Журнал «Безнең мирас»

Бабам истәлекләреннән

Сугыш... Күпме кеше яу кырларында газиз башларын салды, дөньяның бөтен рәхәтен татырга да өлгерә алмыйча җир куенына керде. Ә бит алар меңләгән аналарның күз карасыдай саклап, кадерләп үстергән газиз балалары иде. Тормышының бөтен матурлыгы, яме булган сөекле баласын югалту ана күңелен нинди газапларга дучар итүен, утка салуын күз алдына китерүе авыр тугел. Бу - гомерлек кайгы, йөрәк ярасы. Ә яраткан ирләрен югалткан хатыннар, әтисез калган нәни сабыйлар?
Балалар... Алар да нәкъ нәфис, назлы чәчәкләр кебек, һәрвакыт яклауга, сөюгә, ата-ана назына мохтаҗ. Ә сугыш башлангач, күпме бала әтисез, яклаучысыз, терәксез калды. Авыр чакларда сыеныр, төпле киңәш бирер кешең дә булмагач, ничек яшәргә кирәк? Яшәү һәм Үлем- бөек төшенчәләр. Алар арасында кискен көрәш бара. Ләкин Яшәү җиңәчәк! Чөнки милләтләребезнең горур уллары җиңүгә зур өмет белән, үлемнән өстен чыганакларына ышанып көрәштеләр. Ятимлек- бу чор балаларының үзәгенә үткәне. Минем Якут әбием сугыш башланганда аяксыздан кулсыз, 4 кечкенә бала белән кала. Иң кечкенәсенәсенә -1 ай. Күп тә үтми шушы кайгыны баштан үткәрергә, башкалар белән беррәттән авыр тормыш юлын үз җилкәсенә алырга туры килә эбиемә. Салкын сугыш җилләре Заһитов Фоат бабамнар өенең түренә менеп төпләнә. Минем бабам - Якут әбиемнең өченче улы. Сугыш башланганда 3 яшьлек булып калган . Бүгенгесе көндә төпчек улы (минем әтием гаиләсендә) Ришат һәм килене тәрбиясендә, оныклары белән гөрләшеп, тормыш кадерен белеп яшәп ята.
Мин – сугыш чоры баласы түгел. 35 яшендә 4 баласын калдырып, сугышка чыгып китеп, Җиңү шатлыгын күрү бәхетенә ирешкән һәм исән-имин туган якларына әйләнеп кайтып тормыш корган Зәйнулла бабамның улы Фоат бабамнаң оныгы- Алсу.Тугызынчы сыйныфта бишлегә генә укыйм. Бу истәлек бабам сөйләгәннән түкми чәчми язылып алынды.
...”Безнең балачак еллары кырыс һәм вәхшәтле сугыш елларына туры килде - дип сүзен башлады. Сугыш башланганда мин 3 яшьлек идем. Ул афәтле сугыш елларын яңадан күрергә язмасын.Әтинең сугышка киткәнен мин хәтерләмим. Сәке тулы 4 бала мескен ӘНИ тәрбиясендә калдык. Күп тә үтмәде ачлык башланды. Бәрәңге үстереп налогны түли идек. Бер сыер бар иде, аның бер грамм сөтен калдырмыйча, әни дәүләткә тапшырып барды. Ач утырсак утырдык, бәрәңгене язгы чәчүлеккә әни барыбер саклады. Җәйгә чыксак ,тамаклар тук була. Урамда кычыткан заты калмады. Урманнарга, җыелып, бәбәк, балтырган җыярга чыга идек . Үзебез файдага ярый башланганчы ИПИ заты күрмәдек.Урманга утынга барарга ярамый, урман хуҗалары кертми. Кышка керсәк кайгы иде инде. Өскә кияргә юк. Булган киемне дә алмаш-тилмәш кия идек . Пичкә ягар өчен, аякларга чүпрәк урап, басуга салам эзләргә чыгып китә идек. Зират читәннәре ягылып бетте, беребездән кача-кача төнлә ташый идек. Җитмәсә өйләрне кандала, таракан басты. Ничек исән калганбыздыр, аны сөйли башласаң, бер китап язарлык.
Иң куанычлы көн җитте. 1945 елда өзелеп көткән ӘТИ кайтты. Кайткач, бер ел да тормады 1 кашык арыш урлаган дип, яла ягып, әтине 8 елга төрмәгә утырттылар. Мин 3 класста укыганда көтү көтә башладым. Ул елны әз-мәз булса да тамак туя иде. Бала кешесе булгач, кешеләр кызганып та ризык биргәлиләр иде. Күрше авылга барып хәер сорашкан вакытлар да булды. Шуннан әнинең кул арасына үзебез керә башладык. Әни иртәдән кичкә кадәр эштә. Ул бары тик 2-3 сәгать кенә йоклый иде. Матчада чыбык торды һәрвакыт. Барыбыз да малайлар идек, әни ничек тыңлатырга белми иде. Әни эшкә төшеп киткәч, талчыбыкны матчадан сикереп алып, аны сындырып, тураклап бетерәбез. Кыш көне әни өстән бикләп китә. Безгә мәктәптә уку кайгысы түгел, ничек тә булса кышны исән калу иде. Хәзерге яшьләр без күргәннәрне күрмәсеннәр бер үк. Илләр генә тыныч булсын. Тамагыгыз тук, өстегез бөтен, кадерен белеп кенә яшәгез. Хәзер яшьләр тәртипсез, эчәләр, тарталар, тиз җинаятчелеккә тартылалар. Әти- әни җилкәсенә салынып яталар, киләчәк турында уйлаучы юк. Эх балалар!!! Ата- аналарыгызга ышанычлы, игелекле, миһербанлы балалар булып үссәгез иде! Бар теләгем шул гына!!!”
Җитмеш алтыяшьлек бабам бу истәлекләрне тыныч кына сөйли алмый. Яры баскан күзләреннән тозлы күз яшьләре йөзендәге буразна кебек тирән җыерчыклары өстеннән берәм-берәм коелып торалар.Ә ул аларны тамырлары өскә калкып торган, бер тотам ите калмаган бармаклары белән кыенсынып кына сөртеп ала.
Утлы еллар һаман саен артта кала бара. 9 май- бүгенге буын өчен шау чәчәкле, шат җырлы, күкрәкләре орден- медальләр тулы чал чәчле ветераннар бәйрәме, яз бәйрәме. Кайчандыр бу егет- кызлар дошманга каршы илебез азатлыгы, тынычлыгы өчен җаннарын аямый көрәшкән, утлар- сулар кичкән, көнне- төнгә ялгап тылда фидакрь хезмәт куйган. Алар кичергәннәрне сүз белән сөйләп, кәгазьгә язып кына бетерерлек түгел! Бүген ветераннар күзләрендә олы югалтулар бәрабәренә яулап алынган куанычлы җиңү яше. Сугыш аһәңе әле тиз генә тынмас, ул әтисез үскән ятимнәр сагышы, җимерелгән күпме язмышлар үкенечле булып озакка сузылыр. Әлеге дәһшәтле сугышны онытырга бик теләсәк тә, яуда гомерлеккә башларын салган әтиләр, бабайлар хакын мәңге онытмаска бурычлыбыз. Ул әле исән калган сугыш һәм тыл ветераннарына да тән һәм җан ярасы булып сулкылдап искә төшереп торачак. Барлык батырлыкларыгызга, түземлелегегез, сабырлыгыгыз алдындазур рәхмәт хисләре белән баш иябез.
Бабам! Син бүген иң олы хөрмәткә лаек. Җылы сүзләребез,игътибарыбыз йөрәгеңә тулган сагышны бераз таратса, кайгыларыңны җиңеләйтсә иде. Кызың, Алсу.
Загитова Алсу Ришат Кызы, Азнакай районы Әлкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе 9 нчы сыйныф укучысы;
Заһитова Зинфера Ильяс кызы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Теги: Алсу Заһитова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру