Апас ягы – курай ягы

Фәнни сәяхәткә чыгар алдыннан берникадәр фараз кыласың: бу төбәктә үзенчәлекле фольклор җыелырмы, юкмы? Кайчакта: «Менә бу җирдә борынгы мисаллар булырга тиеш», – дип барасың һәм өметләр акланмыйча кала. 2010 елны Татарстанның Апас районына оештырылган экспедиция барышында кызыклы материал табылыр, дип көтмәгән идем. Ни өченме?

Беренчедән, бу як Казаннан ерак урнашмаган, димәк, шәһәр йогынтысы сизелергә мөмкин. Икенчедән, казан татарларыннан (ә Апас районы халкы шул этник төркемгә карый) күбесенчә барыбызга да таныш булган соңгы чор җыр-көйләрен язып ала идек. Ә бу юлы шактый бай материал тупланды. Мәсәлән, биредә инструменталь сәнгатьнең үсеш алуы ачыкланды. Хәзергәчә гармун, курай, кубыз, мандолинада уйнау традицияләре саклана. Элегрәк бу якларда скрипкачылар да булган. Алга таба сүз курайлар турында барыр.

Апас җирлегендә берничә төрле курай таралган булган.

Кыска агач курай. Апас районының туган якны өйрәнү музее күргәзмәсендә урнашкан үрнәгенең озынлыгы 19 см, диаметры 2,1-2,4 см, уйнау өчен ике тишеге бар. Бу курайда Зур Болгаер авылында туып, күрше Әҗем авылына килен булып төшкән Саймә Дәүләтша кызы Шәфыйгуллина (1898-1991) уйнаган. Курайны абыйсы Мөбәракша юкә агачыннан ХХ гасырның 20 нче елларында, ягъни моннан 100 ел элек диярлек ясаган булган. Саймә әби бу музыка коралында еш кына халкыбызның «Гөлмәрфуга», «Зөлхиҗә» һәм төрле бию көйләрен уйнарга яраткан. Башкаручының туганнары 2006 елда курайны музейга тапшырган. Әлеге мәгълүматларны музей директоры Рамис Госман улы Ногманов җиткерде.

Озын агач курай. Экспедиция дәва­мында бу төренең өч данәсен күрергә насыйп булды. Беренчесен Апас районы Чирмешән авылында яшәүче Өм­мегөлсем Галим кызы Ситдыйкова (1917 елгы) тапшырды. Курайның озынлыгы 59 см, диаметры баш очында 2,2 см, ахыргы өлешендә 1,8 см. Ике тишемле, өрер өчен сыбызгысы бар. Өммегөлсем әби сөйләве буенча, әнкәсе Хәмдебану курай уйнап кызларны биеткән, әбисе дә (Багыш авылыннан) бик оста курайчы булган.

Икенче озын курай тавышын Дүртиле (Мазиково) авылында ишетергә дә насыйп әйләде. Бүгенге көндә, белүемчә, Апас районында бердәнбер традицион башкаручысы – Әсрар Нургали улы Һидиятов (1938 елгы). Аннан «Тәзкирә», «Кызыл, кызыл бөрлегән», әнисеннән отып калган «Авыл көе» язып алынды. Әсрар абзый фикеренчә, бу курайга 200 ел бардыр, чөнки ул нәселләрендә буыннан-буынга тапшырылып килгән. Аның әбисе дә (Шәмсезоха Хисаметдин кызы Галимҗанова (1880-1958), Җәйләү авылыннан), әнисе дә (Шәмсенур Гыйният кызы Һидиятова (1901-1978), тумышы белән Апас авылыннан) уйнаган.

Өченче үрнәк Апас музеенда саклана. Аның озынлыгы 49 см, диаметры 1,7-1,9 см. Бу өрәңге агачыннан ясалган курайда Дүртиле авылында гомер кичергән Мәгъсүмә әби Җантимерова (1888-1991), ул 103 яшькә кадәр яшәгән!), «Салкын чишмә» дигән көен зур осталык белән башкарган. Әлеге музыка коралына 150 ел тирәсе. Гомумән, Дүртиледә хатын-кызлар су буена төшеп, курай уйный торган булган. Тыныч, аулак җирдә шулай күңел ачканнар.

Хәзерге заманга кадәр сакланып килгән үрнәкләре – ике тишемле. Әм­ма өлкән буын вәкилләре 5-6 тишек­ле кыска һәм озынчарак курайларны хәтерли. Дәвеш авылында гомер итүче Фәхрелислам Фәтхелислам улы Закиров әйтүенчә, бабасы Хәсәнгата Һидият улы Һидиятуллинның (1876-1947) кечкенә курае булган. Чама белән 30 см, 5 тишемле, юкә агачы кабыгыннан эшләнгән.

Чүри-Бураш, Коштаулы һәм башка авылларда курай киң кулланышта йөргән.

Шулай итеп, бу – күптәннән килә тор­ган җирле традиция. Әүвәл ир-атлар да, хатын-кызлар да курайда уйнаган. Бүтән төбәкләрдән аермалы буларак, Апас якларында әлеге музыка коралын үсемлектән (көпшә үләне, әрекмән) түгел, ә агачтан (юкә, өрәңге, чикләвек) ясаганнар.

Комментарий

  1. Гөлҗамал

    Шул курайның кемнеке икәнлеген тәгаенләмәй күпме вакыт ызгышып маташалар инде. Курай ул — табигать бүләге, аны һәр милләт халкы эшли ала. Аның атамасы гына һәр халыкны үзенчә. Курай ясый торган үсемлекләр Башкортостанда да, Татарстанда да, Чуваш илендә дә … үсә бит, туганнар. Ә башкорт халкының кайбер вәкилләренә артык «ысылдамаска» иде дә бит…

  2. Ҡурайсы ағай

    эй шул ҡурайҙы тартып ала алманығыҙ инде, ниндәй генә көс һалып , алдашып , урлашып үҙегеҙгә үҙләштермәк булдығыҙ бит, ояты ни тора. Зөлхизә- ул башҡорт халыҡ көйө. ул киң диапазонлы йыр. уны ике уйымлы һыбыҙғы менән бер нисектә уйнап булмай сөнки уның обертондары етешмәй, тағы бер алдашыу. Бына йыбанмай ғына Сергей Гаврилович Рыбаковтың Музыка и песни Уральских мусульман тигән китабын уҡып ҡарағыҙ зинһар. унда бик аңлайышлы яҙылған. Юҡ менән булмағыҙ,оят та баһаң.

  3. Фәрит Гибатдинов

    Мондый курай Урмай авылындада саклана..заманында Зәйнәб әби( мәрхүмә инде күптән) уйнаган. Шундый ике тишекле..40-50см…

  4. Марат

    Это и доказывает, что там испокон веков жили башкорды… Ул ерҙәрҙә башҡорттар йәшәгәнлеге ап асыҡ күренеп тора… Ваҡыт үткәс аңларһығыҙ…

Комментарий язарга