Ләбиб Лерон: Буталмышлар илендә

Бүген 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Шул уңайдан баш мөхәрриребез Ләбиб Леронның балалар өчен язган берничә шигырен тәкъдим итәбез.

Буталмышлар илендә

Буталмыш дигән илдә
Бервакыт булдым мин дә

Һәм шунда йөргән мәлдә
Мин күрдем мондый хәлләр:
Анда кәҗә:
— Мияу, — ди,
— Му-у! — дип, мәче мияулый…
Сабый әйтә:
— Ми-һа-һай!
— Мһау! Мһау! — ди бахбай…
Анда сыер:
— Мәм-мәм! — ди,
— Микикики! — ди маэмай…
Ә бит бездә бүтәнчә:
— Бездә «Мәм-мәм!» — ди мәче.
Туктале, буталдым мин,
Нәрсәдер бутадым мин.
Әйдә, син, матур итеп,
Бир әле дөрес әйтеп!

 

Кояшны кочкан малай

Шатланып әни көлә,
Шатланып әти көлә! —
Кояшны кочардай булып,
Тәпиләп килә малай…

Әнисен кочкан малай,
Әтисен кочкан малай…
Ямь-яшел бәбкә үләнен
Учына кыскан малай!

«Ән-нә-нә» дигән була,
«Әт-тә-тә» дигән була…
Кояшка кулларын сузып,
Елмайган, көлгән була…

Төштә генә булса да
Кош булып очкан малай…
…Тәпи-тәпи атлап килә
Кояшны кочкан малай!

 

Хәерле иртә!

Әтәчтән дә иртәрәк
Уяндым мин, әлбәттә…
— Хәерле иртә, әннәм!
— Хәерле иртә, әттәм!

Үзем урын җыям мин,
Үзем юына алам…
— Хәерле иртә, әбкәм!
— Хәерле иртә, бабам!

Мәктәпкә үзем барам,
Калалар мине мактап…
— Хәерле иртә, апам!
— Хәерле иртә, мәктәп!

Комментарий язарга