Cүз һәм сурәт

«Шәхси фотоальбомымда кадерләп саклана торган әлеге фоторәсемнәргә караган саен күңелдә якты хатирәләр яңара. Аларның беренчесен миңа спорт дөньясында легендар шәхескә әверелгән милләттәшебез бүләк итте.1973 елда мин Төрекмәнстан башкаласы Ашхабадта Әлфия Авзалова төркеме белән гастрольдә булдым. Без «Ашхабад» кунакханәсендә «Спартак» футбол командасы белән бергә туры килдек. Шунда татар егете Галимҗан белән танышып киттек. Ул гаҗәеп гади, милли җанлы, аралашучан кеше буларак истә калды. Аны концертыбызга чакырсак та, Ашхабадта уеннарын тәмамлап, Мәскәүгә китүе сәбәпле, килә алмады.

Соңыннан төрле чыганаклар аша шушы якты күңелле танышым турында мәгълүматлар тупладым. Галимҗан Салих улы Хөсәенов 1937 елда Татарстанның Норлат (элекке Октябрь) районы Яңа Иглай авылында туа. Хәрби чиндагы Салих аганы гаиләсе белән Куйбышев шәһәренә күчерәләр. Әтисе 41 яшендә вафат була. Галимҗан каладагы гидротехника техникумын тәмамлый. 1957-1960 елларда «Крылья Советов», 1961-1973 елларда «Спартак» (Мәскәү) командаларында уйный. Җирле «Крылья Советов» командасының капитаны итеп тә сайлыйлар. Ике тапкыр СССР чемпионы (1962, 1969) була. Өч тапкыр СССР кубогын ота (1963, 1965, 1971). Европа кубогының көмеш медале белән бүләкләнә (1964). СССРның җыелма командасында катнаша (1960-1969), СССРның атказанган спорт остасы дәрәҗәсенә ирешә (1967). 2010 елның 5 февралендә Мәскәүдә вафат була».

Галимҗан Хөсәенов - алдагы рәттәгеләр арасында сулдан икенче. 1973 ел

***
«Икенче фото 1950 нче еллар ахырында Татарстанның халык шагыйре, чын мәгънәсендәге каһарман шәхесебез Фәнис Яруллинның фатирында төшереп алынды. Ул вакытта язучы Волгоград урамындагы 30 нчы йортта яши иде. Композитор Наилә Зарипова (фотода аккордеон белән) Фәнис Яруллин шигыренә «Сиреньнәр» дигән җыр язган иде. Ул аны миңа тәкъдим итте. Җыр ошады, аны үз репертуарыма кабул иттем. Менә шуннан соң без аны Фәнис Яруллинның үзенә җырлап күрсәтергә булдык. Рәсемдә әнә шул мизгел – яңа җыр премьерасы чагылыш тапкан. Ул көнне шагыйрь янына студент яшьләр дә килгән иде.

Мин бу рәсемнәрне кадерләп саклыйм. Данлыклы милләттәш­ләремнең якты рухларын хөрмәт белән искә алам».

Уң планда - Нурсөя исемле кыз - Ф.Яруллинның булачак хатыны. 1950 нче еллар

Комментарий язарга