Әнәс Кари иҗатында кош образы һәм аның тәрбияви әһәмияте

Балалар шагыйре, фронтовик, мөгаллим Әнәс Кариның балалар өчен язган шигырьләрендә кош образы һәм аның тәрбияви әһәмияте эзләнү эшемнең темасы итеп билгеләнде.

Эзләнү эшемнең максаты булып Ә.Кари иҗаты белән тирәнрәк танышу, кош образы кергән шигырьләрен барлау, аларның балалар өчен тәрбияви якларын ачыклаудан гыйбарәт.

Ә.Кариның балалар өчен язылган шигырьләре аның иҗатының бер өлешен тәшкил итә. Кош образы кергән шигырьләрне барлап, аларны өйрәнү һәм өлешчә анализлау эзләнү эшемнең төп өлешен алып тора.

II. Төп өлеш.

Ә. Кари балаларның күңелен, эчке дөньясын бик яхшы белгән. Кечкенә балалар бөҗәкләргә, кошларга, бигрәк тә йорт кошларына игътибарлы булалар. Аларны озаклап карап утырырга, алар белән уйнарга, күзәтергә, аларның тавышларын бирелеп тыңларга яраталар.

Бигрәк тә кечкенә балалар хайван, төрле җәнлек, кош-корт тавышларына бик игътибарлы булалар. Ә. Кари үзенең иң кечкенә дусларына атап язган шигырьләрен шуларны истә тотып язган, күрәсең. Мәсәлән, “Кәккүк” шигыре шундыйларның берсе.

Яз килә. Кояш
Елмаеп тора.
Урман яңгыратып
Кәккүк кычкыра:
-Кук-ку, кук-ку!
-Кук-ку, кук-ку!

Кечкенә яшьтәге балалар күкене күреп белмәсәләр дә, аның урманны яңгыратып кук-ку дип кычкырганын тиз аңлыйлар. Кәккүкнең сайрамавын, ә кычкыра торган кош икәнлеген күз алдына китерәләр.

“Тукран” шигыре дә бик кечкенә балалар өчен язылган.

Чуп-чуар тукран
Агачка кунган
“Тук” та “тук” чукый
Кортларны чүпли.
Корттан арынгач,
Шәп усә агач.

Шагыйрь тукран турында кечкенә бала аңы кабул итәрлек итеп сөйләп бирә. Бала тукранның чуар булуын, агачларны кортлардан арындыруын, сайрамыйча тук-тук килеп утырганын шигырьдән бик тиз шәйләп калырга өлгерә.

Ә. Кари да балалар өчен язган шигырьләрен гади, шул ук вакытта аларны җәлеп итәрдәй итеп яза. Ул шигырьләрендә кошларга һәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеге турында да искәртә. Әдип кышның бер суык көнендә чыпчыкның туңып җиргә егылып төшүе турында “Чыпчыгым” шигырендә яза. Ә яхшы күңелле, игътибарлы бала аны өенә алып кереп җылыта, ашата, уйный, иркәли һәм ярата. Чәчәкле язда сөйгән кошын иреккә очыртып җибәрүе турында хыяллана. Шигырь юллары бер-ике сүздән генә торганга күрә, җиңел укыла һәм истә кала. Шагыйрь укучыда кошларга карата кайгыртучанлык хисләре тәрбияли.

“Яз җыры” шигырендә Әнәс Кари кош образын укучы алдында ватандаш, илдәш образлары белән тәңгәл куя.

…Шаулашып, сайрашып, көньяктан
Кайталар илебез кошлары.
Сагынган кошларны җыр белән
Каршылыйк, табигать дуслары!
Яз килә! Сөекле языбыз,
Каршылыйк кошларны барыбыз…

Шигырьнең бу юллары белән автор чит илдән кайткан кошларны да җыр белән каршы алырга өнди. Шуның белән ул кечкенә дусларының керсез күңелләренә ватанпәрвәрлек орлыкларын чәчә.

”Безнең әтәч” шигырендә Әнәс Кари кечкенә укучыга әтәчнең тышкы матурлыгын гына тасвирлап калмыйча аның авыл халкы өчен бик кирәкле һәм файдалы ягын да ачып сала. Ул бит әле үзенең яңгыравыклы тавышы белән бөтен авыл халкын йокыдан уятучы да икән. Аның таң тынлыгын ярып үткән тавышына авыл халкы, куанып, йокысыннан уяна.

Таң тынлыгын ярып үткән тавышына
Без, куанып, йокыбыздан уянабыз
Һәм, зурлар күк бергә-бергә шау-гөр килеп.
Ямьле көнне каршылрга кузгалабыз.

Әтәч бу шигырьдә уңай образ , ул үзе дә бик иртә уяна, таң сызылып, күк читенә нурлар сипкән матур бер вакытны күрсәтергә теләгәндәй безне дә ямьле көнне каршы алырга уята кебек.

