Журнал «Безнең мирас»

“Безнең мирас”ны яратыйк!

“Безнең мирас”ка – 25 яшь. Чирек гасыр үтеп тә киткән. Бу дәвер эчендә күп әйберләр үзгәрде, журналның хәтта исеме дә алышында, әмма аның асылы сакланып калды. “Безнең мирас” журналы татар халкына, Татарстан Республикасына хезмәт итә. 1990 елларда оешкан журнал бүген дә актуальлеген югалтмый.
Бу журналда Төрки каганлыгы, ислам дине, Болгарстан, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм татар халкының урыс дәүләтендәге, советлар чорындагы язмышы, хәзерге тормыш яктыртыла, авыллар тарихына игътибар ителә. Татарны авыл милләте дип тә әйтергә була, чөнки XVI гасырдан соң безнең яшәешебез, гореф-гадәтләребез нигездә авылларда – Казан арты, Тау ягы, Каманың аръягында сакланган. Башкортстан, Урал буе һәм Евразиянең башка төбәкләрендә дә бай мирасыбыз бар. Журнал татарның Идел-Урал буена, читтә яшәгән урыннарына һәрдаим игътибар итеп, мәкаләләр чыгарып тора. Татарстан галимнәре, Бөтендөнья татар конгрессы белән берләшеп, авыллар тарихын өйрәнә башлады. Бу эштә дә “Безнең мирас” журналының өлеше гаять зур, аның сәхифәләрендә шул уңайдан оештырылган конференцияләр, “түгәрәк өстәл”ләрдә яңгыраган чыгышлар, мәкаләләр даими басыла.


Журнал хезмәткәрләрен, укучыларын 25 еллык бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйм. Алга таба да бергә булыйк, мирасыбызны өйрәник, журналга язылыйк, “Безнең мирас”ны яратыйк!


Теги: Альберт Борһанов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру