Журнал «Безнең мирас»

«Айкай сине Иделем...»

Шагыйрь Казтуган Сөенеч улы (Казтуган җырау) иҗаты
(як.1440-1505 еллар)
Аксак Тимер яулары, Идел буендагы татарларның шәһәр һәм авылларын яндырып, талап, халыкның эшкә ярак­лы өлешен Урта Азиягә Сәмәрканд шәһәре якларына куып алып киткәч, татар иле 20-30 елга бик хәлсезләнеп кала.


Аннары Түбән Идел буйларындагы Сарай-Бәркә, Сарай-Бату, Әстерхан шәһәрләре тирәсендә әкренләп тернәк­лә­нү дәвере башлана. Олы Урда, Әстерхан ханлыклары торгызылып, тормыш дәвам итә. Әлеге дәүләтләрдә утрак тормыш белән яшәү традициясе дә көчле булып, халык игенчелек, терлекчелек, балыкчылык, сәүдәгәрлек белән шөгыльләнеп көн күрә. Бирегә Аксак Тимер сәясәте белән җанланып киткән күчмә тормыш алып баручы мангыт-кыпчак кабиләләре дә килеп-китеп торган. Түбән Иделдәге утрак һәм күчмә тормыш белән яшәүче татарларның мәдәнияте, рухи кичерешләре, тарихи язма чыганак­лардан тыш, җырчы шагыйрьләре иҗатларында да урын алып, безнең заманнаргача сакланып калган.


Билгеле булганча, бүгенге үзбәк, каракалпак, казах, мангыт (нугай) халыкларының уртак дәүләт башлангычы булган Нугай Урдасы Әбелхәер хан (1428-1468 елларда идарә иткән) дәвере – XV гасырның беренче яртысы һәм урталарында тернәкләнеп киткән. Бу дәүләт, нигездә, Үзбәк хан дәверендә, Алтын Урдадан Урта Азиягә күчеп килгән татарлардан торган. Мангыт кабиләсе булачак Нугай Урдасының башлангычын тәшкил иткән. Мангыт йорты 1420 елларда Идел белән Җим елгалары буйларын биләп, аның башкаласы булып Сарайчык шәһәре танылган [1].


Мангыт йортының морзалары, биләре Әстерхан һәм Олы Урда ханнарына хәрби көч булып ялланып, аларның бәкләр бәге вазифаларын үтәүчеләр булып хезмәт иткән.


1428 елда Әстерхан ханы Кече Мөхәммәд Сарайчык шәһәрен дә үз кулында тотып, анда даругачы итеп Айас исемле мангыт биен куйган. Айасның исеме Татарстанның Тау ягында мәгълүм Кошман, Бишбатман, Чирмешән авыллары белән бәйле татар шәҗәрәләре текстларында да очрый [2], нәселе бүгенгәчә дәвам итә.


Шулвакытларда Идел буенда танылган Казтуган Сөенеч улы исемле шагыйрь дә яшәгән. Аның шигырьләре Нугай Урдасы халкында сакланып калган. Әлбәттә, әсәрләре Әстерхан, Сарай, Азак кебек шәһәрләрдә дә мәгълүм булгандыр.


Казтуган Сөенеч улы мирасын беренче булып татар, нугай һәм казах галимнәре өйрәнә башлый һәм текстларын бастырып чыгара. 1912 елда татар галиме Габдрахман Гомәри нәшер иткән «Нугай җырлары» басмасына Казтуганның «Айкай сине Иделем, айкай сине Иделем» дип башланган әсәре теркәлгән, «Шолпан» җыентыгына кертелгән икенче шигыре «Толкыган Ана әдип» дигән юлдан башланып китә (18 юл тәшкил итә). Казах галимнәре тарафыннан төзеп чыгарылган «Алдас­пан» (1971), «XV-XVIII гасырлардагы казах поэзиясе» (1982), «Бес гасыр җырлайды» (1984) китапларында Казтуган Сөенеч улының өч шигъри әсәре кабатланып басылып килә. Аларда нугай версиясе белән уртак юллар бар, ләкин структур яктан шактый нык аерылганнар һәм казах теленә күчерелгәннәр.


Нугай версиясе татар теленә якынлыгы белән аерылып тора:


Айкай (ай-хай – М.Ә.)
сине Иделем,
Айкай сине Иделем,
Балыгы суга йылкы йаптырмас,
Бакасы төн йокысын таптырмас,
Батлаувыгы (топинамбур – М.Ә.) чүккән төйә таптырмас,
Ботлашыгы манарадай,
Бүз сазаны токлыдай (бер яшьлек бәрәндәй – М.Ә.),
Тамыры йиргә тараган,
Ботагы күккә караган,
Ботагы сары алкадай,
Җапрагы камкадай,
Кайраным (хәйраным – М.Ә.) суым Идел йорт,
Калганга хирлы (хәерле – М.Ә.) булсын Иделдән.
Җаным Идел, җан Идел [3],
Җары берлә суы тиң,
Байы берлән йарлысы тиң,
Йалгызы берлән күбе тиң,
Мин бер китәндән китәрмен,
Сатайлыны [4] билдин итәрмен,
Анык йирдин Кызыл Комын [5],
Бер тулкынланып китәрмен,
Туры Атбаш, Акчатыр [6].
Торып киңәш итәрмен
Киңәшем бер йурыкга микән соң.
Атам йорты Ак Кубан
Аңарай кушып итәрмен.
Тулкынланган Ана Идел
Тулкышып минем
Урдам кунган йорт.
Ботлашыгы [7] манарадай,
Бүз сазаны токлыдай [8]
Батлавыгы чүккән дөйә таптырмас,
Балыгы йылкы йаптырмас,
Бакасы белән шаяны,
Төн йокысын таптырмас.
Йатып калган бер токлы
Йайылып мең куй булган йорт,
Йабагалы йәш тайлак [9]
Йардай атан [10] булган йорт,
Атамыз безнең Сөенеч
Кийәү булып барган йорт.
Анабыз безнең Бүзтуган,
Килен булып төшкән йорт,
Инде бездән буш калды,
Айхай сине, Идел йорт.


Идел елгасы мотивы татар поэзиясе мирасында бай традициягә ия. Аның иң борынгы үрнәген XI гасырда мәшһүр төрки филолог галиме Мәхмүд Кашгари теркәп калдырган борынгы сүзлектә күрәбез:


Әтил суы ака торур,
Кыйа туби кака турур,
Балик талим бака турур,
Кулуң таки кушарур [11].


Кыпчак телендә мең ел элек үк иҗат ителгән шигырь, беренче чиратта, күчмә тормыш белән яшәүчеләр тарафыннан түгел, ә бәлки Идел буендагы утрак тормыш белән көн күрүчеләр мохитендә туган. Болар өчен балыкчылык яшәүнең төп чыганагы булып саналган. XI гасыр кыпчак һәм XVI гасырдагы Әстерхан татарлары тарафыннан Иделне, аның балыгын мактап җырлау ике дәвердә яшәгән халыкның уртак тойгы, хис-кичерешләр белән янганлыгын сөйли. Шунысы кызык: Казтуган Иделнең иң затлы балыгы сазанны образ итеп, беренчеләрдән булып, шигыренә керткән. Елга буенда, балыкчылык белән көн күргән халык кына балыкның төрләрен, тәмлеләрен таный. Аларның зурлыклары турында, холыклары турында хәбәрдар була. Татар халкында җәен балыгының тирән елга ярында торган бала-чаганы һәм кечерәк сарык кебек хайваннарны сугып, койрыгы белән суга бәреп төшерүе турындагы хикәятләр дә юкка гына барлыкка килмәгәндер.


Казтуган шигырендә бөтен таби­гатьнең – агачларның, балык­лар­ның, яфракларның, тамырларның сыйфатлары татарча эпитетлар белән тасвирланып бирелә. Шагыйрь ата-анасы турында язып, аларның Идел буйларында яшәүләрен күрсәтә. Казтуганның иҗаты туган илне, торган җирне ярату, ата-анага хөрмәт хисләре белән тулган.


Алда тәкъдим ителәчәк шигырьләре казах телендә дә мәгълүм булып, аларны нугай басмасы белән чагыштырып караганда, аермалар күзгә ташлана.


Аләң дә (болын-М.Ә) алаң, аләң җорт
Ага ла Урдам кунган җорт.
Атамыз безнең бу Сөйенеч,
Кийәү булып барган җорт,
Анамыз безнең Бүзтуган
Киленчәк булып төшкән җорт,
Каргадай менә бу Казтуган Батыр туган җорт,
Кендегемне кискән җорт,
Кер-куңымны (күзәнәк) җуган җорт,
Карагайдан садак будырып,
Кылчанымны (ук савыты)
сары җон укка тутырып,
Җанга саклау булган җорт.


Мисалдан биш йөз ел эчендә телдән-телгә йөреп шигырь нинди үзгәрешләр кичергәнен күзәтү мөмкин. Бу күчмә халык әдәбиятының текстологиясе өчен дә кызыклы. Нугай шагыйрьләре әсәрләренең казах теленә адаптациясе законнарын өйрәнү өчен дә яңа тема ача. Әлеге 500 еллык шигырьләр нугай, казах өчен генә түгел, татар мәдәнияте өчен дә әһәмиятле. Әйтик, нугай шагыйрьләренең XX йөз башында язып алынган шигырьләренең теле, бүгенге татар укучысына казах телендәге версияләрне аңлаудан шактый җиңел. Моннан без хәзерге татар теле белән Нугай Урдасы татарларының теле арасында зур уртаклык булуын ачабыз. Икенчедән, бүгенге казах теленең формалашуына Нугай Урдасы татарлары теленең тәэсир күләмен күзаллау мөмкинлеге туа.


Казтуганның казах галимнәре тарафыннан язып алынып, бүгенге нугайларда сакланмаган ике шигыренә күзәтү ясап китик.


Мадак (мактау)


Будырайган [күпергән] ике кабыгы,
Баштан-аяк яхшы көбәле,
Мәхәббәтле карт солтандай йөрешле,
Әдернәсенә хәтле җефәк, укка керешле,
Әйдәсә куйның башлыгы,
Сөйләсә кызыл телнең чичәне,
Теләсә качкынны тоталган озын корыгы,
Шомартылган куе кашлы
Урданың терәге.
Биләр атлы би нәселе,
Би улының кечесе,
Йәш дөянең куак чәйнәр азау теше,
Карчыганың күл югалткан ялгызы
Болыт булып айны каплаган.
Манара булып кояшны каплаган.
Мөселман белән гавернең
Арасын бозып үтеп, динне каплаган
Сөенеч улы Казтуган.


Бу шигырьдә, Казтуган Сөенеч улы үзен мактап яза. Шул ук вакытта шигырьдә аның борынгы биләр нәселеннән гаиләдә кече угыл булганлыгы, сугышка барса, яхшы нык коралланып баруы, сугышта оста яугир булуы, аның мөселманнар белән кяферләр арасындагы сугышларда катнашып, батырлыклар күрсәтүе тасвирлана.


Күккә җиткән биек тау,
Башыннан карга очырмас,
Ир каравыл карар дип,
Ерактан кара шәйләр дип,
Балдагы алтын-корыч-булат,
Ачылып чапсам, сулышым кысар,
Сусавым канга коелыр дип,
Аргамакның баласы,
Арган сайын тын йуртыр,
Аркамда кушып калыр дип.
Ак дәрйа дулкын көчәйтер,
Койрыгын көн күрмәгән балыгым,
Уртамнан вәйран салар дип.
Азамат ирнең баласы
Җабыкканын белдермәс,
Яманнар миннән көләр дип.


Казтуганның бу шигырендә горур, гайрәтле кешенең эстетик фикерләре тасвирлана. Ул үзен таудай бөек кеше, аның өстеннән вак адәмнәр (каргалар) йөрергә лаек түгел, дип саный. Каравыллар, күзәтүчеләр, шагыйрьнең иреген буар кешеләрдән үзен өстен хисап­лый. Шагыйрь үзен ашыгып, тыны бетеп эшләүчеләрдән югары булырга лаек, дип саный. Батырларның бөек фәлсәфәсе – «Авызың тулы кан булса да, дошман алдында төкермә», дигән фикер белән яши. Шагыйрь 1440-1505 елларда яшәгән, дип чамаларга була.


Казтуган Сөенеч улының иҗатында, урта гасыр мәдрәсәләрендә белем алып үскән шагыйрьләрдән аермалы буларак, дин, оҗмах, гөнаһ, үлем фәлсәфәләре бөтенләй юк. Ул гасырлар дәвамында хасил булган мәкаль-әйтемнәр, чичәннәрнең каламбур сүзләре моделендә иҗат итеп яшәгән. Кешелеклелек идеалларына тугры, горур шагыйрь булган.


Казтуганның иҗаты, нәсел тамырлары Нугай Урдасына бәйләнешле татар, үзбәк, каракалпак, кыргыз, казах һәм башка төрки кардәшләребезнең уртак хәзинәсе булып, әлеге халыкларны рухи мәйданда берләштерүгә хезмәт итәргә тиеш.


Чыганак:


1. Трепавлов В.В. История Ногайской Орды. – М.: Издательская фирма «Восточная литература» РАН, 2001.
2. Кошман силсиләләреннән бер өзек. Мөхәммәт Хәмитов шәҗәрәсе Һ.б. //Әхмәтҗанов Марсель. Татар шәҗәрәләре. - Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.
3. Бу шигырьне Әстерханда Габдерахман Гомәри язып алган булган. Габдерахман Гомәри. Җыентык. – Казан: «Рухият» нәшр., 2003. – Б.132-133.
4. Сатайлы – елга исеме.
5. Кызыл Ком – Төньяк Кавказдагы елга исеме.
6. Туры Атбаш, Акчатыр – тау исемнәре.
7. Ботлашыгы – биек чүп үлән.
8. Токлыдай – бер яшьлек сарык бәрәнедәй.
9. Йәш тайлак – ике яшьлек дөя.
10. Атан – зур, ата дөя.
11. Махмуд ал-Кашгари. Диван лугат ат-Турк. – Алматы: «Дайк-Пресс», 2005. – С.106.

Теги: Марсель Әхмәтҗанов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру