Журнал «Безнең мирас»

    Җыр кайчан туган?

    Көенә сүзем юк. Һәркемнең җанына тансык, таныш булган моңлы көй. Әмма сүзләренең бер өлеше, мәсәлән, «майның унбишләрендә» дигәне, ничектер, кем әйтмешли, «эләктереп» алды бит үземне. Дөрестән дә, халкыбыз тарафыннан кайчан җырлана башлады икән бу җыр дип ныклап уйланырга мәҗбүр итте хәтта. Һәрхәлдә, тапшыруны алып баручы әйткәнчә, борынгы заманнарда түгел дә түгел инде...
  • Башымнан узган эшләр

    Истамбулда Казан байларыннан кемнеңдер вакыф иткән бер йорты барлыгын, ул йортта фәкыйрь юлчыларга, бигрәк тә шәкертләргә түләүсез фатир бирелгәнен, Стамбулда арабачыларның (арбачыларның, извозчикларның) күп алганнарын күргәннән «Казанлы тәкиясе»нә багажларны хәммалга (йөк ташучыга) күтәртеп бару тиеш булганын остазыбыз Кәшшаф абзый миңа сөйләгән иде. Шуның өчен мин, көймәдән чыккач, извозчик эзләп тормадым.
  • Ислам. Дини сүзлек

    Зикер (гарәпчә – искә алу, искә төшерү) – Аллаһны олылауга багышланган махсус доганы (зикерне) күмәк аваз белән (зикер-җали) яки эчтән генә (зикер-хафи) уку. Суфилар аерым бүлмәләргә – хөҗрәләргә бикләнеп, күңелләрен Аллаһка юнәлтеп, «Аллаһ» яки «Раббым» сүзен, бигрәк тә «лә-иләһә илләллаһ» кәлимәсен кабатларга, әлеге сүзләрне йөрәкләренә сеңдерергә тиешләр.
  • Евразия далалары күчмәннәрендә мөселман гигиенасы

    Евразия далаларына ислам VII-VIII гасырларда үтеп керә башлый һәм, чисталыкка, пакьлеккә өндәгән дин буларак, күчмә халыкларның шәхси гигиенасына, һичшиксез, гаять зур, уңай йогынты ясый. Билгеле, мөселман мәдәнияте барча ыру-кабиләләр арасында берьюлы, тиз таралмаган. Өстәвенә, дала күчмәннәре аны беркадәр аерма белән, үзгәрәк рәвештә (беренче чиратта – йолаларны үтәү ягыннан) кабул итә.
  • Шуны да белмәскә...

    Өч яшьлек Әмир уенчыкларын бик ярата икән. Үзе дә уйный, әбисе Фәридәне дә «милиция» дип язылган машина белән йөрергә мәҗбүр итә. Бераз матавыкланганнан соң, әбисе, бензин бетте, дигән сылтау белән, уеннан чыгарга чамалый...
  • Госман Садә шигырьләре

    Әверелә калса канат булып Кешеләрнең әгәр куллары, Якынаер иде... якынаер Кош юлына кеше юллары.
  • Ленар Нургаянов: «Үз районыңда эшләү нинди зур бәхет!»

    Районыбыздагы авылларның күбесендә татарлар гына яши. Шәхсән үзем Тирсә авылында гел татарча сөйләшеп-аралашып, укып үстем. Бездә татарлык, милли рух һәрвакыт көчле. Гадәттә, Әгерҗене, Удмуртия белән чиктәш булгач, татар районы түгел, ә күп милләтле төбәк дип уйлыйлар. Дөрес, башка милләтләр дә бездә күп – бу безнең байлыгыбыз, әмма татар теле, татарның гореф-гадәтләре дә һәрвакыт игътибар үзәгендә. Кайсы гына авылга барма, матур итеп татар әдәби телендә сөйләшәләр. Әлбәттә, безнең яктагы телнең, халык тарихының үзенчәлекләре күп.
  • «Шагыйрьләр, күз яшьләрен каурый-каләм карасына әйләндереп, шигъри юлларга салдылар...»

    6 февраль көнне туган шәһәрем Каһраман Марашта газиз әнкәемне, мәрхүм әткәемнең бертуганы сөекле апамны, җизнәмне, җан дустым Моратымны хатыны белән бергә югалтык... Ул авыр көннәремдә кадерле татар дусларым, якын кешеләрем хәсрәтемне үз хәсрәтләре кебек кабул итеп, чын күңелдән борчылып, күз яшьләре белән көне-төне Ходайга ялвардылар, Казанда миңа терәк-таяныч булдылар, мине бер ялгызым калдырмадылар, Аллаһының рәхмәт яусын барысына да. Татарстан халкы Төркиябезнең кайгы-хәсрәтен йөрәкләрендә тоеп, мадди-мәгънәви ярдәмнәрен кызганмады. Җир тетрәве булган шәһәрләргә барып, халыкны җимерекләр астыннан коткарырга булыштылар. Ә шагыйрьләр, күз яшләрен каурый-каләм карасына әйләндереп, шигъри юлларга салдылар...
  • Нарат авылы (Әгерҗе районы) мәзәкләре

    Хөсни, кар яуган! Хөсниҗантәйнең колагы бераз начар ишетә иде. Шуңа күрә авылдашлар аңа һәрвакыт кычкырыбрак сөйлиләр. Ул, артык кычкырып сөйләгәннәреннән туя идеме икән, йә үзенең кимчелеген күрсәтмәскә теләгәнме, кеше сөйли башлагач ук: «Ишеттем, ишеттем!» – дип әйтә. Бер көн иртән җиргә беренче кар төшкәч, күршесе кергән дә: «Хөсни, кар яуган, күрдеңме?» – дигән. Хөсни, гадәте буенча тизрәк әйтеп салган: «Ишеттем, ишеттем!» Шуннан бирле, авылда беренче кар яугач, кешеләр бер-берсенә: «Хөсни, кар яуган!» – диләр. «Ишеттем, ишеттем!» – дип җавап бирергә кирәк.
  • Шагыйрь Даут Гобәйди васыяте

    Шагыйрь Даут Гобәйдинең дәһшәтле Ватандашлар сугышы вакытында – 1919 елда язылган һәм авылдашларына адресланган васыять-мөрәҗәгате Әгерҗе ягы авылларында кулдан-кулга гарәп язуында күчерелеп таралган. Ул, васыятен язганнан соң өч атна узгач, колчакчылар тарафыннан вәхшиләрчә җәзалап үтерелгән. Күренекле шагыйрь, мулла һәм педагог, китаплар һәм дәреслекләр авторы, тәрҗемәче Даут Гобәйдинең (1873-1919) әсәрләре, педагогик эшчәнлеге һәм колчакчылар кулыннан ерткычларча җәзаланып үтерелүе турында республика матбугатында аз язылмады. Милләтпәрвәр шагыйрь Рәшит Әхмәтҗанның Даут Гобәйдигә багышланган шигыре дә бар.
  • Әмирхан Еники күргәзмәсе ачылды

    Әмирхан Еникинең иҗаты һәм шәхси тормышы белән кызыксынучылар өчен шәп яңалык! 1 мартта Горький һәм Шаляпин музеенда татар әдәбиятын матур һәм мәгънәле хикәяләре белән баеткан Әмирхан Еники күргәзмәсе ачылды. «Әмирхан Еникинең әйтелмәгән васыяте» күргәзмәсе публицист һәм танылган прозаик тууына 115 ел тулу хөрмәтенә оештырылды.
  • Шәриф Камал шигырьләре

    Татар әдәбиятының чын классигы буларак танылган Шәриф Камалның (1884-1942) иҗат мирасына данлыклы проза әсәрләре, хикәяләр һәм повестьләр, новеллалар һәм фельетоннар да, милли драматургия тарихында үз урынын биләгән пьесалар да керүе мәгълүм. Гадәттә, моннан тыш, язучының биографияләрендә аның 1906 елда ук «Сада» исемле шигырьләр җыентыгын бастыруы хәбәр ителә. Бу хакта бер-ике җөмлә языла да, алга таба без Шәриф Камалның шигырьләре турында берни ишетмибез диярлек.
  • Композитор Хөснулла (Хөснул) Вәлиуллинның тууына 110 ел

    Композитор, Татарстан АССРның (1966) һәм РСФСРның (1974) атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1989) Хөснулла (Хөснул) Вәлиулла улы Вәлиуллин 1914 елның 28 февралендә Саба районындагы Байлар Сабасы авылында туган. Ул Казан музыка училищесын (1940, В.Виноградов сыйныфы), Казан дәүләт консерваториясен (1950, Альберт Леман сыйныфы) тәмамлый. Хөснулла Вәлиуллин 1950-1951 нче елларда – Казан музыка училищесы укытучысы. 1968-1973 һәм 1978-1981 нче елларда – Татарстан китап нәшриятында музыкаль әдәбият мөхәррире. Аның «Самат» операсы (Х.Вахит либреттосы) татар опера сәхнәсендә музыкаль театр өчен иң уңышлы, лирик-психологик рухтагы әсәрләрдән санала. Композитор Г.Тукай, М.Җәлил, Ә.Ерикәй, Х.Вахит, С.Хәким, Р.Фәйзуллин һ.б.ның шигырьләренә җыр һәм романслар яза. Хөснулла Вәлиуллин 1993 елның 24 сентябрендә вафат булды.
  • Һәркем үз китабын яза

    «Һәркем үз китабын яза», – дип әйтә торган иде безнең әни – «Нарат авылы» дигән китапның авторы Әрибә Мөхәммәткәрам кызы Айтуганова. Бу – гаять фәлсәфи гыйбарә, аның мәгънәсе бик тирән... Туры мәгънәсенә килсәк, безнең әни, үзенең «Нарат авылы» дигән китабын язып, халыкка тиңсез рухи мирас калдырып китте. Монысы – китапны күргән-укыган кешеләрнең фикере.
  • ДӨНЬЯДА СҮЗЕМ КАЛЫР...

    Урам малае кебек син, мәхәббәтем: Атлаган һәр адымыңда ватык кала. Иелсәм күз камаштырган пыялага, «Алтын ул!» – дип, бер көчлесе тартып ала.
  • Фирдәвес Зариф. Туган телем

    Бүген – Халыкара туган тел көне. Туган телебезне саклыйк һәм яклыйк! Туган телем минем – иркә гөлем, Син исән дип сөенеп яшимен; Йолдыз булып күктә кабынамын, Яшен булып җирдә яшьнимен.
  • Кәрим Тинчурин театры оркестрына – 35!

    16 февраль көнне К.Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театрында журналистлар өчен махсус пресс-тур оештырылды. Программада театр оркестрының 35 еллыгы уңаеннан узачак концертына репетициясен күрсәтү, концерт белән бәйле пресс-подход һәм театрның музыка өлеше буенча экскурсия булды. Гомумән, чараның төп темасы – театрның музыкаль тарихы. Бу бай эчтәлекле очрашуда без К.Тинчурин театрының музыкаль тарихы турында бик күп мәгълүмат тупладык. Иң кызыклары белән бүлешергә булдык.
Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру