«Ник ташладың, әнием» (гыйбрәт)

Тиздән 70 яшен тутыручы Нәсимә апа үзен дөньяга китергән әнисен әле дә гафу итә алмый. Аңа бер яшь булганда, ул аны чит бер хатынга асрамага бирә. Әмма өйгә алып кайткач, әлеге хатынның кызы чит бала карарга каршы төшә. Сабыйны ятимнәр йортына озатырга дигән уйга киләләр.

– Мин бит ул чакларны хәтерләмим. Кеше сөйләве буенча гына беләм. Үз әнием ире төрмәдә вакытта чит кешедән бала таба. Озак та үтми, ире кайтып төшә. Идәндә мүкәләп йөргәнемне күргәч, әнигә шарт куя. “Йә бу баланы юкка чыгарасың, йә мин синнән чыгып китәм”, – ди. Әни ире хакына миннән баш тарта. Әмма ул ир дүрт елдан барыбер әнине ташлап китә. Тик әни барыбер мине кире эзләп килми, – дип сөйли Нәсимә апа. – Мине асрамага биргән авылда баласыз гаилә була. Шунда бер авылдашлары, аларга йөге­реп барып: “Анда бер баланы асрамага бирәләр, алмасагыз, ятимнәр йортына китә”, – дип әйтә. Ул чакта Фәрит әтием урманда була. Өйдә Фәридә әнием генә икән. Ул бу хәбәрне ишетүгә йөгереп килеп җитә. Ә мин өстемә бер кат күлмәк кигән килеш сә­кедә йоклап ятканмын. Фә­ридә әнием мине күтәреп алып кайтып китә. Кич белән әти кайтуга матур күлмәк кидереп, чәчемә бант тагып куялар. Әти, курчактыр бу, дип гаҗәпләнә. Әмма бу гаиләдә рәхәтләнеп озак яши алмадым. Миңа ун яшь тулганда әти авырып китте. Аны Казан хастаханәсенә яткырдылар. Әни дә шунда иде. Кешедән кешегә йөр­дем. Әти-әнисез дүрт ай яшәдем. Шулчак бетләп бет­кән идем. Бер күршем, мине кызганып, мунчага чакырды. Әллә нәрсә сөртеп, беттән коткарды.

Нәсимә апага тигез гаи­ләдә яшәргә насыйп булмый. Әтисендә яман шеш икәне ачыклана. Озак та тормый, ул бакыйлыкка күчә. Шуннан соң Фәридә әнисе үз авылларындагы бер кешегә кияүгә чыга. Буй җиткән кыз әлеге ир-атка әти дип әйтергә тиеш була. Тик Нәсимә моны булдыра алмый. Ике елдан бу ир дә вафат була. Фәридә апа тагын кияүгә чыга. Бу юлы башка авылга. Кызын да үзе белән чакыра. Нәсимәгә бу вакытта 15 яшь була. Әмма кыз әнисенең ирдән иргә йөрүен хупламый. Икенче үги әти­сенең улы белән яшәп кала. Озак та үтми, абыйсы өйләнә. Йортка килен килгәч, Нә­симәгә көн бетә. Ул чарасыздан әнисе янына китә. Бәхеткә, Фәридә апаның өченче ире бик кешелекле булып чыга. Кызга сүз әйтми. Ә менә тирә-яктагылар аңа әллә ниләр җиткерәләр.

– Мин бит үземнең кем баласы икәнемне дә беләм. Кая барсам да, исемемне әйтүем була, шундук пыш-пыш килеп мине сөйли башлыйлар иде. Мәктәптә укыганда да, кызлар, зинадан туган дип, күзне ачтырмадылар. Ә мин үземне якларга өйрәндем. Усал идем. Кирәк икән, кызлар белән чәчне йолкып сугышам. Шуңа да күбрәк егетләрне якын иттем. Үз-үземне яклап, кыю булып үстем. Кешегә дә туры бәреп әйтергә өйрәндем, – ди ул. – Фәридә әнием белән яшәгәндә тапкан анам ике тапкыр килде. Әмма мин аны кабул итә алмадым. Еллар үтте. Казанга китеп, заводка эшкә урнаштым. Авылда яратып йөргән егетем калды.

Нәсимә апа Рәүф исемле егеткә кияүгә чыга. Бер йортта каенанасы, каенатасы, сеңел­ләре була. Үз бәхетем­не, үз оямны таптым дип, якын итеп Нәсимә апа язмышы хакында барысын да сөйләп бирә. Әмма аның ул сүзләрен үзенә 45 ел буе җае чыккан саен кире әйтеп торалар.

– Ирем начар булмагач, түздем инде. Башта кызым туды. Аны бик авыр таптым. Биш көн буе имезергә бир­мәделәр. Шәфкать туташларын аптыратып бетердем. Алтынчы көнне генә күрсәт­теләр. Беренче тапкыр кызымны имезгәндә, елап шашам дип торам. Үземне тапкан әниемне уйлыйм. Ничек­ләр ташладың син мине, әни, дим. Йөрәгем өзгәләнде. Икенче баламны да көтеп алдым. Анысы да кадерле булды, – ди Нәсимә апа. – Фәридә әнием 105 яшькә җитеп үлде. Балалар, җәй җитүгә, аның янында иде. Мин аңа бик рәхмәтле булдым. Кечкенә вакытымда кемнәрдер, си­нең әниең түгел ул, дип әйтеп кайтаргач, мин әле әшәке­ләнеп тә алдым. Әнигә эн­дәшмим, әйберләрне ватам, кычкырам. Ә ул бер сүз әйтмәде. Мине аңлаган бит ул! Олыгая башлагач, үз әниемне күрәсем килде. Иремә, әни янына кайтам, дидем. “Бергә кайттык. Иң элек миннән соң туган сеңлемә, энемә кердек. Алар башта танымады. “Әни янына алып бар әле”, – дигәнемә сеңлем, ел ашы булды бит инде, әни исән түгел, диде. Димәк, минем теге вакытта әни үлгәч кенә кайтам, дигәнем Аллаһы Тәгаләнең амин дигән вакытына туры килгән. Шул көннән без үз әниемнең балалары белән дуслашып яши башладык. Әти тиешле кеше­нең балалары да миңа карата җылы мөнәсәбәттә иде. Тик мин генә аларны якын китермәдем.

Нәсимә апа үз әнисенең күрше авылда гына яшәве, ире ташлап киткәч тә, кире килеп алмавын әле дә аңлый алмый.

– Яшь вакытта кемнең­дер хаталанганына балалар җавап бирергә тиеш түгел. Балачактагы авыр көннәрне онытып булмый. Искә төшкән саен утырып елыйм. Ятим балалар турында укый да алмыйм, телевизордан тапшыру күрсәт­сәләр, сүндереп куям. Ятим хәлен үксез генә аңлый шул, – ди ул.

Гөлгенә Шиһапова, Ватаным Татарстан

Комментарий язарга