Галәми уйлы татар улы

Безнең Ташлык авылыннан (Түбән Кама районы) бик күп танылган шәхесләр чыккан. Алар арасында Дәүләт Советы депутаты, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев, җырчы, язучы, мәзәкче, композитор, конферансье Алмаз Хәмзин, ветераннар арасында самбо буенча күп мәртәбә дөнья чемпионы Кираметдин Кәлимуллин, шагыйрьләр Мөслах Таҗи, Рафис Хисами, Татарстанның атказанган терлекчеләре Гиная Хәкимова, Мәнүсә Бәдретдинова, Зәки Шакиров, Әхмәдулла Насыйбуллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гаиф Хәкимов, Татарстанның атказанган механизаторы Миңнефаяз Борһанов, Татарстанның атказанган икътисадчысы Габделбәр Фәйзуллин, Татарстанның атказанган химигы Гамил Гайфетдинов, Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре Финә Хәмзина, Россиянең атказанган укытучысы Рәкыя Һадиуллина, унике бала тәрбияләп үстергән «Каһарман-ана» Нәзиһә Мөхәммәтшина, гер күтәрү буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Фаил Хәсәнҗанов кебек затларны телгә алмый мөмкин түгел, ә орден-медаль ияләрен санап чыгар өчен генә дә берничә бит кәгазь кирәк булыр иде.

Ләкин алда санап кителгән шәхесләр арасына кермәгән, исеме киң җәмәгатьчелеккә билгеле булмаган тагын бер бик данлыклы авылдашыбыз бар әле безнең, ул – галәми эзләнүләр өлкәсендәге эшләре өчен СССР Дәүләт премиясе лауреаты булган Рәфкать Нури улы Вәлиев. Гаҗәп: аның турында без – авылдашлары да – һични белми идек. Беренче хәбәр бу елның гыйнвар аенда гына килеп иреште. Ни өчен шундый зур дәрәҗәләре була торып та, аның турында беркайда мәгълүмат юк соң?

Авыл тарихы белән кызыксынучы кеше буларак, бу сорау җаныма тынгылык бирмәде һәм мин ныклап торып Рәфкать Вәлиев язмышы белән кызыксына башладым. Иң элек Рәфкать абый турында тәүге сүзне ирештергән Рамил абый Нурмөхәммәтов белән очрашып сөйләштем. Аның сүзләренә караганда, Рәфкать абыйны белмәвебез һич шаккатырлык түгел, чөнки ул – үтә тыйнак, тыныч кеше икән. Үзе өчен беркайчан да берни дә сорап йөрмәгән, беркемгә дә ялына белмәгән… Бүгенге көндә дә жәмәгате белән бергә Уфада, бер бүлмәле фатирда гомер кичерә. Телефон аша элемтәгә чыктым. Чыннан да, үзе, бигрәк тә заводта эшләгән еллары турында сөйләргә ашыкмады, киресенчә, күбрәк авыл хәлләре белән кызыксынды. Минем «Наил малае» икәнлегемне белгәч, Рәфкать абый:

– Наил абый авылыбызның яме иде, аның белән бер сөйләшеп утыру үзе бер гомер иде, – дип куйды. Авылда күренекле якташыбыз белән очрашу оештырырга теләк барын ишеткәч, табибларның ерак юлга чыгарга киңәш итмәвен әйтте.

Шулай да, кем соң ул – күренекле якташыбыз? Нәрсәләр эшләгән?

***
Рәфкать Нури улы Вәлиев 1931 елның 15 октябрендә Татарстан Республикасының Ширәмәт районы Ташлык авылында туган. Биредә – башлангыч, аннары Шәңгәлче җидееллык мәктәбендә урта белем алган. Мәктәптә укыганда ук математика, физика фәннәрен үз иткән. Сугыш чоры баласы буларак, кечкенәдән тормышның бөтен ачысын-төчесен татыган; яшьтәшләре сыман, ул да колхоз эшенә йөргән, хуҗалыкта әти-әнисенә булышкан.

Балачакта кызыклы да, кызганыч та хәлләр баштан аз узамыни?!

Ташлык авылы күренеше

Бер елны печән әзерләгән вакытта Түбән оч әртиле күлгә тап була. Күл, дип… Зәй елгасы ташып ярларына кире кайткан арада иңкүлекләрдә «качып» калган сулыклар инде ул, дөресе. Шунда балыклар бихисап. Әртил малайлары күлгә кереп суны болгаталар, ә миңгерәүләнгән балык өскә күтәрелүгә, аны җәт кенә тотып, коры җиргә аталар. Зурракларына сәнәк кадыйлар, балта белән сугалар. Малай-шалай арасында сугыш ветераны Сәхби абый Әхмәдиев тә бар. Оста балыкчы буларак, ул сай гына бер урында бик зур сазанны эләктереп ала:

– Балтаңны тотып, чап җәтрәк, Рәфкать җаный, – ди ул янәшәдәге малайга. Тегесе балтаны күтәреп сазанга кизәнә. Әмма… әллә аягы таеп китә, әллә сазан кузгала, Рәфкатьнең балтасы Сәхби абыйның су эчендәге кулына килеп төшә. Авыртудан, балыкчы кычкырып җибәрә. Ләкин барыбер сазанны ычкындырмый. Бу вакыйганың шаһитлары Сәхби абыйның шактый вакыт кулын бәйләп, муенына асып йөргәнен сөйлиләр.

…1945 елда Шәңгәлче мәктәбен тәмамлаган җиде укучы белән бергә Рәфкать тә Алабуга педагогика көллиятенә юнәлә. Имтихан алган Иванов фамилияле укытучы Рәфкать Вәлиев белән Динә Хәмзинаның укырга керүен әйтә, аннары: «Ә калганнар таякка таянып өйләренә кайтып китәчәк», – дип өсти. Баксаң, болары имтиханны «берле»гә тапшырган икән.

Ул елны көллияткә кырыгышар укучыдан торган дүрт төркем җыела. Сугыштан соңгы авыр еллар, ачлык-ялангачлык, бик күпләр, мондый шартларга чыдый алмыйча, укуны ташларга мәҗбүр була. Чыгарылышка егермешәр укучыдан торган ике генә төркем барып җитә.

Көллиятне уңышлы тәмамлаган Рәфкать исә Алабуга институтының физика-математика факультетына укырга керә.

Соңыннан, 1950-1951 елларда, Мамадыш районының бер мәктәбендә физика-математика укытучысы булып эшли.

Армиядән кайткач, Казан авиация институтының приборлар төзү факультетына укырга керә, 1962 елда аны да тәмамлый. Шуннан алып, 1992 елга кадәр Уфа авиация приборлары төзү заводында инженер, инженер-конструктор, конструкторлык бюросы җитәкчесе, баш конструктор ярдәмчесе, баш конструктор булып эшли. Аның җитәкчелегендә заводта «Восток», «Восход», «Союз» галәм кораблары, «Салют», «Мир» орбита станцияләре һәм «Прогресс» йөк-транспорт кораблары өчен исәп җайланмалары җитештерелә.

Галәми эзләнүләр өлкәсендәге хезмәтләре өчен, Рәфкать Нури улы Вәлиевкә 1981 елда СССР Дәүләт премиясе бирелә.

Рәфкать абый ике малай үстерә: икесе дә югары белемле, зурысы Уфа авиация институтын тәмамлаган. Кечесе Уфа вертолет көллиятендә укып хәрби очучы булган. Икесе дә гаиләле, икесе дә кыз бала үстерә.

Авылдашыбыз 1993 елда лаеклы ялга чыга.

***
Уфа приборлар төзү заводы турындагы китапта (2006 елда дөнья күргән) Рәфкать Вәлиевнең дә истәлекләре урын алган: «1962 елның 15 апрелендә мин, Казан авиация институтын тәмамлап, заводка килдем. Мине «Ритм», «Гранит» приборлары һәм вакыт исәпләү җайланмасы өчен җаваплы итеп куйдылар. Космос җиһазларының сыйфатына карата таләпләр катгый иде. Көйләүче гаебе белән яраксызга чыккан деталь өчен эшчене шунда ук башка төр эшләнмәләр җитештерү бүлегенә күчерәләр. Гади хезмәткәрләрдән алып директорга кадәр һәркем үз эшенә җитди, җаваплы карады. Чөнки кечкенә җитешсезлек тә куелган мөһим максатларны үтәүгә киртә булырга, зур һәлакәтләргә китерергә мөмкин иде».

Шушы ук елны «Энергия» ракета-галәм предприятиесе, Уфа заводының «Восход» корабларына «3КВ» һәм «3КД» блокларын җитештерүдә ярдәм итүен сорап, СССР Авиация министрлыгына мөрәҗәгать итә. Министрлык бик авырлык белән генә ризалаша, чөнки заводның заказы болай да гаять күп була. Ләкин каршы килү дә мөмкин түгел: галәм техникасы җитештерүне СССР Министрлар Советы рәисе урынбасары, булачак СССР Оборона министры Д.Ф.Устинов үзе җитәкли.

Җитештереләсе комплектларга ун биш төр исемдәге җиһаз керә, башлыча алар – өзеп ялгагыч (коммутация) әсбаплары. Завод тиз арада бу заказны үти, элеккеге җиһазлар белән чагыштырганда, болары кечкенә күләмдә булуы белән аерылып тора. Беренче комплект пилотсыз эксперименталь «Восход «ЗкВ» корабында кулланыла.

…Дүртенче комплектны 1965 елның 18 мартында космонавтлар Павел Беляев һәм алексей леонов идарә иткән «Восход-3кД» корабына урнаштыралар. кораб Җир шарын икенче тапкыр әйләнгәндә алексей леонов, тарихта иң беренче кеше булып, ачык галәмгә чыга. «Сәфәр» уналты минут дәвам итә. Корабка кергәндә күңелсезлек туа: скафандрның вакуумда зураюы сәбәпле, космонавт озак вакыт корабка керә алмый изалана. ләкин мәшәкатьләр моның белән генә бетми әле… Җиргә кайтыр алдыннан корабның кояшка карап ориентлаша торган автомат системасы ватыла. Җир шарын тагын ике тапкыр урап чыгарга туры килә. космонавтлар корабны кояшка карап «кулдан гына» ориентлаштыралар һәм двигательнең тормозын кушалар. Рәфкать Вәлиев бу вакыйганы, космонавтика тарихында иң драматик очыш, дип искә ала.

Алга таба яңа эшләр эшләнә, яңа үрләр алына…

Татарлар арасында бер генә космонавтның да булмавы кызганыч, әлбәттә. Әмма галәм кораблары, космонавтлар өчен борт компьютерлары, коммутация җиһазлары, электр кырынгычлары һәм башка бик күптөрле җайланмалар эшләүдә катнашкан Рәфкать Нури улы Вәлиевебез бар! Без аның белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Шушы урында авылдашыбыз, тагын бер асыл егетебез Разил Вәлиевнең сүзләрен искә төшерү дөрес булыр: «Мин еш кына татар теленең абруен күтәрү турында чыгышлар ясыйм. Шунда байтак «акыллы егетләр» миңа: «Сезнең татар телегез белән бакча артыннан ерак китеп булмый», – дип каршы килергә тырыша. Ә мин: «Була», – дим. Һәм беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевне, хәзерге Президентыбыз Рөстәм Миңнехановны һәм гап-гади татар авылында туып үскән, авыл мәктәпләрендә белем алган, шуңа да карамастан, берничә югары уку йортында укыган, галәми эзләнүләр өлкәсендәге эшләре өчен СССР Дәүләт премиясе лауреаты булган, бик күп орден-медальлар белән бүләкләнгән Рәфкать ага Вәлиевне мисалга китерәм. Яшь буынга менә нинди үрнәкләр бар!» 

Комментарий язарга