Журнал «Безнең мирас»

Елның дүрт фасылы

Алтын көз-Cөмбелә!
Көз көннәре бик күңелле,
Җиләк-җимешләр пешә,
Кәбестә, шалкан өлгерә,
Алмалар коелып төшә.
Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыям, бар дөньяны алтынга күмәм, кошларны җылы якка озатам, балаларны мәктәпкә җыям – бүләк миңа тиеш.
Видео. И-и, бар иде яшь чаклар. Без яшь чакта каз өмәләре бик күңелле уза иде. Яз җитеп, бәбкә үләне борын төртү белән, болын өстен бәбкә-каз басып алыр иде. Шул бәбкәләр бөртек, үлән ашап, җәй буена тазарып, матурланып үсәрләр иде дә, инешләрдә, күлләрдә төркем-төркем булып коенып, чумып, бик сылу, зифа казлар булып җитешерләр иде. Көзләр җитеп, җирләр туңдыргач, беренче карлар күренү белән авылда каз өмәләре башланыр иде. Җиткән кызлар өйдән өйгә йөреп, хәтта күрше авылга барып та каз йолкышырлар, казларны су буена төшеп юарлар иде.  Каз өмәсендәге җыр, бию, уен-көлке! Андагы күңеллелек, сөйләп аңлата торган түгел! Ә балалар канат-каурый сындырырлар иде. Мичтә каз ите белән бәлеш пешеп, тәмле ис чыгарып утырыр иде.
Җыр: "Каз канаты"
Бала: Казлар иң кыймәттле, затлы кошлардан санала. Алар ашларда өстәлнен күрке булып тора.
Бала : Миңа әбием, казларны тозлагач, суыткычка куймасаң да бозылмый ди.
Бала : Элек каз канатын карага манып, каләм итеп язганнар.
Бала : Карагыз әле бу майлагычка. Аның белән коймак, кыстыбый, таба майлыйлар.
Бала : Ә каз мамыгы иң затлылардан санала. Аңардан йомшак, күпереп торган, мендәрләр ясыйлар.
Бала : Канатлар идән себерергә ярый. Элек канат белән мич алдындагы суынган көлне себергәннәр.
Бала : Каз канаты каурыйларын су буена төшкәндә, юл буена сибәргә кирәк. Шулай иткәндә, киләсе елга бу сукмакта казлар тагын да күбрәк булачак.
Ишек шакыйлар
Кызлар: кем анда? Керегез.
Малай : Исәнмесез кызлар. Менә сезгә ярдәм итәргә килдем әле.
Кыз : Исәнме, Сәмирә дускай. Хәлләрен ничек?
Малай : Әйбәт, рәхмәт. Алда гөл, артта чәчәк. Кая, каяле. Канатны шулай сыдыралар мени инде. Шуны да белмисез.өйрәтергә кирәк. Менә сезгә эш куш.
Кыз : - Карале карале бу бит һич безнең Сәмирә дуска ошамаган.
Кыз : - Әйе,әйе. Нәрсәдер булган моңа.
Кыз : - Ул бит кыз балага бер дә ошамаган.
Кыз:  -Бу бит Айдар кергән әйдәгез без аны йонга батырабыз.
Кызлар: - Әйдәгез...
Малай : Туктагыз, туктагыз. Мин кунакка үземнең иптәш малайларымны да алып килдем. Әйдәгез аларны да чакырыйк, алар сезгә булышырлар.
Малайлар: -Безне Каз өмәсенә кертегез.бергә күңелерәк тә булыр.
Кыз : -Әйдәгез “йөзек салыш” уенын уйнап алыйк әле.
-кемдә өйзек йөгереп чык
(Җәза бирелә)
Кыз:
Канат сатабыз,канат
Яхшысын сайлап , карап.
Егет булсаң-канат ал,
Бер алтын чыгарып сал.
Малай : Кыйммәт икән бер алтын
Канатлар сездә калсын.
Малай  : Егет саран булмасын
Акча җәлләп тормасын.
Малай : Борынгы бәйрәм безнең йола
Кыз:Таныштыра безне, якынайта
Малай :Һәм рухи матурлыкны
Музыка астында чыгып китәләр.
Кояш: Бүләгең өчен сиңа мең, Рәхмәт,Сөмбелә. Рәхим ит, Түрдән уз.
Җыр:”Кар кызы”
Кыш:Сабрина
Исәнме, Кояш!Менә мин дә килеп җиттем әле.
Кояш. Саумы, Кыш. Сүзне сиңа бирәбез. Ни өчен бүләк сиңа тиеш дип уйлыйсың?
Кыш. Көз, син чыннан да күп эшлисең. Ә минем эшем артык күп түгел. Тик миннән башка да булмый бит. Мин сездән соң җирне ял иттерәм, киләсе уңыш өчен карлар ташыйм, дөньяны ап-акка буйыйм, балаларны чана, чаңгы шуарга чакырам. Мин дә ямьсез түгел, минем чыршыларымны, кар бөртекләремне, мамык бәсләремне яраталар. Балаларның иң яраткан бәйрәмнәре Яңа елны да мин алып киләм бит.
Видео.
Бер кыз икенче кызга кунакка уйнарга керә)
Кыз: Исәнме ,  дускай. Хәлен ничек, менә нинди матур курчак алып кайткан мина әткәй ярминкәдән, әйдә бергә уйныйбыз.
Кыз : Әйдә уйныйбыз, әле минем кызым йоклый,хәзер мин аны уятам.(
Йокыдан уятканда:
Кыз: .Кызым, кызым, тор-тор, йокыңны ку пырр-пырр.
Кояш кая җиткән, көтү кая киткән?
“Үчти-үчти” иттергәндә:
Кыз:.Үчтеки-үчтеки итәр бу, үсеп буйга җитәр бу.
Үтеп барган бар кешегә сәлам биреп китәр бу.
Үчтеки-үчтеки, үчтеки, үсмәгәнгә кечтеки.
Үсә-үсә зур булыр, бигрәк матур ул (кыз) булыр.
( Бармак уеннары уыныйлар)
Баш бармак баш кашый,
Имән бармак имән ташый,
Урта бармак утын яра,
Атсыз бармак ат җигә,
Чәнти бармак чәй эчә.
—  Монда май бар иде, май кая китте?
—  Песи ашап китте.
—  Песи кая китте?
—  Салам астына кереп китте.
—  Салам кая китте?
—  Сыер ашап китте.
—  Сыер кая китте?
—  Көтүгә китте.
—  Тебәй, тебәй, тебәй!
(Учны кытыклыйлар)
Чәп-чәп ит, бала, чәп-чәп ит,
Чәп-чәп иткәч үсеп кит,
Чәп-чәп ит тә йөреп кит,
Белгәнеңне сөйләп кит.
Чәбәк-чәбәк әбкәсе,
Кая киткән әнкәсе?
Каенлыкка җиләккә,
Кызыбызга бүләккә
Песием, песием
Бер бала икенче балага кул сыртын сузып тора. Икенчесе, аның кул сыртын сыйпый-сыйпый, түбәндәгечә тиз-тиз такмак әйтә:
Песи, песи, пес итәр,
Ана песи сөт эчәр,
Ана песи сөт эчкәндә,
Ата песи күз кысар.
Ал дигәндә алмасаң,
Лап итәр дә шап итәр!
«Лап итәр» дигәндә, сыйпаганы теге баланың кул сыртына шап иттереп суга. Тегесе кулын тартып алып өлгермәсә, отылган була. Отылмаса, тегесе сыйпаучы, монысы сугучы була.
Искәрмә: 2-3 яшьлек балалар да бу уенны яратып уйный.
Елама, бала, елама,
Йокың килгән, озама,
Атаң кайтыр — куй суяр,
Бер ботын сиңа куяр,
Бабаң кайтыр — бал бирер,
Анаң кайтыр — май бирер,
Агаң кайтыр — тай бирер,
Шул тайларга менәрсең,
Куй койрыгын имәрсең.
(Бишер җыры җырлыйлар)
Әлли-бәлли итә минем.
