Журнал «Безнең мирас»

Фуат ага ядкяре

Быелның гыйнварында аңа, XXI йөзгә туры килгән нәүбәттәге Яңарыш чоры вәкиленә, 87 яшь тулыр иде... Әмма дөньялыкның үз кануннары: Язмыш галиҗәнаплары боерып, 2010 ел аны арабыздан алып китте. Узган җәй каберенә һәйкәл куелды (авторы – яшь сынчы Фәнил Вәлиуллин).Әлеге чарада Фуат ага Мансуровның туганнары, танышлары, Татарстан Республикасының һәм Мәскәүнең күренекле җәмәгать вә сәнгать эшлеклеләре, маэстроның иҗатына баш игән башка бик күп кешеләр катнашты.


Бронза дирижёр таякчыгын күтәргән хәлдә тынып калган. Чү! Борчымагыз! Илһам килгән вакыт! Челтәрләп эшләнгән чардуганга Сергей Рахманинов ноталары сибелгән... Хәзер, оркестрга ым кагып, кулы белән генә ишарәләсен дә... илаһият дөньясына күмелербез...


Кем идегез сез, маэстро?


Фуат Шакир улы Мансуров – тулы бер дәвергә тиң шәхес, аны, ихтимал, тулы бер Галәмгә тиңләсәң дә мөмкиндер. Бу галәмдә саннар теория­се тирә-юньгә моң тараткан оркестр гармониясе тарафыннан дөресләнә... Ул – шахмат тактасындагы король, тау түбәсен яулаган ак барс, дирижёрлык таякчыгын канат итеп бөтен дөньяны урап чыккан үткен күзле бөркет... Ялкынлы, дәртле музыкант буларак, Фуат Мансуров – буйсындыручан рационалист һәм ягымлы романтик та, ул тыңлаучыларга оркестр аша иң нәзберек җилнең исеп куйган тавышын, берничә йөз метр биеклектә, тау очында, таш катламнары арасында үскән эдельвейсның исен дә җиткерә алырлык куәткә ия. Шул ук вакытта, искитмәле рәссам да – кызына бүләк ителгән гаҗәп кызык «елак төлке» рәсеме, кайбер мәгълүм шәхесләрдән көлгән дустанә шаржлары... Күп телләр белгәнгә күрә, ул бар җиһан белән уртак сүзгә килә алды, һәр халык белән аның үз телендә сөйләште; берничә уен коралында уйный белгәнлектән, һәр музыкантны аңлады, һәркайсына хәл кадәри ярдәм кылырга тырышты. Ничәмә оркестрлар белән җитәкчелек итте, бөтен дөнья буйлап сәхнә тотты! Дача төзегән вакытта, гап-гади кешедәй, рәхәтләнеп бүрәнә юнудан да тайчынмады, тантаналы чакларда (юбилеенда, мәсәлән), Бөек Маэстро мантиясен ябынып, горур төстә күренә дә белде.


Фуат Мансуров бик сөйкемле, мөлаем, көләч шәхес, эчкерсез, шаян әң­гәмәдәш, искитмәле хикәяләүче иде, ул һичкайчан да һавалы булмады, борын чөймәде, һәрнәрсәдән файда гына эзләргә омтылмады, фәкать көй дөньясында яшәде, анда йөзде. Шул ук вакытта, профессиональ музыкага кагылышлы мәсьәләдә аяусыз дәрәҗәдә таләпчән, үз сүзендә нык торучан була белде. Музыка аның асылы, яшәвенең мәгънәсе иде... Ул сәнгатьнең әлеге гүзәл өлкәсенә караган барлык бүләкләрне, премияләрне алып бетерде, хәтта Халыкара Фәннәр Академиясенең академигы исеменә лаек та­былды. Шунысын искәртү мөһим: Рос­сия дирижёрлары арасында бу исем­­гә ирешкән бердәнбер кеше ул.


Фуат Мансуров кырык ел буе Россия Дәүләт Академия Зур театры оркестрын, Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестрын җитәк­ләде, шушы аралыкта куелган концертлары, чыгышлары аны данга күмде, исемен бөтен дөньяга яңгыратты. Бөек музыкант һәм легендар шәхес буларак, Фуат Мансуров исеме бүген дә хәтердән китми, телдән төшми.


Әмма бу триумф нәрсәдән башланды соң? Аның тамырлары кайда? Әлеге сорауларга җавап табар өчен, маэстроның тормышындагы фактларга нигезләнеп язылган ошбу бәянга мөрәҗәгать итик...


Ясмин һәм музыка


Татьяна, янбакчага чыккач, тәрәзә төбендә бөгәрләнеп яткан малайны күреп таң калды. «Тәтием, нишлисең син монда?» – дип сорады. Якынгарак килгәч, күрде: биш яше тулар-тулмас нарасый йокыга киткән икән. Куркытмаска тырышып, сак кына, иңнәренә орынды ул, әмма сабый селкенмәде. Шуннан соң малайның йөзен сыйпап алды. Тегесе иренеп кенә күзен ачты, каршысында таныш булмаган ханымны күреп, тертләп куйды: «Ой... Кайда мин? Музыка... Кайдадыр музыка ишеткән идем кебек... Ә-ә-ә... Изрәп киткәнмен, ахры...» Бу вакытта Татьяна Николаевна Расторгуева яшәгән агач йортның ачык тәрәзәсеннән агылган җыр өзелде, «тәлинкә» уйнап бетергән, күрәсең – әле генә Массненың «Элегия»сен башкарган Фёдор Шаляпин тынып калган.


Искитмәле җылы кич иде бу... Караңгы төшеп килә. Җәйге челләдә җылынган һәм төрле-төрле үсентеләр, үләннәр, чәчәкләрнең хуш исе белән баетылган һава сабырлык, тынычлык, рәхәтлелек тойгысы тудыра иде. Шушы баш әйләндергеч исләр белән илаһи көйләр кушылмасыннан әсәрләнеп, Фуат янә ясмин куаклары арасына елышты, сихерләнгән сыман, ачык тәрәзәдән агылган музыка иленә кереп китте. (Сабый чагында ук җанына сеңеп калган бу хисләр, бу исләр һичкайчан аның исеннән чыкмаячак, киләчәктә дә ясмин чәчәген ул музыканың матдиләшкән рәвеше итеп күрәчәк, шуңа инанып яшәчәк.) Көн дәвамында җил куып хәлдән тайган нарасый, музыка тылсымына бирелеп оеп китсә дә, йокы куенына чуммаска тырышты, күзләрен зуррак ачты... әмма керфекләренең авыраеп, күз кабакларының йомылганын сизми дә калды, көй ерайгады, ерагайды, отыры эреп юк булды... Татьяна килеп уятмаса, шулай күпме вакыт узар иде икән?


Фуатның элгәре дә монда килгәне бар иде. Нәрсәдер тартамы соң, нәмәгълүм, вәләкин ул көн дә тылсымлы рояль тавышы, Шаляпин, Карузо, Нежданова, Головин, Собинов кебек күренекле җырчыларның җырлавы агылган тәрәзә төбенә килеп укмашырга гадәтләнде. Музыка аның булмышына үтеп керде, җанын иркәләде, сөйде.


«Синең исемең ничек? Фуатмы?» – дип сорады Татьяна Николаевна, беркадәр иелә төшеп. Малай шул ара­да кызарып, «әйе» дигәндәй баш как­ты. «Сине югалтканнар иде бит... «Фуат! Фуат!» дип кычкырганнарын ишетмәдеңмени? Йә, табылганыңа рәхмәт... – Ханым шулай сөйләнә-сөйләнә, нарасыйны җитәкләп, Мансуровлар торган йортка юл тотты. – Бу яшьтән үк музыка белән кызыксынган балаларны күргән юк иде әле. Гадәттә трай тибү белән мәш киләсез... Беләсеңме, син теләгән вакытта килә торган бул. Мин сиңа бик күп кызык­лы хәлләр сөйләрмен. Затлы музыка тыңларбыз».


Алҗауданмы, кыенсынуданмы, Фуат җавап кайтармады. Әмма аксөякләр затыннан булуы күренеп торган бу гүзәл ханымның тәкъдиме күңеленә хуш килде. Нинди матур бит ул, әнә: кара озын итәктән, ак блузкадан, алтын чәчләре баш өстендә җыелып куелган, йөзе нур бөрки... Теләмәгән җиреңнән ризалашырсың!


Озакламый алар кирәкле йортка килеп җитте. Баксаң, бер-берсеннән әллә ни ерак та яшәмиләр икән: урамның каршы ягында, дүртме-бишме өй аркылы гына... Сабыйны әүвәл куркып калган, ә аннары куанычыннан нишләргә белмәгән ата-анага тапшырып, Татьяна Николаевна китәргә ашыкты. Шулай да, Фуатны тагын бер кат кунакка чакырырга онытмады.


Әнисе: «Улым, син кайда идең? Без сине югалттык! Кем сине китерде?» – дип каршылады аны. «Хәзер эләгәчәк» дигән куркуы да булгандыр, соңарып кайтканга үзен гаепле дә сизгәндер, күрәсең, Фуат нибары: «Мин анда... музыка тыңладым», – дип кенә җавап кайтарды. Шулвакыт малайның күзләрендә ут очкыннары балкып куйганын ата-ана сизми калмагандыр, шәт. Сабый түшәккә сузылып яткач та озак вакыт йоклап китә алмый боргаланды, ишеткәннәрен яңадан хәтергә төшерде: колагында оркестр уйнады, Шаляпин, Нежданова җырлады! Татьяна Николаевна үзенә чакырды ич... Фуат, эченнән куанып, үзе өчен: «Киләчәкмен! Һичшиксез, киләчәкмен! Музыкага киләчәкмен...» – дигән нәтиҗә чыгарды.


«Отвори потихоньку калитку и войди в тихий садик, как тень...» Хәләл җефетен озатып, Татьяна Николаевнаның җырлый-җырлый савыт-саба сөртештергәләве иде. (Аның ире – элеккеге патша армиясе офицеры. Язмышлары шулай язылып, Казакъстанга, Алматы шәһәренә килеп чыга алар.) Кинәт кемнеңдер ишек шакыганы ишетелде. Татьяна урамга бакты. Беркем юк. «Колагыма чалынгандыр, ахры», – дип, хуҗабикә яңадан эшенә керешмәкче иде, кабат ишек кактылар. Кыюсыз гына. Әмма озак итеп. Татьяна Николаевна ашыгып килеп ишекне ачып җибәрсә, ни күрсен: бусагада кичәге танышы басып тора лабаса! Оялып бөрешкән иреннәрендә елмаю күрсәтеп, итагатьле генә исәнләшкәч, малай: «Менә... мин килдем... чакырган идегез бит...» – диде. «Әлбәттә, әйдә, эчкә уз, – диде Татьяна, алъяпкычын салышлый. – Кәефең ничек? Әти-әниең артык ачуланмадымы?» Һәм, җавабын да ишетеп тормастан, зур бүлмәгә дәшеп алды. Фуат кызыксынып тирә-юньне күзәтеп чыкты: бүлмә уртасында кара рояль тора, янәшәсендә – борынгы диван һәм ике кәнәфи, читтәрәк – язу өстәле, өстәлдә – яшел абажурлы лампа, берничә бронза сын... Дивар төрле-төрле фотосурәтләр белән чуарланган: озын мыеклы, хәрби киемле абыйлар, аклы-каралы күлмәкле апалар. Татьяна Николаевнаны шунда ук таныды ул. Әмма калганнарының кем булуы турында сорарга кыенсынды: «Туганнарыдыр, мөгаен», – дип уйлау белән генә чикләнде. Киштә тулы китап, нота кәгазьләре... Тәрәзә төбендәге кечкенә өстәлгә челтәрле эскәтер ябылган, аның өстендә алагаем зур чәчәккә охшаган «алтын бүрәнкәле» граммофон «утыра». Кырыена пластинкалар тезелешкән. «Менә кайдан агылган икән ул сихри көйләр!» – дип уйлап куйды Фуат, канәгать елмаеп. Беркадәр онытылып торганнан соң, һушына килгәндәй, урыныннан кузгалды, салкын йөгергән кара рояльнең капкачына сак кына орынды, аннары бармакларын клавишларга тидерде: «Каралар, аклар, тигезләр... Ничек ялтырый үзләре!» Аяк очына басып, эчкә үрелде: «Кылы никадәр күп икән! Санап бетермәле түгел!» Бу хәлне читтән генә күзәтеп торган Татьяна Николаевна, ниһаять, яратып кына: «Ә син уйнап кара...» – диде. Фуат түгәрәк урындыкка утырды, аның кечкенә, нәзек бармаклары, сәер авазлар чыгарып, клавишлар буйлап йөгереп узды. Кызык, һай кызык нәрсә икән бу! Озакламый, эшен бетереп, Татьяна Николаевна да килеп җитте. Малай яудырган исәпсез күп сорауларга («ник клавишлар төрле төстә?», «педальләр нәрсәгә кирәк?» һ.б.) җавап биреп үтте, төп ноталар белән таныштырды: «Һәр авазның үз йорты бар. Ике кара клавиш тәрәзә хасил итә, аннан «ре» нотасы карап тора, ә тәрәзәнең ике кырыенда «до» һәм «ми» ноталары борын төрткән. Өч кара клавиш – «соль» һәм «ля» ноталары басып торган балкон ул, янәшәсендә – «фа» белән «си» таптана». Фуат, апасы сөйләгәнне бүлдермим, дип, тын да алырга куркып утырды. Беркадәр вакыттан соң Татьяна Николаевна П.И.Чайковскийның, Р.Шуманның, Э.Григның балалар өчен язган әсәрләрен уйнап күрсәтте, кечкенә Фуатның болай да кызыксыну утында янган йөрәгенә ут өстәде. Малайның күз алдында «Агач солдатлар», «Убырлы карчык», «Тургай», «Кыш бабай», «Кыю җайдак», «Кошлар», «Күбәләкләр» кебек әсәрләрнең музыкаль образлары терелде.


Фуат үзенең өр-яңа дөньяга аяк басканын аңлады. Татьяна апасының рәхмәте белән, малай алдында бүген ул дөньяның барлык ишекләре ачыла төшкән иде.


Бу йортта бик сирәк кешеләрдә генә була торган граммофон аша бар җиһаннан җыелган иң яхшы, иң сирәк «тәлинкә»ләрне, алардагы искитмәле җырларны тыңларга мөмкин иде! Өстәвенә, Татьяна Николаевна рояльдә шундый шәп уйный белә, бик гыйлемле, бөек композиторлар турында сорасаң, бертуктаусыз, озак сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Кыскасы, классик музыка белән Фуат бик иртә танышты, шулвакыттан ук Лист, Брамс, Бизе исемнәрен күңел киштәсенә салып куйды, моңарчы колагына да чалынмаган дирижёрлар Леопольд Стоковский, Артуро Тосканини турында ишетте.


...Берничә телдә иркен сөйләшкән Татьяна апасы Фуатка француз телен­нән дә дәресләр бирә башлый. Татарча белән казакъчаны яхшы белгән килеш (дөрес, урыс теленә төшенеп җитмәгән хәлдә), ул тиз арада французчаны да үзләштерә. Алга китеп, шунысын искәртик әле: күптеллелеге аңа киләчәктә фәкать ярдәм итәчәк, ул кайда яшәмәсен, кая бармасын – һәр җирдә һәр кеше белән аның туган телендә аралашачак һәм шушы сыйфаты белән дә җирле халык арасында абруй-мәртәбә казаначак.


Фуат, үсә төшкән саен, Татья­на Николаевна гаиләсендәге мәгъри­фәтлелекне, интеллигентлылыкны ныг­­рак аңлый барачак, үзе үскән гади татар эшчеләре белән Расторгуевлар арасындагы аерманы ныграк тоячак: аның бичара ата-анасы тормышның очын-очка көч-хәл ялгап гомер сөрә ләбаса, нужа чабудан сөйрәгән чакта аларга музыка, сәнгать турында уйлану кая ул!.. Шуңа күрә, тормышындагы чираттагы хәлиткеч адымны да Фуатка Татьяна Николаевна ясата: ул, малайда талант орлыклары күреп, аны үзе җитәкләп диярлек музыка мәктәбенә укырга кертә, талантлы мөгаллим, алман милләтле Отто Оттович Узинг карамагына тапшыра. Ул вакытта бердәнбер «азат» уен коралы виолончель булганлыктан, малайны шул сыйныфка алалар. Үзгә инструментның буш чагы туры килсә, кем белә, Фуат бәлки, трубада, барабанда уйнар иде... Хәер, аның нәрсәдә уйнавы бу очракта, ихтимал, артык әһәмиятле дә түгелдер. Иң мөһиме: биредә классик музыканы тыңларга гына түгел, ә үзеңә дә уйнарга мөмкинлек бар ич! Шул бәхет түгелмени? Музыка дөньясының ишекләре тагын да киерелебрәк ачыла. Дөрес, булмышы-вөҗүде белән җиргә береккән әтисе генә улының бу «җенләнүенә» шикләнеп карый: «Шул да булдымы ир-ат эше? Һичьюгы, милиционер бул... – дип шаярта ул. Аннары, җитдиләнеп: – Менә математика, ичмасам, шәп нәрсә! Син университетны шул юнәлештә тәмамларга тиешсең», – дип өсти. Чыннан да, Фуат әтисенең сүзен табан астына салып таптамый, математика белгечлеген дә үзләштерә. Бу вакытта егетнең кем булып җитәсе тәгаен аңлашылмый әле: математикмы, музыкантмы, башкасымы? Аны һәрнәрсә кызыксындыра, ул нәрсәгә тотынса, шуны булдыра...
Ә менә ясмин белән музыка Фуатны мәңгегә үзенә бәйләп куя. Хуш исле ясмин чәе аның иң яраткан эчемлегенә әве­релә, сөйгән хатын-кызларына кыйм­мәтле ясмин хушбуйлары бүләк итәргә гадәтләнә ул һәм, билгеле, һичкайчан музыкадан аерылмый. Татья­на Николаевнаның тәрәзә төбендә шау чәчәктә утырган ясмин сыман, Фуатның күңелендәге музыка гөлләре дә үрелеп-үрелеп үсә, үзенең җанын-калебен матурлап кына калмыйча, тирә-юньдәге вазгыятьне дә гүзәл якка үзгәртергә, ямьләндерергә керешә...


Нокта куяр алдыннан


Фуат Мансуров каберенә Троекурово зиратында таш куелган көнне күккә бихисап ап-ак күгәрченнәр очырылды. Шуларның берсе, гомум күчтән аерылып, һәйкәл өстендә бөтерелде, аннары «ниһаять, тукталыр урын таптым» дигәндәй, бөек музыкантның бронза иңенә кунды һәм озак кына аннан очып китәргә теләмәде. Нәрсә бу? Очраклылыкмы? Әллә мистикамы? Кем белә... Кечкенә чактан яхшылыкка, игелеккә, пакьлеккә омтылып үскән ак җаннар үлемнән соң да һәммә тереклекне үзләренә шулай тартып тора, күрәсең.


Урысчадан Рүзәл Мөхәммәтша тәрҗемәсе.

Теги: Наилә Гәрәева Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру