Сельозтехника»ның Kотлы-Бөкәш филиалында торфотряд оештырып җибәрә.Ул җитәкләгән торфотряд республика күләмендә үткәрелгән социалистик ярышларда һәрвакыт алдынгылар рәтендә була.

Шушы чорда ул Котлы-Бөкәштә шәфкать туташы булып эшләүче бик чибәр һәм чая күрше Шомырбаш авылы кызы -әнием Люция белән таныша һәм тормыш корып җибәрә.

Тәҗрибәле җитәкчене 1970-1972нче елларда «Правда» колхозына рәис итеп билгелиләр. Кыска гына вакыт эчендә колхоз алдынгылар рәтенә керә.

Киләсе 17 ел дәвамында әти «Сельхозхимия»нең Kотлы-Бөкәш филиалын җитәкли. Авыл хуҗалагын күтәрүдә бу филиал үзенең көчен кызганмый.

Әтигә 3ур Мәшләк авыл советы рәисе булып эшләргә дә туры килә.(1989-1991еллар). Үз эшенә җаваплы караган җитәкченең халык арасында да абруе зур була. Авыл халкы аны бигрәк тә гадел ,намуслы,кешелекле булуы өчен хөрмәт итте. Авылдашлары, райондашлары, дуслары аны яратып “Безнең Кузьмич” дип йөртте.

Үзе эшләгән дәвердә,ул авыл халкының ышанычын тулысынча аклый.

Мәшләгебез җирлегендә Агрофирма «Энергетик»оешу белән әтиемне директор ярдәмчесе итеп билгелиләр һәм ул дистә ел дәвамында туган авылында хезмәт итә.

Әлбәттә,еллар дәвамында, аның янәшәсендә, шушы авылда 45 ел буе ару-талуны белмичә шәфкатьтуташы булып әшләүче әнием атлый. Гаиләдә үрнәк әти-әни булып, әнием Люция белән әтием Владимир ике малай һәм бер кыз үстерде.

Әтием Владимир Кузьмичның тормыштагы тырыш хезмәтләре җитәкчеләр тарафыннан югары бәяләнә.Ул авыл хуҗалыгының танылган хезмәткәре, «Почет ордены» кавалеры, “Хезмәт ветераны” һәм авылыбызның ихтирамга лаек кешесе.

Бик кызганыч, 2014 елның 7июлендә әтиебез арабыздан китте.Бүгенге көндә ул сызган туры юлдан ныклы адымнар белән аның балалары һәм оныклары атлый.
Наталья Владимировна Маликова, Балык Бистәсе районы, Зур Мәшләк гомуми урта белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, география укытучысы.

Комментарий язарга