Журнал «Безнең мирас»

Беренче адымнар.1954

Беренче адымнар
Илгиз нинди үскән бала
Үзе торып баса ала!
Батыраеп атлап китә,
Аяклары “тып-тып” итә.
Әй күңелле була аңа!
“Тәпи йөрим!” дип куана.
Абыем дәрес хәзерли
Әби дәшеп бүлдерде
Кызып барган уенны:
“Чү! Шаулама, балакай,
Курчагыңны куй инде”.
Юк, шауламыйм,
Курчагым,
Тыныч кына ят син дә.
Абый эшләп бетерсен
Биремнәрнең барсын да.
Хәзерләсә дәресен,
Иркенләп,тыныч калып,
Сөенеп кайта мәктәптән
“Бишле “ билгесе алып.
Мин йөгерәм каршына,
Күтәреп алсын диеп;
Иңбашына ул күтәрә
Иркәли мине сөеп.
Ә ял иткән чагында
Тагын чакыра янына.
Әй шаярам, уйныйм мин,
Утырып аның алдына.
Ләкин хәзер борчымыйм:
Вакыты бар һәр эшнең.
Тынычланып, абыем
Хәзерләсен дәресен.
Минем әнием – тегүче
Өстемдәге күлмәгемә
Күпләр карый сокланып.
“Кем текте?”- дип, кайберләре
Сорап куя, тукталып.
“Әнием,- дим,- әнием минем-
Фабрикада тегүче”.
Бер мин генә түгел әле
Ул теккәнне киюче.
Сәкинәнең ак кофтасы
Узган әни кулыннан.
Алган көнне күреп калдым:
Бер үк номер сугылган.
Сәйфи бабай:”Бу пиджагым
Синең әнкәң эше,-ди,-
Булыр микән ул теккәнне
Яратмаган кеше”,-ди.
Мактанчык Ильяс
Ильяс беркөн мактана:
Кулъяулыгым ефәк,-ди,-
Күрсәтермен сезгә дә,
Андый яулык сирәк”,-ди.
Тыңлап торган иптәше,
Түзмичә бу сүзенә,
Якын килеп, Ильясның
Туры әйтте йөзенә:
“Кулъяулыгым бар, дисең,
Ник кесәңдә йөртмисең?
Борын астың юп-юеш,
Нигә шуны сөртмисең?”
Алмаз- шофер
Әйберләрен Алмаз җыйды да,
Машинасын көйләп куйды да,
Кабинага кереп утырды,
Җайлап кына рульгә тотынды.
Машинасы җиңел тирбәлә.
Нәни Алмаз җырлап җибәрә:
Мин юллардан узам гөрләп...
Шофер булу минем теләк!
Монтер
Ут сүнде...
Кинәт өйне
Караңгылык каплады.
“Куркам, куркам, куркам!”-дип
Энем елый башлады.
Юаткалыйм үзен мин:
“Менә килер, монтер, дим.
Ул төзәткәч, лампочка
Яктырак та балкыр,дим”.
“Ә ничек итеп соң ул
Электрны төзәтә?
Нинди була монтер?”- дип,
Энем сорап йөдәтә.
Әни кайтты. Янында
Монтер абый күренә,
Ыргакларын күтәргән,
Чылбыр буган биленә.
- Абый, абый, ни булган?
- Ике чыбык кушылган,
Ә электр агымы
Узмый тора шушыннан.
Абый: “Булды”-диюгә,
Бар өй эче нурланды
“Менә икән ул монтер ! ”-
Дип, энем дә куанды.
Исле сабын
Иртә белән торам да
Бик әйбәтләп юынам,
Ап-ак булып күперә.
Исле сабын кулымда.
Мондый яхшы сабынны
Кемнәр ясыйлар икән?
Исле сабын ясаучылар
Кайда яшиләр икән?
Миңа җавап кайтара
Әнием шулай менә:
“Сабын ясаучы апаң
Яши күршедә генә.
Ул эшләгән сабыннар
Тәмле хуш ис тарата.
Шуңа күрә дә аны
Кешеләр бик ярата.”
Яңа күлмәк
Зөлфиянең күлмәге-
Әнисенең бүләге;
Нинди матур бизәкле,-
Әй күр әле, күр әле!
Иренми ул сеңелесен
Тирбәтергә, карарга.
Шуның өчен әнисе
Бүләк алган аңарга.
Җиләк пеште
Җиләк пеште, җиләк пеште
Безнең бакчада!
Күңел рәхәтләнеп китә
Күргән чакларда.
Кирәк түгел бал, шикәрең:
Шулкадәр татлы!
“Нилектән, дим, әби, җиләк
Тәмле бу хәтле?”
“Үстергән, караган чакта
Булыштың миңа,
Татлы булып өлгерделәр
Җиләкләр шуңа”.
Эчтәлек
Беренче адымнар----------------3
Абыем дәрес хәзерли-----------4
Минем әнием- тегүче-------------6
Мактанчык Ильяс------------------8
Алмаз- шофер------------------------9
Монтер----------------------------------10
Исле сабын---------------------------------12
Яңа күлмәк-----------------------------------13
Җиләк пеште---------------------------------14

Кариев Анас Кариевич.
Первые шаги
(стихи)
( на татарском языке)
Техник редакторы Р.С.Нәбиуллина
Художество редакторы Э.Е, Дьячкова
Корректоры М.И. Гимадетдинова
Наборга бирелде 10/VI-1954 ел. Басарга кул куелды 5/VII-1954 ел. ПФ 27 403.Кәгазь форматы 70/\ 92. Учет-изд.0,58 табак. Басма табак 1,0 ( 1,17). Табакта 68.100 хәреф. Заказ № 0219. Тираж 10.000. Бәясе 25 тиен.
ТАССР Культура Министрлыгының Татполиграф типографиясе.
Казан. Миславский ур., йорт № 9.

Теги: Әнәс Кари Яңалыклар Балалар шагыйре Әнәс Кариның тууына 95 ел

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру