Журнал «Безнең мирас»

"Буа эше"

Хәтер төпкелләреннән, тарих катламнарыннан, суд архивларыннан сафларыбызга бик таныш һәм таныш булмаган исемнәрнең – хаксызга рәнҗетелгәннәрнең исемнәре әйләнеп кайтуына шаһитбыз. Үлгәннәргә берни кирәкми, диләр. Килешмибез, дөрес әйтмиләр. Рәнҗетелгәннәрнең үзләренә, якыннарына, безгә, бездән соң киләчәк яшь алмашка аларның тапсыз исемнәре кирәк. Хакыйкатьнең юлы кайчак озын, бик озын була, әмма ул барыбер табылмыйча калмый – мәңгелек яшәеш шуны раслый.
« – Менжинский клубында хәрби трибунал. Өченче көнне «Буа эше»н караганнар.
– Әйе-әйе, ишеткән идем. Нәрсәдә гаеплиләр, кемнәрне?
– Кемнәрне булсын, Буа районын­ың барлык җитәкчеләрен. Райком секретарьларын, Башкарма комитет председателен һәм башкаларны. Барысы уналты кеше. Имеш, корткычлык оештырганнар. Кичә хөкем карары укылган.
– Аклаганнармы?
– Аклаганнар: унбишен атарга, бары редактор Яушевка гына унбиш ел төрмә.
– Булмас! – Алкин кычкырып җибәрде. – Булмас!»
Әлеге өзекне Ибраһим Са­ла­ховның «Колыма хикәяләре» исемле роман-хроникасыннан китердек.
Күпләрнең: «Ленинград эше» бар, «Хәр­биләр заговоры», «Врачлар эше» бар, ә менә «Буа эше» хакында тәүге ишетүебез, дип җилкә уйнату­лары ихтимал. Каһәрләнгән утыз җиденең көзендә бөтен республиканы шаулаткан вакыйганы белмәвебез һич тә гаҗәп түгел. Үткән юлыбызның караңгы бормаларын барларга, кайбер гаепсез рәнҗетелгән исемнәрне катлы-катлы ялган тузаннарыннан арындырырга ике дистә ел элегрәк кенә тотындык бит. Бөтенесе дә тарих дәреслегендәгечә шома гына булсачы, юк шул, хәвеф тулы битләрне, нигәдер, читләтеп узарга күнеккән идек.
Утыз җиденең башыннан дулкын арты дулкын төсендә республиканың төрле төбәкләрендә мәхкәмәләр уза башлый. Ул еллардагы архив кәгазьләрен, гәзит тегелмәләрен актарганда Кукмара МТСындагы, Заготзерноның Красновидово белән Тәтеш бүлекчәләрендәге, Балтач районының «Яңа көч» колхозындагы, Чистай районара бактерио­логия берләшмәсендәге «контрреволюцион корткычларны» хөкем иткән шау-шулы (республика матбугатында судлардан урнаштырылган тәфсилле язмалар, гаепләнүчеләрне хурлап уздырылган митинг-җыелышлар моңа ишарә) процессларга юлыгасың. «Авыл хуҗалыгында корткычлык эше партия аппаратына үтеп кергән контрреволюцион милләтчеләр – фашизм агентлары тарафыннан җитәкләнә», – диелә 1937 елның 11 июнендә булган Татарстан өлкә партконференциясендә ясалган хисап докладында. Татнаркомземда эшләүчеләр, Бондюгтагы химия заводына оялаган «япон-немец шпионнары һәм диверсантлары» өстендә болытлар куера башлый. Аннары чәнечкеле куллар Буаны капшарга тотына: ничек анда – бөтенесе дә тәртиптәме, абынучылар юкмы? Бар икән ләбаса, контралар да, белер-белмәс нотык сөйләүчеләр дә, корткычлык кылучылар да бар икән. «Буа эше» турында сөйләүне хөкем карарыннан башлыйк. «Кызыл Татарстан»ның 1937 ел 5 ноябрь санында басылган хәбәрдә мондый юллар бар: «Буа районында контрреволюцион троцкийчы-бухаринчы банда эше буенча хөкем карары. 4 ноябрьдә берничә сәгатьләр киңәшмә ясаганнан соң, Татарстан АССР Вер­ховный Судының махсус коллегиясе Буа районында контрреволюцион троцкийчы-бухаринчы банда эше буен­ча хөкем карары чыгарды. Татарс­тан АССР Верховный Судының махсус коллегиясе К.Г.Гафуровны, И.С.Гаринны, Г.В.Вәлиевны, Ә.С.Галимовны, М.Х.Җәмиловны, А.Б.Дружининны, М.Н.Поповны, Ә.З.Харисовны, А.С.Сәгыйдуллинны, Ф.И.Качалинны, С.А.Ширяевны, З.Җ.Шәрәфетдиновны иң югары җәзага – атарга, Я.Ш.Яу­шевны 15 елга төрмәгә ябарга һәм соңыннан 5 елга хокукыннан мәхрүм итәргә хөкем итте.
Хөкем карары катгый, жалоба бирергә мөмкин түгел».
Буа вакыйгасын ишетеп белүчеләрдә ниндидер аңлашылмаучылык калмасын өчен бернәрсәне ачыклап узыйк: мәхкәмәдә җәмгысе 21 кешенең эше каралып, Югары Судның махсус коллегиясе гаеплеләр эскәмиясендәге М.М.Фёдоров, А.Е.Миканов, Г.Вә­лиул­лин, А.И.Игнатьев, А.М.Батманов, В.А.Журавлёв эшен аерып каруны сорый. Ибраһим Салаховның алдарак китерелгән өзектәге санны да төзәтеп укырга кирәктер.
Гаепләү актының һәр җөмләсендә диярлек, «банда», «халык дошманнары», «корткычлар», «буржуаз мил­ләтчеләр», «сатлыкҗаннар» кебек күңел өшеткеч сүзләргә тап буласың. Нахак гаептән бүген дә күңел сызлый. Нинди «корткычлык» кылган соң буалылар, гаепләре «иң югары җәзалык» микәнни?
Җәй башында ВКП(б) әгъзалыгына кандидат Сабира Сәйфетдинованың туракланган гәүдәсе коеда табылгач, районда төрле имеш-мимешләр йөри башлый. «Кыят» совхозыннан өлкә оешмаларына юлланган шикаятьләр кызган табага май тамызгандай була.
Кем соң ул Сабира? Вәхшиләрчә кыланырлык нәрсә эшләгән?
Тормыш арбасына яшьли җигелеп, нужа шулпасын шактый татыган бу тәвәккәл кыз 1932-1934 елларда милиционер булып эшли. Шулчакта малкуар сәүдәгәрләрнең, ат каракларының, күмәк хуҗалыкка төрлечә аяк чалырга маташучыларның «тез асларына» нык сугып, районда хөрмәт-абруй яулый. Берчакны Сабираны райкомга чакырып алып болай диләр: «Сәүдәгә икейөзле мут кешеләр елышты, шулардан арынырга кирәк!» Карусыз активистка баш-аягы белән эшкә чума: кооперация җитәкчелеген аумакайлыгы өчен кискен тәнкыйтьли, дәүләт кесәсе белән үз кесәсен бутаучыларны кояш яктысына сөйрәп чыгара, авыллардан кайтып керми. Яныйлар, күп тапкырлар яныйлар Сабирага: «Тыел, сүзебезгә колак салмасаң, сиңа да авызлык табылыр», – диләр, тутык тавыш белән аулак җирдә туры китереп. Әйтеп-әйтеп тә тыңлата алмагач, 1937 елның 5 мартында мәкерле ниятләрен чынга ашыралар. Әйткәнебезчә, Сабира Сәйфетдинованың гәүдәсен тураклап, коега ташлыйлар. Баштарак берәү дә берни белми. Күпмедәндер шәһәрдә сәүдәгә оялаган койрык болгаучылар ярдәме белән мондыйрак хәбәр тарала: Сабира, янәсе, балага узган һәм шул хурлыктан халык күзенә күренергә ояла. 3 нче майда һич көтмәгәндә-уйламаганда юлыгалар аның гәүдәсенә. Берничә көннән партия райкомының «Милиция, прокуратура һәм НКВД органнарының ип. Сәйфетдинованы үтерүне тикшерү буенча эше турында»гы беренче карары чыга. Милиция органнарының, прокуратураның, НКВД район бүле­генең ВКП(б) членлыгына кандидатка кул күтәрүчеләрне эзләүдә бик акрын кыймылдаулары күрсәтелгән «райком карары, «бюрократик күз буяу» дип бәяләнеп, райком, райбашкарма җитәкчеләренә Сәйфетдинова өчен җавап бирергә туры киләчәк», шикелле сүзләр ишеттерә башлыйлар.
Районга бер-бер артлы төрле комиссияләр агыла. Аларның «эшкә» нинди күзлектән карап, ничек хисап бирүләрен күзаллау өчен Татарс­тан Республикасының Дәүләт үзәк архивыннан алынган шундый «до­ку­ментларның» берсе белән киңрәк танышу урынлы булыр. Русчадан тәрҗемә иткәндә шул чор теле, стиле сакланды.
Архив биргән белешмәгә караганда, документ партиянең өлкә комитеты тарафыннан әзерләнгән. Имзалар юк ителгән, текстның кайбер урыннары кисеп алынган.
«ВКП(б) өлкә комитетына доклад язмасы.ВКП(б) әгъзалыгына кандидат ип.Сәйфетдинованы үтерү эше буенча – Буа.
Буа эше буенча Хисамов, Лейбович һ.б. хәбәренә өстәмә рәвешендә, түбәндәгеләрне хәбәр итүне кирәк дип саныйм.
Без монда районның иң мөһим дәүләт, сәяси (астына сызылган) һәм уңайлык органнар (НКВД, прокуратура, милиция, МТС, «Кыят» совхозы, райпотребсоюз, заготзерно һ.б.) җитәкчелегенә үтеп кергән бандитлар, корткычларның оешкан шайкасы белән эш итәбез... Буа, элеккечә үк, сәүдә шәһәре булып тора, анда пролетар революциядән соң да берничә ел буена җитәкчелектә Бикташев һ.б. кебек фаш ителгән «халык дошманнары» торган, районның җитәкче органнарына аңлы рәвештә контрреволюцион эш алып бару өчен иң кулай материал буларак, чит, дошман, советка «каршы элементлар белән чүпләгәннәр».
Сагайтырга мәҗбүр итә бит әле бу: активистканы үтерәләр, ә җинаятьче табылмый, совхоздан, МТСтан, заготзернодан корткычлык эшләре турында сигналлар бар, райпотребсоюз кулак-акгвардиячеләр белән «тулган», «Яңа юл» район гәзите халыкның матди һәм хокукый хәле турында контрреволюцион рухтагы хәбәрләр баса, димәк ки, район җитәкчелеге бухаринчы фашис­тик банда кулына эләккән, дип уйларга җирлек бар. Берничә айдан нәкъ шундый фикергә киләләр дә. Дәүләт гаепләүчесе, хәрби прокурор Бондырь «Буа эше» каралган судта менә нинди гаеп ташлый:
– Тикшерү раслаганча, гаепләнү­челәр, Буа район җитәк­челегенә үтеп кереп, озак вакыт дәвамында колхозларны, МТС, совхозны, кооперация һәм дәүләт сәүдәсен таркатуга, хезмәт ияләренең материаль хәлен начарайтуга юнәлдерелгән җирәнгеч эш алып бардылар, партия һәм совет власте политикасын төрлечә бозып күрсәтергә маташтылар. Дошманның бу кабахәт, фәкыйрь өере үзалдына Совет иленең куәтен какшату бурычын куеп, СССРда капитализмны торгызырга маташты. Котырынган «халык дошманнары» – троцкийчылар, бухаринчылар, буржуаз милләтчеләр, совет халкына көчле нәфрәт саклап, социалистик дәүләткә каршы көрәштә теләсә-нинди алым һәм хәйләдән дә тартынмыйлар. Буадагы контрреволюцион оешма процессы моны ачык күрсәтә. Биредә «халык дошманнары»ның, фашист разведкасы агентларының чиркангыч өере үзенең корткычлык эшен күрәләтә ашлык черетү, терлекләрнең күпләп үлүен оештыру, тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын начар ремонтлау, район хезмәт ияләрен кирәкле товарлар белән тәэмин итүдә кыенлыклар тудыру юлы белән алып бара.
Дәлилләре кире каккысыз түгел, кагырга бик мөмкин, ә менә кемне ышандырырсың? Игътибар итик: гаепләү чыгышында бер процесстан икенчесенә күчеп йөреп, шомарып беткән игезәк сүзләр – банда, фашист агентлары, капитализмны торгызу. «Юләр сүзгә йөгән юк», дигәннәре шушы буладыр инде ул.
Утыз җиде-утыз сигезенче елларның фәлсәфәсе гади: «явыз банда» икән, аның тамырына балта чабарга кирәк. Озак уйлап торуның хаҗәте юк. Һәм балта уңга-сулга селтәнә башлый. Беренче булып аны НКВДның район бүлеге начальнигы А.П.Дружинин, милиция начальнигы Г.Вәлиуллин, прокурор М.Х.Җәмилов татый. Аларның 3 июльдә партиядән чыгарылып, озак­ламый кулга алынулары билгеле. Дружинин, бер яктан Сабира эшен тизләтмәве өчен гаепләнсә, икенче яктан, аңа «Кыят» совхозындагы, заготзерно, МТСтагы корткычлык турындагы сигналларны яшереп калуы, совхоз директоры Попов белән әшнәлектә торуы, «халык дошманнары»н фаш итүне тоткарлавы гаепкә куела.
Аннары башкаларга чират җитә.
Ул чакта ВКП(б)ның Буа райко­мы­ның беренче секретаре Кәбир Гафуровның хатыны Нәфисә Биктеева сөйләгәннәрдән (әңгәмә узган гасырның сиксәненче еллары уртасында язып алынган иде):
– Илле ел гомер узса да, утыз җиденең мәхшәр көннәрен соңгы сулышымача онытасым юк. Һич көтмәгәндә, тормыш караңгы бер көнгә әйләнде дә куйды. Кәбирне эшеннән алгач, әле партиядән чыгармаганнар иде, өч баланы ияртеп, Казанга сеңелләрнең болай да кечкенә фатирына килеп төштек. Берничә көннән җайланыр, дип уйладык. Кәбирем иртәгәсен өлкә комитетына эш сорарга барган җиреннән хәрбиләр белән әйләнеп кайтмасынмы?! Йөрәгем жу итеп куйды – сизенде күңелем. Бик тынгысыз көннәр иде бит. Чишәргә дә өлгермәгән төенчекләрдәге китапларны берәмтекләп актардылар. Бәхеткә, Буада ук байтак фоторәсемнәр белән кайбер китапларны яндырып килгән идек. «Киен!» – дип боердылар аннары. Хәрбинең: «Ременеңне калдыр, башка кирәкмәс ул», – дип әйткәнен дә хәтерлим. Аерылышканда Кәбир миңа таба каерылып:
– Нәфисә, күрәсең, ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыккан. Барыйм, төшендерим, бераздан әйләнеп кайтырмын. Тынычлыгыңны җуя күрмә, балаларны кара, – диде.
Кем белгән моның соңгы очрашу булуын! Кешегә күрсәтеп еларга да ярамый иде бит ул вакытта, бакчаның бер аулак почмагына сыенып: «Нинди хаксызлык соң бу, Ходаем!» – дип үксеп учыма еладым.
Сентябрьнең беренче атналарында «Буа эше» кузгатылып, районнан җитәкче урыннардагы 21 кешене «чүпләп», зинданга ябып куя­­­лар. Кемнәр алар, хаксызга рән­җе­телүчеләр? Бөтенесен үк түгел, алдарак телгә алынган хөкем карарындагы исемнәрне тагын бер кат, бу юлы ихтирам белән, күздән кичерик.
Кәбир Гафурович Гафуров. 1902 елда Татарстанның хәзерге Чүпрәле районында туган, ВКП(б) әгъзасы, партиянең Буа райкомының беренче секретаре.
Исмәгыйль Садретдинович Гарин. 1905 елда Саратов өлкәсендә туган, ВКП(б) әгъзасы, партиянең Буа райкомының икенче секретаре.
Гали Вәлиевич Вәлиев. 1896 елда Татарстанның Лаеш районында туган, ВКП(б) әгъзасы, Буа район Советы башкарма комитеты председателе.
Әхәт Сәлимович Галимов. 1898 елда Татарстанның Кама Тамагы районында туган, ВКП(б) әгъзасы, Дәүләт банкының Буа бүлекчәсе управляющие.
Мөхәммәт Хөснетдинович Җәмилов. 1895 елда Татарстанда туган, ВКП(б) әгъзасы, район прокуроры.
Александр Прокофьевич Дружинин. 1897 елда Мари АССРда туган, ВКП(б) әгъзасы, НКВДның Буа район бүлеге начальнигы.
Борһан Садретдинович Садретдинов. 1898 елда Татарстанның Буа районында туган, ВКП(б) әгъзасы, Буа райпотребсоюзы председателе.
Сәләх Шәрипович Сәмерханов. 1898 елда Татарстанның Буа районында туган, ВКП(б) әгъзасы, Буа горпосы председателе.
Михаил Николаевич Попов. 1903 елда Украинада туган, ВКП(б) әгъзасы, «Кыят» совхозы директоры.
Әхмәт Зарипович Харисов. 1900 елда Татарстанның Баулы районында туган, ВКП(б) әгъзасы, Буа МТСы директоры.
Асыл Сәгыйдуллович Сәгыйдуллин. 1903 елда Татарстанның Буа районында туган, ВКП(б) әгъзасы, Буа МТСының өлкән агрономы.
Фёдор Иванович Качалин. 1902 елда Татарстанның Биектау районында туган, ВКП(б) әгъзасы, Буа МТСының өлкән механигы.
Сергей Алексеевич Ширяев. 1905 елда Алексеевский районында туган, партиясез, Буа җир бүлегенең өлкән агрономы.
Зыятдин Җәләлетдинович Шәрә­фет­динов. 1903 елда Татарстан­ның Буа районында туган, ВКП(б) әгъзасы, Буа районы җир бүлеге мөдире.
Ясәви Шиһапович Яушев. 1895 елда Татарстанда туган, ВКП(б) әгъзасы, «Яңа юл» район газетасы редакторы.
...Революция эшен дәвам иттерүне тормыш кыйбласына, халык хакына фидакярлекне иманына әйләндергән Кәбир Гафуровны ничек итеп «халык дошманы», икейөзле агент рәвешендә күз алдына китерергә мөмкин?!
Акылга-аңга сыймаслык уйдырма лабаса бу! Әтисе Гафур, башка ир туганнары, шахтада эшләп, тормышларын берникадәр җайга салган кешеләр. Кәбир үзе дә татый бу хезмәтне. Донбассның Макеевка шахталарында үз-үзен аямыйча күмер чаба. Шуннан солдатка алына. Хәрби срогын тутыргач, Казанга кайтып, рабфакта укый башлый. Аны тәмамлагач, энергетика институтына керә. Укыган җиреннән яңа оешкан Сарман МТСына политбүлек начальнигы итеп җибәрәләр. Соңрак – Азнакай районында МТС директоры, аннары Буада – райком секретаре.
Кәбир Гафуров судка кадәр дә, судта да үзенә ташланган нахак гаепне танымый. Секретарь күңеленә ук булып кадалган: «Туры җавап бир: сатылдыңмы?» – дигән һәр сорауны:
– Беркайчан да үз халкымның дош­маны булмадым. Гаеп ташлыйсыгыз килсә, башка сүзләр табыгыз, комнан бау ишеп маташмагыз! Ялган бу! – дип җаваплый.
Кем белә, каршы агачка – каты чөй дип, Кәбир Гафуровка бәлки бу сүзләре өчен әллә ниләр кичерергә туры килгәндер?
Агриппина Григорьевна Хмелёва сөйләгәннәрдән:
– Ул чакта партия райкомында техник секретарь идем. Суд барган бинага аларны ничек алып килүләрен, сакал-мыек баскан йөзләрен яхшы хәтерлим. «Контрреволюцион өер», «фашист агентлары» кебек куркыныч сүзләр байтак кешеләрнең аңын томаласа да, гаепләнүчеләрне якыннан белгәннәр күңелләре белән алар яклы булып, һаман көрсенеп-уфтанып утырды. Чая сүзле Гафуров сөйли башлагач, соңрак Дружинин да кабатлады аны, залдагыларның кайберләре еларга тотына. Соңгы сүзен ул:
– Күрерсез, тарих безне аклаячак, – дип тәмамлады.
Судтан соң бөтенесен «кара фур­гон»га төяп киттеләр, соңгы күрүебез шунда булды».
Гафуровны авылдан китеп кәсеп иткән шахтёр малае, дидек. Хәер, аларның кайсы алпавыт яисә сәүдәгәр малае соң? Исмәгыйль Гаринмы? Әллә Гали Вәлиевме? Очын-очка көчкә ялгап килгән игенче гаиләсеннән чыккан Гали Вәлиевкә тагылган «контра» дигән кара мөһер – һич ышандырмый.
Тагын бернәрсә. Судта гаепләнү­челәрнең тормыш юлы, чыгышы, уртак эш өчен көн-төн чабулары хакында ник бер кәлимә әйтелсен. Ләм-мим. Әйтерсең лә, аларның үткәне булмаган. Судны алып баручыларның – ә аңа Татарстанның Верховный Суды председателе Сәгыйтов рәислек итә – бар белгәне: «НКВД органнарында районда корткычлык эше җәелдерүегез хакында сигналлар бар. Һәм аларның күбесе расланды. Димәк ки, сез – хыянәтчеләр, контрреволюционерлар». Дәүләт гаепләүчесе – Татарстан про­курорының өлкән ярдәмчесе Галиев судның соңгы көнендә болай ди:
– Буржуаз милләтчеләр группасы­ның эше тугыз көн буена җентекләп тикшерелде. Мин бөтен кискенлеге белән шуны әйтергә тиешмен, аларның гаепләрен йомшартырлык бер генә дәлил дә юк.
Ышансаң, ышан, ышанмасаң, юк. Шуның белән вәссәлам!
Яшермибез, судтагы гаепләү сүзендә китерелгән кайбер җитешсезлекләр дә булгандыр. «Кыят» совхозы басуларында бәрәңге дә алынып бетмичә калгандыр, начар ремонтлау сәбәпле туктап калган тракторлар да булгандыр. «Сабира эше»нең озакка сузылуы (сүз уңаенда сүз: аңа кул күтәрүчеләр тиешле җәзаларын алалар) да борчу уятмыйча калмагандыр, ләкин бит боларны аңлы төстә эшләнгән корткычлык, дип бәяләргә һичнинди җирлек юк. «Фашистик өер» капитализмга җан өрергә, аны торгызырга маташкан икән! Ихлас менә, башка сыймаслык гаеп.
Суд карары 4 ноябрьдә укыла (процесс 21 октябрьдән дәвам итә). Суд рәисе РСФСР җинаятьләр кодексының 58 нче статьясының җиденче, сигезенче, унберенче пунктлары нигезендә ундүрт гаепләнүченең иң югары җәзага – атып үтерүгә, ә берсенең унбиш елга барча хокуклардан мәхрүм ителүе турында хөкем карарын укый.
Ә ике көннән октябрь револю­ция­сенең егерме еллыгы билгеләп үтеләчәк. Олы тантана Бөек Октябрьгә егерме яшь тулу бусагасында революция варисларына чыгарылган нахак хөкем – еллар узып та гафу ителмәслек җинаять.
Нәфисә Биктеева сөйләгәннәрдән:
– Суд булып, хөкем карары игълан ителгәч, сеңлемнең ирен – Казанның 12 нче мәктәбендә математика укыткан Нур Гыймадиевны эшеннән алдылар. Баҗаең, янәсе, «халык дошманы». Беркөнне сеңлем күз яшенә буыла-буыла: «Апа, китегез инде, безнең дә канатны кисүләре бар бит», – дип ялварды. Кемгә барып сыенырга? Балаларны ияртеп вокзалга чыгып киттем. Аска гәҗит җәеп бер төнне ничек кирәк алай уздырдык. Башка әмәл калмагач, Кәбирнең Иске Задурдагы (Чүпрәле районы – авт.) абыйсына телеграмма суктым. Өендә өреп очырырлык ризык заты, сыеры булмаса да, рәхмәт үзенә, биш баласы өстенә безне дә сыендырды. Кеше бөтенесенә күнегә икән: яхшының – яхшылыгына, яманның – яманлыгына.
...РСФСР Верховный Судының 1956 ел 2 апрель карары белән Татарстан АССР Верховный Судының 1937 ел 21 октябрь-4 ноябрьдә Буадагы процесста чыгарылган хөкем карары кире кагыла.
Кайчандыр суд эскәмиясендә утырган гаепләнүчеләр бүген хөкемдар булып, гомерләрен вакытсыз өзүчеләргә үзләре хөкем укыйлар. Исемнәрен кара таплардан юып, Вакыт Галиҗәнаплары гаепсез рәнҗетелгәннәрне – Туфан яз­ган «киек казлар»ны – яңадан арабызга кайтарды.

Теги: Ислам Әхмәтҗанов Әмир Камалов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру