Өч минуттан аерылышканнар…

Күвәйттә тарихка кереп калырдай хәл була. Рәсми рәвештә өйләнешкән бер пар, балдаклар алмашып, өч минут узгач та аерылганнар.

Балдаклар алмашып, ир белән хатын итеп игълан ителгәч, килен урыныннан кузгала башлый һәм абынып егыла. Кияү балакай нигәдер аннан көлә башлый. Болай да борчылуыннан ни эшләргә белмәгән кыз җенләнә башлый, күз яшьләренә тыгыла һәм шунда ук, беркая да китмичә аеруларын таләп итә. Әлеге генә аларны кавыштырган зат егет белән кызны аерып та җибәрә.

Комментарий язарга