Әнәс Кари балалар өчен язган шигырьләрендә аларга таныш, үз булган әйберләр турында яза. Шигырьләре сөйләү өчен җиңел һәм аларга аңлаешлы телдә язылган.

“Хуш килдегез кошлар” исемле шигырендә ул кошларны кешеләрнең якын дуслары, ярдәмчеләре итеп күрсәтә. Матур язны тагы да ямьләндереп һавада төркем-төркем кайткан күчмә кошларның шат тавышлары кешенең күңелен тагын да күтәрә. Кешеләр дә кошларны якын итеп каршы алалар, алар бит илебезне сагынып кайтканнар! Алай гына да түгел, алар бит җиребезне корткычлардан чистартачаклар! Кешеләр дә якын дусларын үз ярдәмнәреннән ташламыйлар, алар өчен оялар ясыйлар. Шул рәвешчә автор кеше белән табигать арасындагы матур бәйләнешне укучының күңеленә салып куясы килә.

“Минем кунагым” шигырендә Әнәс Кари лирик геройның сыерчыкка карата булган нәфис тойгыларын чагылдыра. Ул аны башка балаларга үрнәк итеп куя. Лирик герой кошның килүенә күптән әзерләнеп куйган-оя ясаган. Матур ояны күреп кош лирик геройның эшен ошата, рәхмәт әйтә, өен котлап матур итеп сайрый.

“Сандугач” шигырендә Ә. Кари сандугачның нәфис, күңел кылларын чиртә торган матур тавышлы, алмагачлар чәчәк атканда канат кага-кага сайрый торган кош икәнлеген сөйләп бирә. Шигырьдә сандугач матурлык, дәрт, көчле тойгы уятучы, бәйрәм алып килүче бер образ булып ачыла.

Үзе кебек дәртле тойгыларның
Иң нәзек кылларын чиртә ул,-
Бәйрәм кебек якты яз иртәсен
Сөеп шулай тәбрик итә ул.

Аның шигырьләре арасында йорт кошларына атап язганнары да аз түгел. Бигрәк тә авыл балалары йорт кошларының нәни кошчыкларын күреп, яратып үстерәләр. Мондый шигырьләр алар өчен бигрәк тә якын. Чыннан да, көнкүрештәге гади генә әйберләрне дә ничек матур, үтемле итеп тасвирлап була икән.

Кытаклап чыкты тавык,
Кытаклый ул мактанып.
Нәрсәгә бик шатланган?
Чөнки ул күкәй салган.
«Әби килеп алсын,-ди,-
Балалар куансын ди.

Тавыкның күкәй салуы авыл баласына сер түгел. Шулай тиеш кебек бер күренеш кенә. Ә. Кари алты юллык шигырендә тавыктан бик кирәкле бер герой ясый да куя. Чыннан да, ул үз эшеннән канәгать булып, мактанып кытаклый икән, ләбасә. Күкәй салу – аның өчен зур куаныч. Тавык та йомырканы, әби — төп хуҗабикә, аны карап үстерүче, ашатучы кешенең алуын тели.

«Каз бәбкәләре», «Үрдәк» шигырьләрендә Ә. Кари ана үрдәкнең бәбкәләрен үзенең артыннан ияртеп йөрүе һәм азык табуы, ә ана казның бәбкәләрен тилгәннәрдән саклавы турында сөйли.

Ана каз да, батырланып,
Ыслап ала тилгәнгә.
Балаларын саклый бит ул
Аннан түгел миннән дә.

III. Йомгаклау.

Ә.Кари иҗатының балалар өчен язылган шигырьләрендә кош образлары булганнары өйрәнелде. Башка шигырьләр кебек үк бу шигырьләр дә җиңел, балаларга аңлаешлы итеп язылган. Гади генә сюжет, гади генә сүзләр. Җиңел форма авторның әйтергә теләгән фикерләренә туры килә. Аның шигырьләрендә без балалар өчен таныш булган тормышны күрәбез.

Шагыйрь кошлар турында язган шигырьләре аша балаларда бик күп матур сыйфатлар тәрбияли. Беренчедән, кечкенә балаларга кошлар турында мәгълүмат бирә, икенчедән кошларның кеше тормышында тоткан урынын билгели: сайраулары һәм матурлыклары белән күңелне күтәрүләре, агачларны зарарлы бөҗәкләрдән арындыралары турында сөйли; туган илләренә тугры булып калуларын күрсәтә; өченчедән, кошлар үзләренең балалары өчен бик кайгыртучан җаннар да.

Әнәс Кариның шигырьләре яшь буында күзәтүчәнлек, игътибарлылык белән беррәттән, туганлык, матурлык, кайгыртучанлык,тырышлык кебек матур сыйфатлар да тәрбиялиләр.

Рәмилә Хәсән кызы Семенова, Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы “Азнакай шәһәре гимназиясе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Комментарий язарга