Барыбер безнең файдага!
Безнең халык тормышның караңгы якларын гына күрә ул. Имеш, тегесе тегеләй, монысы болай түгел…Алайга китсә, Айның да күләгәле ягы бар. Ә анда нәрсә булмас дисең?! Уфологлар ул ягында чит планетаныкыларның космик базасы урнашкан диләр. Безне күзәтеп аргач, шунда кайтып ял итәләр икән.