Журнал «Безнең мирас»

Чиләбе өлкәсенең Варна татарлары тарихы турындагы китапны автор үз акчасына бастырган

Чиләбе өлкәсенең Варна районы татарлары тарихы турында китап чыкты, дип хәбәр итә Чиләбе өлкәсе хакимиятенең “Южноуральская панорама” газетасы. Китапны Варна авылында 8 нче санлы балалар бакчасы мөдире булып эшләгән, белеме буенча география укытучысы Мәдинә Рекунова язган. “Живительные корни народа моего” китабы өчен материалларны ул ун ел дәвамында җыйган. Аңа 90 яшькә кадәр яшәгән әнисе үзе белгәннәрне, өлкән буын авылдашлары да сөйләп калдырган. Китапны банктан кредит алып, Мәдинә Рекунова үз акчасына Казанда бастырган.


Ул китапта 1743 елда Самара кирмәне тирәсен ныгыту һәм Оренбург трактын саклау өчен татарлардан торган Мочали бистәсенә нигез салынуы, ә 1841 елда аларның Урал далаларын сакларга күчерелүе, шулай итеп, бүгенге Чиләбе өлкәсе җирендә Варна җирлеге пәйда булуы турында яза. Татарлар ул чакта үзләренең ике мәчетен башка татар авылларына күчереп калдырган. Берсен бүгенге Ульяновск өлкәсенә караган Филиппово авылына, икенчесен Самара өлкәсенең Теплый Стан авылына. Шул вакыттан мәчет бураларын 140 үгезгә тагылган арбага салып күчерүләре турында халыкта әле дә риваятьләр саклана. Бу мәчет биналары әле дә исән, китап авторы аларны барып күреп кайткан.


"Татар-информ"


КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру