Нәҗип Думави. Агач аяк

– …Кяфер, старостасы да гел безнең зарарга сөйләп тора, ичмаса. Патшаның акчасын кызганалар, үлсәләр бит, аларны мин бәреп үтермәдем, авырып үлделәр. Аталары сугышка киткәндә, исән иделәр… Үзеңезне илтеп тыгасы иде анда, менә күрер идеңез. Монда шул җыенның түренә утырып, җылы өйдә сөйләп утырырга сезгә ансат. Исән-сау кайтсын гына, Алла теләсә, барын да сөйләп бирермен. Үзеңезнең эшеңезне китерер, конторда барысы да безнекенең белеше бит!.. Билет алырга барганда, аксак помощник хәзер эшемне эшләп бирә, дия торган иде. Исән-сау кайтса, шул помощник эшеңезне китертерләр әле, Алла биргән булса…


Авыл читендәге кечкенә генә бер өйдә, аркасы белән мичкә сөялгән хәлдә, Мәфлиха абыстай шулай сөйләнеп авылның куштаннарын орыша иде. Ул яңа гына җыеннан кайтты. Җыенда бүген солдат хатыннарына акча өләшелде. Башка хатыннар белән бергә Мәфлиха абыстай да акча алырга җыен саен бара иде. Бусында бер дә көтелмәгәндә, аның ике җанлыгын киметеп, акчаны бары өч җанлык өчен генә бирделәр. Картлар янында җыенда тел ачарга ярамаганга, Мәфлиха абыстай җыенда вакытта, билгеле, бер сүз дә дәшә алмады. Әмма кечкенә генә булса да, аның үз йортында аңар күпме сөйләнсә дә, ирек бар иде. Төн бик караңгы булса да, һәнүз ут алмаган бу өйдә, мич башында йоклап яткан унбер яшьлек Фатыймасы белән аның янында мыш-мыш мышнап яткан имчәк баласы —авыру Әхмәденнән башка беркем дә булмаганга, аңарга инде старосталарны сүгәргә дә ярый иде. Бу хөрриятне ул бушка җибәрмәде. Старосталарны сүкте генә түгел, хәтта ире кайткач үч алачакларын, аларның эшләрен китереп бетерәчәкләрен дә сөйләнеп, угрозалар да ясады.
Икендедән элгәре үк, хәзер кайтырмын дип киткән анасы, кояш баеп, караңгы булгач та һаман кайтмаганга, Фатыйма авыру Әхмәдне итәгенә алып мич башында елый-елый, моңая — моңая арып беткәч, йокыга киткән, ул әле анасы кайтканыны белми иде. Сеңелләре Зөһрә белән Галимә үлгәннән бирле күзләре авырганга, Фатыйма инде мәктәпкә бара алмый, мәктәптән калганына өч атна кич узган иде. Шулай да булса, бу көн әнкәсе җыенга барырга булгач, ул:
— Әнкәй, мәктәпкә кереп мөгаллим абзыйдан сора әле, миңа инде мәктәпкә барырга ярый торгандыр, күзләре бик авыртмый, диең, тик канланып кына тора, диең, эреннәре бетте инде, диең, башка кызларга иярмәс инде, диең. Тагын шуны да әйт, әнкәй: мәктәпкә киләсе килә аның, диең. Шуларны яхшылап сора,—дип калган иде.
Җыенда эшләр бик кызу булганга, Мәфлиха абыстай мәктәпкә керергә онытты. Шулай да кызын юатыр өчен, өченче ел инде үзенең күзе авырганда алган бер даруны — өч елдан бирле инде үзенең сандыгы төбендә ята торган кечкенә генә бер шешәне —»Мөгаллим абзаң сиңа дару җибәрде» дин, алдап бирергә булды. Бу уй аңар әллә ничек кенә, кайткан чакта күпер төбенә җиткәндә, дөресте, йортка якынлашканда, башка уйлар арасында гына килен төшкән булса да, ул өйгә кергәч үк беренче эш иттереп сандыгын актарган һәм әлеге кечкенә шешәне кулына алган иде.
Мәфлиха абыстайның орышуы артып, үч алу нияте белән, идәнгә тибенеп куюлары әүвәл Фатыйманы уятгы, аннан соң Әхмәд кычкырып җибәрде. Мәфлиха абыстай, сөйләнә-сәйләнә, алар янына менеп китте:
— Зөһрә белән Галимә өчен паек бирмиләр, кызым. Үлгәннәргә бирмимез, диләр, кызым.
— Әнкәй, мөгаллим абзыйны күрдеңме?
— Күрдем, кызым, дару да биреп җибәрде. Староста гел безнең зарарга сөйли, әткәң кайтса китерер әле, Алла теләсә.
— Дару кайда, әни? Күзләрем бик чатный бит!
— Бармагы белән тиереи күзенә сөртеп, ике-өч көннән күзләре төзәлер, шуннан соң мәктәпкә килер, диде мөгаллим абзаң, — дип, Мәфлиха абыстай кызына шешәне бирде. Үзе, Әхмәдне чәбәкләп, борын эченнән генә нәрсәдер көйли башлады.
Фатыйманың шатлыгы эченә сыймый иде. Даруны сөрткәч, күзенең чатнавы әзрәк басылган кебек булды. Ул тагын сөртенде, тагын шатланды, аның дөньясы тулган иде. Күңеле мәктәптә иптәш кызлары арасында иде. Мөгаллимне кочаклап-кочаклап үбәсе килә, аягына егылып рәхмәтләр укыйсы килә иде.
II
Мәфлиха абыстай утын кисеп кереп, миченә төяп, чыраларын да ярып хәзерләп куйгач, балалары янына йокларга менеп яткан гына иде, ишек төбендә аяк тавышы килде. Ишекне ачып йөткеренә-йөткеренә берәү керде дә:
— Әллә йоклаганнармы болар?
— Әткәй, син икәнсең әле, юк, яткан гына идек. Әйдә, хуш киләсең.
— Кияүдән хат бар, шуны кертеп чыгыйм дидем.
Мәфлиха абыстай, тиз генә мич башыннан төшеп, лампа
кабызды. Әткәсе шунда бер эскәмиягә утырган, кулына хат тоткан иде:
— Менә хаты. Мин Ибрайдан укыттым да, аерып бетерә алмады. «Аягымны тез башыннан кистеләр, агач аяк куярга булалар» дип укыды ул. Фатыйма кайда соң?
Фатыйма өн белән йокы арасында ята. Агач аяк дигән сүзне ишеткәч, урыныннан сикереп торды да бабасының тавышы икәнен аңлады.
Бабасы:
— Исәнме, кызым, төш әле, менә атаңнан хат бар. Безгә укып бир әле,—диде.
Фатыйма төште. Ут яктысында аның күзләре пычак белән кискән кебек чатный башлады, шулай да ул хатны кулына алып укырга кереште:
«… Әмма бу да мәгълүм булсын. Ранний булып болниска кергәнемне язган идем. Тагын бер яңа хәбәр: аягымны тез башыннан кистеләр, хәзер инде агач аяк куймакчы булалар… Әмма бәгъдә сүз күп иде, мохтәсар кыйлдым».
Мәфлиха абыстай: «Ярый әле, исән икән, Алла теләсә, кайгыр да инде»,—диде дә бик тирән сулап алды. Аның артыннан ук әткәсе белән Фатыйма да тирән итеп сулап куйдылар. Беразга кадәр аралык тын торды. Кичә үк керосины беткән лампа пет-пет итә башлады.
Әткәләре дә: «Ярый әле, башы исән икән, ач үлмәссез әле, аңарга пенсия чыгар, йоклаңыз инде», —дип, урыныннан торды.
Фатыйма күзләрен ике кулы белән тотып башын игән хәлдә тик тора иде. Бабасы чыгып китте, әнкәсе аны озатып калды, лампа да тәмам сүнеп, филтәдәге күмер генә калган иде. Әнкәсе бер сүз дә дәшмичә, нишләптер, әрле-бирле йөренде дә:
— Әйдә, кызым, ятыйк,—дип, мич башына менеп китте. Фатыйма да, капшана-капшана, әнкәсе артыннан менде. Мич башына менгәч, Фатыйма агач аяк турында төрлечә аңсыз сөальләр биреп караса да, әнкәсе рәтләп җавап бирмәде, тик: «Йокла инде, йокларга вакыт»,—дип көрсенеп кенә куйды. Мич башы җылы Һәм әй эче тып-тын иде. Авыру Әхмәд ыңгырашмый, тыныч кына йоклап ята, урамда да төн җилсез, морҗалар сызгырмый иде. Фатыйма уйга баткан саен, күз чатнавы бетә бара, күз чатнавы беткән саен, аның уйлары киңәя бара иде. Башта ул агач аяк турында уйлап китте. Аннан соң аякны кисеп алуны, әткәсенең ничек сыкрауларын уйлады, аннан соң әткәсенең хатларыннан аңлаганы кадәр сугыш кырындагы мәшәкатьләрне, мылтык ядрәләре ничек очып йөрүләрене күңеле белән сөзеп чыкты да әткәсенең сугышка ничек китүләренә, аны ничек озатып калуларга төште. Вакыйган, менә шулай булган иде.
Ундүртенче елның урак ахырлары иде. Алар кичә төнлә белән генә кыр ягыннан кайтып кергәннәр иде. Анда Әхмәд тумаган иде әле. Зөһрә белән Галимә исән иделәр. Галимә кечкенә кабык арбада иде. Зөһрә әзрәк килгән саен, аякларым авыртты дип, кабык арбага менеп утыра иде. Кабык арбаның ялгыз тәртәсен аркылы агачлап, әткәсе белән әнкәсе тартып кайталар, Фатыйма бер бәйләм уракны аркасына асып арба артыннан яланаяк җәяү кайта иде. Арбаның артына чәй кайнатып эчә торган кара чиләк асылган, чиләк эченә ике пар чынаяк, өч кашык һәм чәй-шикәр, тоз кебек нәрсәләр тутырылган иде. Алар өч көн, дүрт көн кайтып авылга якынлашканда, корсаклы әнкәсе бөтенләй хәлдән тайды. Әткәсе арбаны үзе генә тартты. Биш-ун атлыйлар да туктыйлар, биш-ун атлыйлар да туктыйлар, туктаган саен әткәсе: «Өйгә кайтып кергәнче генә чыдасаң ярар иде»,— дип борчыла иде. Көч-хәл белән алар кайтып җиттеләр. Кайтып йортка кергәч үк, әнкәсе егылды. Йорт шып-шыр иде. Әнкәсе авызсыз-телсез ята, Фатыйма балаларны карый, әткәсе керосин алырга дип кибеткә барырга җыена, кибеткә барышлый әби чакырып кайтырга була иде. Шул вакыт авылның старостасы килеп керде дә:
— Кайттыңмы, Шакир? Иртәгә китәсең, иптәшләрең әллә кайчан алынды инде. Син отлучка булып калдың. Безгә приказ бар: кайтканнарны шул көндә үк воинский начальникка озатырга! Бүген төн була инде, иртәгә иптәшләр дә булыр, — диде.
Әткәсе бер сүз дә дәшмәде. Староста тагын калынрак тавыш белән:
— Безгә приказ шулай, иртәгә иртүк җыенып тор,—диде дә чыгып китте.
Әткәсе кибеттән кайтканчы, әби карчык килгән иде. Алар икәүләшеп балаларны йоклаттылар. Чәй эчтеләрме, юкмы — анысы исендә калмаган, гик әткәсе белән карчыкның сөйләшкән сүзләре генә Фатыйманың күңелендә иде. Карчык:
— Сәфәрләр ничек булды, акчаң бармы, ичмаса? —дигәч, әткәсе мескин бик зарланды, хәтта әле менә кибеткә барып уракларын заклад салып кайтканын сөйләде.
Фатыйма иртә белән иртүк уянды, әй эче тып-тын, карчык әби дә йоклый, тик әткәсе генә тәрәзә төбендә башын салындырып, уйга калып утыра иде…
Самовар куйдылар, клиндер белән чәй эчтеләр. Чәй яны сүзсез үтте. Тик әби карчык кына әнкәсен баладан түгел, болай авыру икәнен атасына сөйләп утырды, әнкәсе һаман шулай бер көе ята иде. Менә староста белән бер арбага утырган өч кеше килеп туктады. «Шакир, тизрәк!» —дип кычкырдылар. Әтисе чынаягын канлап урыннан торды да эскәтер белән бәйләп куйган бер төенчекне кулына алды, шул вакытта Галимә җылап уянды. Зөһрә дә сикереп торды. Әткәсе аларга карамый иде. Әнкәсе янына барды. Карчык әби җиңе белән күзләрен тотып, башын иде. Шул вакытта үз-үзен тота алмыйча Фатыйма да егълап җибәрде. Әткәсе яшьле күзе белән тирәли бер карады да башын иеп чыгып китте. Өй эчендә балалар акырып егълыйлар иде. Фатыйма, күп тә үтмичә, атасы артыннан чыкты. Аңарга иярен, Зөһрә белән Галимә дә урамга чыктылар. Әткәләре күпер янындагы тауны менеп баралар иде инде. Зөһрә: «Әткәй, әткәй!» —дип, тауга чаба башлады, аның чәче тузган, яланаяк, күлмәкләре ертылып беткән иде. Аның артыннан «Зөһрә, Зөһрә!» дип Фатыйма чапты. Галимә урам уртасына утырып, бар көче белән кычкырып җылый иде, әби карчык чыгып аны кулына алды. Көтү куып кайтучы хатыннар агач кебек катып карап торалар иде…
Фатыйманың уйлары шул урынга җиткәч, мич башы әллә ничек тыгызланып киткәндәй булды, ул уф иттереп бер сулады да әкрен генә җылый башлады. Мәфлиха абыстай йокламаган иде. «Кызым, ник җылыйсың?» — дип, урыныннан торып килде. Ул вакытта таң атып җиткән, әтәчләр сузып-сузып кычкыралар иде.
III
Карлар эреп, елгалар аккан, аяк асты кибеп килә иде. Фатыйма кичә әбиләренә барган һәм кунарга калган иде. Әбиләрендә чәй эчеп утырганда гына: «Әтиең кайтты»,—диделәр. Фатыйма урыныннан сикереп үк торды. Әбисе: «Тукта, кызым, бәрелеп егылырсың, үзем барып илтермен», —дип җыена башлады. Фатыйма инде сукыр, аның ике күзенә дә борчак кадәр ак салган иде. Әбисе аны кулыннан тотып, егыла-чаба өйләренә киттеләр. Шакирның өенә байтак кеше җыелган. Шакир үзе, Әхмәдне итәгенә алып, өстәл янына утырган да калын тавыш белән нәрсәдер сөйләп тора. Мәфлиха абыстай чәй урыны әзерли иде. Фатыйма белән әбисе дә килеп керделәр. «Әтиең кайтты»,—дип, Фатыйманы Мәфлиха абыстай каршы алды. Алар күрештеләр. Әткәсе Фатыйманы аркасыннан да сыйпады. Шакирның каенанасы ишектән үк жылый-җылый кергән иде. Шакир, аны юатып, утырырга урын күрсәтте. Фатыйма бернәрсә дә күрми, тик әткәсенең тавышын гына йотып алырдай булып тыңлап тора иде.
Озак та үтмәде, Фатыйманың күңеленә агач аяк килеп төште, һәм шул вакытта ук өстәл астында идәндә бер нәрсә шык итеп куйды. Фатыйманың шул аякны тотып карыйсы килде. Ләкин беразга кадәр базмый торды. Ниһаять, чыдамады, әкрен генә иелеп өстәл астына керде дә, уң кулы белән капшанып, агач аякны тотты. Фатыйма инде аны ике кулы белән җентекләп тикшерә башлады. Ул вакыт Әхмәд әткәсенең күкрәгендәге ялтыравыклы медальләрне әрле-бирле селкетеп уйный. Шакир солдат үзе, калын мыекларын борып, «Безне Варшау төбендә» … дип башлаган хикәясен дәвам иттерә, башкалар авызларын ачып тыңлый иделәр.
_________________
Һәнүз — һаман.
Хөррият — ирек, азатлык.
Мохтәсар кыйлу — кыскарту.
Сөаль — сорау.

Комментарий язарга