Тәҗрибә “куяны”

Җәләйнең хатыны өйне косметика белән тутырды. Дезодорант, иннек, сөрмә, крем, шампунь кебек әйберләр, юыну бүлмәсе, өстәл һәм шүрлекләргә генә сыймыйча, тәрәзә төпләренә дә менеп кунакларды.
“Мөгаен, бай сөйгән яр тапкандыр”. Җәләйнең башына килгән беренче уй шул булды. Беркөнне, шактый кызмача кайтып, хатынына ябырылды ул:

Пикапер

Алинә искиткеч егет белән танышты. Ул төс-кыяфәте, килеш-килбәте, киеме дисеңме – койган да куйган кино герое инде менә. Русланның белмәгән нәрсәсе юк, сәгатьләр буе авызына каратып тота ала. Гаҗәеп игътибарлы, кагыртучан да үзе. Югыйсә аңа йә кулдан да тотарга курыккан мокыт, яисә ярата белмәсә дә ботларына күзләрен майландырган “үгез” генә очрый иде.

Нишләргә икән?

Соңгы вакытларда үзендә картаю галәмәтләре сизә башлады Вәли. Көндезләрен генә түгел, төннәрен дә… Эштә өйрәнелгән анысы, гадәттәгечә көйле генә бара. Әле бит аның төннәрен көчле зат бурычын үтәү дигәннәре дә бар! Менә анысында сынаткалый шул.

Альфонс

Гөлфинә йортына бәхет үз аягы белән килеп керде. Бәхет дигәне – ир заты инде. Үзе яшь, чибәр. Инде кырыкка җитеп килсә дә, чын-чынлап гашыйк булды ул аңа.
Дөрес, мәче кебек теләгән вакытта чыгып китә, кайта анысы. Һөнәре буенча эш эзләп йөри икән, югары белеме бар.

Яңгыр боткасы

Агроферма җитәкчесе Люкс Артуров, ай буе яңгыр яумагач, яңгыр боткасы ясап карарга булды. Югыйсә, әллә нәрсә булды шунда: тирә-як авылларда яшенле яңгыр коеп явып үтә, ә аларда, тамса шул берничә тамчы гына тама.

Фэн-шуйлы тормыш

Вәлинең хатыны фэн-шуй белән мавыга башлады. Беренче эш итеп, фатирны аквариум һәм фонтаннар белән тутырды ул. Имеш, фэн-шуй кытайчадан җил һәм су дигәнне аңлата. Аннары, җил үтәли йөрсен, дип, ишек-тәрәзәләрне киереп ачты.