Күз нурым, күз нурым.
Әлли бәлли итә минем
Йолдызым ,йолдызым.
Арыгандыр тәпиләре
Көне буе йөгереп
Таяк атларда йоклыйлар
Курчак белән  төзелеп.
Әлли –бәлли итә минем,
Күз нурым, күз нурым.
Әлли-бәлли итә минем
Йолдызым, йолдызым.
Кояш да бит кайтып киткән
Йокларга,йокларга.
Ай сөйләгән әкиятне
Тыңларга, тыңларга.
Фәрештәләр сакласыннар
Балам сине йокыннан
Ак бәхетләр каршы алсын
Сине йөрер юлында.
Кояш: Рәхмәт, рәхим ит.
Яз :Исәнме, Кояш!
(Умырзаялар керә).
Яз :Мин зәнгәр, матур яз булам.
Һай, бигрәк инде кышны мактадыгыз! Әллә соң мин аз эшлимме? Мин кыш буе яуган карларны эретәм, басуларга иген чәчәм, кошларны чакырып кайтартам, агачларны яфрак ярдырам, болыннарны чәчәккә күмәм. Арада иң матуры да, иң булдыклысы да – мин!
(Ярминкә куренеше)
Кояш: Булдырдың Яз, бик зур рәхмәт. Миңа бүләгең бик ошады. Түрдән үз.
Җәй: Хәерле көн, Кояш!
Мин яшел,матур,
Җылы җәй булам!
Ай-яй-яй-яй. Ашыкмагыз, мине дә тыңлагыз әле. Җәйне оныттыгыз түгелме?
Мин дөньяны яшеллеккә күмәм, чәчәкләр үстерәм, мул уңыш китерәм. Әллә мин иң матуры түгелме?
Кояш: Кызма әле, җәй. Син бик матур ел фасылы.
Җәй:
 Язгы кыр эшләре бетте
Бәйрәм итсәк тә була.
Уеннарда җиңеп чыккач,
Күңелгә шатлык тула.
Видео. Элек электән үк, язгы кыр эшләре беткәч, зурлап Сабантуйлар уздырганнар. Бигрәк тә егетләр Сабантуйда ярышлар да сыналган, әйдәгез әле бүен бездә Көчләребезне сыныйк,Ярышларда катнашыйк.
(Сөлгеләр белән бию)
Җыр “Сабантуй”
Көз:Менә син безне дүрт ел фасылын  тыңладың.
Кыш:Балаларның да безгэ карата нинди мөнәсәбәттә булуларын белдең.
Яз: Я, Кояш, сүзне сиңа бирәбез. Син ни диярсең?
Җәй: Үзеңнең затлы бүләгеңне кемгә бирерсең? Арада иң уңганы кем булыр?
Кояш. Мин бик игътибар белән тыңладым, карап утырдым. Һәм шундый нәтиҗәгә килдем:
Көз, Кыш, Яз, Җәй, инде мине тыңлагыз. Мин шуңа ышандым: сез барыгыз да матур, уңган, булган икән. Һәрберегез дә табигатькә, кешеләргә бертигез кирәк. Балалар да сезне бертөрле яраталар, саклыйлар. Шуңа күрә бүләк – барыгызга да. (Кояш кулларын күтәреп, йолдыз чәчкән хәрәкәт ясый. Шулвакыт проекторда йолдызлы күк йөзе сурәте чыга (светомузыка кулланырга була)
Тэрбияче : Ел фасыллары барсы да аңлаганнар. шулай итеп, йолдызларны елның бер фасылы да үзенә алмаган. Бүтән кем матуррак, яхшырак дип бәхәсләшмиләр икән, барлык ел фасыллары да бик дус яшиләр икән.
Төзеде:
Хисаметдинова Илүсә Рәшит кызы, Казан шәһәре Совет районының  «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 40 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы»мөдире;
Спиридонова Зөлфия Хасиятулла кызы, Казан шәһәре Совет районының  «Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 40 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы» 1 нче квалификацияле өлкән тәрбиячесе.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру