Ләбиб Лерон: «Күләгәдә бармак пешә!»

Пандемия вакытында хаҗ кылуны туктатып торганнар иде. Быел йөздән артык Татарстан кешесенә изге сәфәргә чыгарга насыйп булды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин да хаҗ кылучылар арасында.

Минада тормыш кайный!

«Безнең мирас»ның баш мөхәррире Ләбиб Лерон редакция белән элемтәгә чыгып, сәфәр барышы турында сөйләп алды:

— Без хәзер Мина дигән җирдә, Мәккәдән ерак түгел. Шәйтаннарны таш атып куа торган Гарәфәт тавы үзәнендә урнашкан ул. Мина җирлегендә 100 меңнән артык чатыр бар, анда 3 миллион тирәсе кеше урнаша ала. Без Татарстанга бүленеп бирелгән палаткаларга урнаштык, мин үземчә аны тыкрык дип атыйм. 

Монда тормыш кайный! Мәчетләр дә бар. Хәзергә палаткалардан бик чыгып йөргән юк анысы, эссе. Ир-атлар бертуктаусыз нәрсәдер ташый, чүптән чистартып йөрүчеләр дә бар. Теләгән нәрсәнең барысы да якында гына. Тыкрык кебек җирләрдә чәйләр куелган. Кирәк кеше су эчә, салкыны да, җылысы да җитәрлек. Суыткычларда судан кала лимон соклары да бар.

Ләбиб Лерон «тыкрыгы»

Ашау мәсьәләсенә килгәндә, барып җитүгә коры паёк тараттылар. Кайнар ашы да бар иде. Чәен алып керәбез, палаткада да кайнатып алабыз: үзем белән телефонны заряжать итәргә җайлы булсын, дип озынайткыч (удлинитель), переходниклар алган идем…

Монда бик кызу. Күләгәдә басып торып телефонга аудиохәбәр яздырган арада бармак пешә!

Күрше палаткада мөфти хәзрәтләре Камил Сәмигуллин яши. Хәзерге вакытта үзләрендә вәгазь сөйли, безгә хәтле ишетелеп тора. Кереп, фото-видеога да төшереп чыктым әле.

Хатын-кызлар да, ир-атлар да ап-ак киемнән монда. Әлбәттә, кара киемнән йөрүчеләр дә бар, ләкин күбесе актан — күркәм күренеш!

Күпләр мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазен тыңларга җыелган

Менә шундый хәлләр. Алла боерса, хаҗ гамәлләрен кылып, гөнаһларыбыздан арынырга язсын.

Редакциядән: Исламда матди хәле яхшы булган һәрбер мөселманның гомерендә бер тапкыр хаҗга баруы фарыз кылынган, ягъни бу вазифа мөселманнар өчен диннең биш баганасыннан берсе.

Ләбиб Лерон фотолары

, ,

Сәйдәшнең беренче мәхәббәте

Ихтимал, татар әдәбияты белән күпмедер таныш кеше Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» исемле әсәрен, укып ук булмаса да, һичьюгы, ишетеп беләдер. Бер көн туып, икенче көнне үләргә мәҗбүр күбәләктәй, бик кыска гомер эчендә җилпенеп, канат очларындагы ялтыравыклы бәхет тузанын кагып өлгерергә ашыккан Салих Сәйдәшев (әле яшь музыкант, мөгаллим генә) белән Гөләндәм Солтанованың (сәүдәгәр кызы) мәхәббәт тарихы бу.Кызыклы сюжетка корылган бәянның башыннан алып ахырына кадәр әдәби каһарманнар белән бергә яратып, куркып, борчылып утырсаң да, әсәрнең иң зур интригасы барыбер ахырга кала…

Йолдыз (юмористик хикәя)

Салиханың җырчы буласы килә иде. Җырчының да ниндие әле – йолдыз. Әмма йолдыз булам дип сәхнәгә атылып чыгып булмый бит инде.

Чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга, дигәндәй, чарасы да табылды тагын: ахирәтенең дус кызының дусты җырчы икән ләбаса. Телефон аша сөйләшеп, очрашырга да сүз куештылар. Очрашуга ахирәтенең дустының дусты Венера белән китте.

Сибгат Хәким вафаты (1911-1986)

1986 елның җәендә Сибгат ага Хәкимгә беренчеләрдән булып «Татарстанның халык шагыйре» дигән исем бирелде. Бу вакытта әдип хастаханәдә иде. Үз хәле хәл булган олпат

Син миңа хатының кем икәнен әйт… Зарифизмнар

«Татлы җәй», «Мин көтәрмен сине», «Пар дулкын», «Чишмә» һәм башка китаплар авторы, журналыбызның баш мөхәррир урынбасары Фирдәвес Зариф менә шундый гыйбарәләр тәкъдим итә.

Таллинга сәфәр яки Гаффар сувениры

1989 елның декабрь ахырында Эстониядә татар әдәбияты көннәре булып узды. Ул вакытта Язучылар берлеге рәисе Ринат Мөхәммәдиев иде. Аның җитәкчелегендә, үзен дә

Холык киләчәккә йогынты ясыймы?

 Холык-табигатьне фәл­сәфи яктан кеше рухының, кеше күңеленең ике төп сыйфатының берсе була­рак билгелиләр. Рухның икенче төп сыйфаты – акыл. Нәкъ менә шушы ике сыйфатның