Болгар. Көнчыгыш төрбә

Көнчыгыш төрбә (Никола чиркәве) ак таштан, урта гасыр көнчыгыш мөселман төрбәләре тибында – чыгарылма порталлы итеп төзелгән. XIY гасырның 30 нчы елларында корылган. Эчке өлешендә ярымсфера рәвешендәге гөмбәзе бар. Диварның периметры буенча билгеле бер урыннарына балчык савытлар уелган.Портал уемы тоташтырылган керү өлеше көньякка юнәлтелгән. Бинаның турыпочмаклы формасы кыйшату нәтиҗәсендә салмак кына сигез кырлы рәвешкә күчә. Туф кирпечләрдән төзелгән ярымсфералы гөмбәз яхшы сакланган.

Күләм-план төзелмәсе буенча Көн­чыгыш төрбә – Урта Азия төр­бәләренә, ә төзелеш материаллары, техник алымнар һәм деталь формасы буенча Кавказ арты һәм Кырым төрбәләренә охшаш.

1712-1735 елларда, Болгар шәһәрлеге тер­риториясендә Успение монастыре бул­­ган чорда, Көнчыгыш төрбә пра­вос­­лавие храмына әйләндерелә. Бу та­ри­хи ядкяр археологлар тарафыннан 1964-1966 елларда һәм 1991 елда тик­ше­­релгән. Биредә Алтын Урда чорына караган агач һәм таш төрбәләрнең җи­­десенең сакланып калган өлешләре чис­тартылган, кайберләрендә күмелгән ке­шеләрнең сөякләре табылган. Рес­тав­­рация эшләре 1967-1968 елларда үт­кәрелгән, ә 2011-2012 елларда төр­бә­­нең нигезен ныгыту, уратма гале­рея­ны урнаштыру буенча ашыгыч тө­зекләндерү-коткару эшләре башкарылды. Төрбәнең эчке һәм тышкы диварлары махсус эретмәләр белән эш­кәртелде, нигезе төзекләндерелде. Объект музейлаштырылды – анда муль­­­тимедиа экзпозициясе булдырылды.

Комментарий язарга