Белинский Виссарион

Белинский Виссарион Григорьевич (1811-1848), урыс фикер иясе, язучы, тәнкыйтьче, публицист. Тукай аның турында Уральскида, урыс сыйныфында укыган чакта ук ишетсә дә, әдәби-эстетик һәм иҗтимагый карашларыннан хәбәрдар булмаган, күрәсең.Гыйльметдин Шәрәф истәлегеннән күренгәнчә, Казанга килгәч, ул шәһәрдәге урыс уку йортларында укыган яисә шундый уку йортларына керергә омтылган, урыс әдәбиятын яхшы гына белгән татар егетләренең Белинскийны (ягъни, заманында Пушкинны тәнкыйтьләгән кешене!) гаепләп сөйләүләренә, аны Писарев белән чагыштырып бәхәсләшүләренә тап була һәм башта үзен бу даирәдә уңайсыз хис итә («сахра малае» кебек тоя). Ләкин бераздан аларның мәгълүматлары әллә ни тирән булмавына төшенә («Алар минем алда учительдән алып кайткан шул көндәге сабакларын сөйләшеп йөргәннәр икән»).

Белинскийның (шулай ук Чернышевский, Добролюбов, Писаревларның) «Тукайга идея тәэсире булганлыгы» турында беренче мәртәбә И.Г.Пехтелев яза. И.Нуруллин фикеренчә, Тукай Уральскида чакта әле аларны укымаган. Аңа бөек урыс тәнкыйтьчеләренең әсәрләре белән Казанда гына «теге яки бу дәрәҗәдә танышырга» туры килгән. И.Нуруллин Белинский нигезләгән эстетик мәсьәләләр (реализм, халыкчанлык, әдәбиятның иҗтимагый роле, тәнкыйть принциплары) Тукайга зур йогынты ясаган, әдәби-эстетик карашлары тәмам формалашуга әһәмиятле роль уйнаган, дип саный.

 

Комментарий язарга