Журнал «Безнең мирас»

Авылымның батыр уллары

Бөгелмә районы Иркен авылы гүзәл табигате, ачык күңелле, тырыш, үзләренең акыл сәләте һәм хезмәт сөючәнлеге белән рухи һәм матди байлыклар тудыручы, уңган кешеләре белән данлыклы.
Иркен авылына 1924нче елда нигез салына. Карабаш авылының 60 ярлы хуҗалыгы бүленеп чыга һәм Зәй елгасының боргаланып аккан яшел бер үзәнлегенә килеп урнаша. Авылны һәрьяклап әрәмәлекләр бизи, авылдан ерак түгел катнаш урман шаулап утыра. Бүленеп чыккан хуҗалыкның яртысының диярлек атлары да булмый. Закир Хәмитов җитәкчелегендә“кредитное товарищество” оештырылып,җирне бергәләп эшкәртәләр һәм күп кенә эшләрне күмәкләп башкаралар. 1927 нче елда “Үзәк” колхозы оештырыла, авыл халкы җиң сызганып эшкә тотына.
1941нчеелның 22 нче июнь таңы. Якшәмбе көн. Иркен авылы кешеләре, олысы да, кечесе дә , куанышып сабан туйны үткәрергә, бәйрәм итәргә җыелганнар. Гитлер Германиясенең илгә хыянәтчел төстә бәреп керүе турындагы хәбәрне ишетеп, күңел ачарга чыккан халык бердәм булып авыл Советы янына жыела. Авыл житәкчеләре Хәсәншин Гариф, Бикмурзин Зәки, Галиев Шакир һәм Сәйфиев Гомәр ничектә җыелган халыкны тынычландырырга тырышалар.
Районнан вәкил килеп җитү белән үк клуб алдында митингуздырыла. Икенче көнне ук армия сафларына военрук Гомәр Сәйфиев һәм колхоз шоферлары Хаҗи Закиров, Зәки Бадыйков, Касыйм Әшрәпов h.6. үзләренең машиналары белән үк беренчеләрдән булып китәләр.
Авылдан барлыгы 117 кеше сугышка китә,шуларның 48-е генә туган якларына исән-сау әйләнеп кайта.[ 1]
Нинди генә ачлык, сугыш авырлыклары, ятимлек ачысын кичермәсен авылның бүгенге көндә горурланып сөйләрлек олы шәхесләре бар. Үзләренең улларын, әтиләрен, абыйларын әле дә сагынып искә алучы абый-апалар белән без, укытучылар, һәрдаим очрашулар оештырып торабыз. Карабаш беренче мәктәбенең укучылары ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре турында мәгълүмат туплыйлар, презентацияләр ясыйлар. Иркен ветераннары турында аерым альманах та чыгардык. Сугышта катнашканнарның күбесе инде исән түгел. Шулай да алар турында онытырга безнең хакыбыз юк. Иркен авылы кешеләренең кайберләре белән сезне дә таныштырып үтәсем килә.
ӘшраповФахразый Валирахман улы,1918 нче елны Карабаш бистәсендә туа. Иркен авылына гаиләләре беренчеләрдән булып күчеп килә.
Аның бала чаклары, яшьлек еллары авыр чорга туры килә. Алты класс белем ала.Армия сафларына китәр алдыннан колхозда көч куя.Авыл малайларына хас булганча ул техниканы бик ярата.
1939 нчы елда Фахразый абыйны хәрби хезмәткә алалар.Хезмәт итү вакыты бетеп килгәндә генә, Бөек Ватан сугышы башлана.Бу вакытта ул Япон һәм Кытай чикләрен саклый. "Без немецлар белән сугышмадык ,ә сугышның буеннан буена япон-кытай җирләрендә булдык, андагы сугышларда катнаштык",-дип искә ала ул.Хезмәттән дә сугыш бетеп бер ел үткәч,1946 елда гына кайта ул.Аның орден -медале бар.Алар арасында иң истәлеклесе "2 дәрәҗә Ватан сугышы" ордены.
Армиядән кайткач, Фахразый абый колхозда механизатор булып эшли башлый һәм лаеклы ялга чыкканчы хезмәтенә тугры кала. Ул әлеге көндә улы тәрбиясендә яши.
Зиатдинов Илай Тәхаветдин улы, 1919 нчы елның 12 нче ноябрендә Карабаш авылында, эшчеләр гаиләсендә туа. Иркенавлына аларның гаиләсе дә беренчеләрдән булып күчеп килә. Башта авыл мәктәбендә,аннан Карабаш бистәсенә йөреп укый. Мәктәпне тәмамлагач, Илай абый эшчеләр мәктәбендәукыйһәмтөзүчеләр отрядында эшли башлый. 1939 нчы елда армия сафларына алына. Дәһшәтле сугыш чыкканда, ул Мәскәү шәһәрендә хезмәт итә торган була. 1942 нче елны фронтка җибәрелә. Ул 131 нче hәм 343 нче аерым саперлар батальонында була. Сугышта авыр яралана. Илайабый өлкән сержант дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
Илай Зиатдинов Калинин, Киев, Кырым шәһәрләрен азат итүдә, Кавказда барган сугышларда, Кубань, Будапешт шәһәрләрен алуда катнаша.
Зиатдинов күрсәткән батырлыкларыөчен“БөекВатансугышының IIдәрәҗәдәге” ордены, “Кызыл Йолдыз” ордены, "За боевые заслуги", "За оборону Кавказа ", "За взятие Будапешта", "За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 г" медальләре белән бүләкләнә.ШулайукЮгарыБашкомандующийдан рәхмәт хатлары ала.
Сугыштан соң, лаеклыялгачыкканчы, Илайабый ОАО "Лениногорскнефть" идарасендәнефтьчебулыпэшли. Җор телле ,ачык йөзле бабай, матургаиләкорып, карчыгыбелән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларыһәм оныклары да, бабаларыюлынсайлап, нефть өлкәсендәхезмәт куялар.
Үзенең сугыш чорын Хәбибуллин Сәгыйть абый бер дә исенә төшерергә яратмый. Ә шулай да бер очрашуда ул үзе менә ниләр сөйләде: ”1943 елның
7 январь көнендәармиягә китүөчен повестка бирделәр. Һәм Бөгелмәгә атлар белән 4 малай чыгып киттек: мин,Фәттахов Гариф, Такиев Гомәр, Миргасыйм - без барыбыз 1925 елгы, 17 яшь тә тулмаган малайлар.Ике көннән безне Казанга җибәрделәр. Шулай итеп, Казанга военкоматның салкын казармасына барып кердек һәм безне ике лагерьга төнгесәгать 12 дә алып киттеләр. Казаннан 12 км урман арасындагы землянкаларга урнаштык. Землянкалар салкын, бер землянкада ике рота- 200 кеше. Өйрәтә башладылар: атарга, барыбыз командир отделения буласы. Өйдәналып киткән ашамлыклар бетте,ашарга кашык та юк, ун кешегә бер тас, кашыгың булса ашыйсың, булмаса син ашадыңмы дип сораучы юк. Ашны 200 литрлы агач бочка белән алып килә идек, ул да чөгендер суы. Иптәшләр бик ябыкты, үлүчеләр дә күп булды. Офицерлар бик җәзаладылар, төннәрен тревога белән урманга утынга алып баралар иде. Кем ат чанасы тарта, кем ике кешегә бер бүрәнә. Шулай итеп безнең сугышчан тормышбашланды.
1943 елның сентябрь аенда без фронткачыгыпкиттек. Мин танковый пулемет командиры, ун солдат бирделер. Брянск, Ржев, Вязьма, Великие Луки, Смоленск, Оршаһ.б. шәһәрләрне фашистларданазатиттек. Өч тапкыр яраланып, госпитальдә ятып чыктым. Орден –медальләрем 22 штук. Званием гвардии старший сержант.
Армиядән 1950 елның 13 мартында кайтып авыл Советы рәисебулып эшли башладым.Армиягә 1925 елгылар 26 кеше китсәк тә, исән кайтучылар азбулды. Хәзерге вакытта 25нче елны туган иптәшләрдән бер мин исән.”
Сугыш яралары онытылмый. Ләкин алар турында сөйләргә дә яратмый исән калган ветераннар. Үлеп калганнар хакында да мәгълүмат аз кайткан туган якларына. Авылыбызның хөрмәтле гаиләсе, абыйлы-энеле Дәүләтовлар турында да сөйлисем килә.
Хаматзариф Гариф улы Дәүләтов, 1914нче елның 12 нче июнендә туа. Гаиләләре белән Кодаш авылыннан күченеп киләләр. Иң олы бала була ул алты балалы гаиләдә. Мәктәптә бик яхшы укый. 22 яшендә ул инде Бөгелмә шәһәренең хәрби комиссариатында эшли. Сугыш башлангач та курсантлар өйрәтеп, сугышка озатучы була. 1941 нче елның июлендә Ленинградка җибәрелә. Әти- әнисенә, хатыны һәм ике баласына үзенең сагынычлы сәлам хатларын ул шуннан җибәрә. Дәһшәтле сугыш беркемне дә аямый шул. Хаматзариф та батырларча Ленинград блокадасында һәлак була. Нәсел дәвамчылары, балалары да, озын гомерле булмый аның. Бары туганнарының хәтерендә генә ачык йөзле, көләч, бик кешелекле булып истә кала ул.
Дәүләтов Габделхак Гариф улы, 1926 нчы елны Иркен авылында дөньяга килә. Баһадирдай булып, малай әтисенә ярдәмгә бик тиз үсеп җитә. Абыйсы үрнәгендә ул да яхшы укый, бик матур яза. Авылда күп кенә хатларны да, кирәкле кәгазьләрне дә аңардан яздыралар.
Сугыш башлану хәбәрен бик авыр кичерә, чөнки хыялы укырга китү була. 1942 нче елда 16 яшьлек егет (яшен 18 итеп күрсәтеп) үзе теләп фронтка китә. Олы улларының үле хәбәрен алган ата-анага икенче улларын да сугышка җибәрү бик авыр була. Ничек кенә булмасын, илгә килгән афәтне барың бергә җиңәргә кирәк икәнен аңлый авыл халкы. Улларыннан еш булмаса да, хатлар килеп тора. Өч тапкыр яраланып госпитальда да ятарга туры килә Габделхакка. Инде Җиңү көне якынлаша. Габделхакның да соңгы хаты Герман җиреннән килә: “ Без иң алгы сызыкта, фашистлар белән безнең араны тирән чокыр гына аерып тора,”-дип яза ул.
1945нче ел 9 нчы май. Сугыш бетте. Ләкин Дәүләтовлар гаиләсе өчен генә бу көн шатлыклы да, кайгылы да булып уелып кала. Чөнки нәкъ 9 нчы май көнне Германиянең Кёнигсберг шәһәрендә Габделхакның гомере өзелә. Ата-анага: “Улыгыз батырларча һәлак булды” дигән хәбәр генә килә.
Сугышлар булмый корбансыз.
Ансыз – юк Җиңү туе.
Ә без үлгәннәралдында
Бурычлы гомер буе.[ 2 ]

Сугыш еллары балалары авылыбызда бик аз инде. Шул исән калганнарның хәтерләрен яңартып , без, яшь буын, аларның батырлыкларын тарих битләрендә сакларга бурычлы.
Җиңү көне! Өлкән буын аны якынайту өчен күпме кан койды! Күп газаплар, кайгы-хәсрәтләр китерде сугыш. Күпме арысландай егетләребез яу кырында ятып калды, күпме сылу кызлар ир назыннан мәхрүм булды. Зур корбаннар бәрәбәренә булса да Советлар Союзы Европаны фашизм тырнагыннан коткарып калды.
Искәрмәләр:
1. Еллар, язмышлар... Төзүче: Г.Ногманов, М.Мостафин- Карабаш: 1997- Б.205
2. www.yandex.ru kpfu.ru >staff_files / F763288492
Гүзәлия Хатыйп кызы Хуҗина, Бөгелмә районы Карабаш беренче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Теги: Гүзәлия Хуҗина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру