400 еллык тарихлы Мари Күлбашы авылында татар телен саклап калганнар

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Эльвира Мозаффарова).

Мари Элның Морки районында Күлбаш авылы бар. Тирә-күршесендә мари авыллары булса да, 400 еллар элек барлыкка килгән авылда милли гореф-гадәтләрне, татар телен саклап калганнар.

Суны коедан алалар

Авылга килеп керүгә, басу уртасындагы капка күзгә ташлана. Ялан кырда зур гына капка юкка куелмаган икән, бу – Сабан туена керә торган ишекләр. Баксаң, элегрәк, авылда Сабан туе бәйрәмен яз көне – чәчү эшләре башланыр алдыннан уздыра торган булганнар.

Күлбашта якынча 170 хуҗалык исәпләнелә. Тугыз еллык мәктәпләре, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пунктлары, клублары бар. Почталары эшли. Авылга газ кергәнгә әле биш еллап кына. Эшсезлек монда да бар. Күпләр авылдан ерак түгел интернат-йортка барып эшләргә мәҗбүр. Читкә китеп эшләүчеләр дә бар. Алар моны калымга йөрү, диләр. Гомумән, Мари Күлбашы халкының сөйләмендә безгә ят сүзләр шактый очрады. Читкә китеп эшләүчеләрне алдалаучылар да күп икән. Авыл халкы берәүнең тарихын бик ачынып сөйләде. Күп балалы бер әти, акча эшләргә дип, читкә киткән булган. Берничә ай эшләгәннән соң, моңа акча урынына ишегалларында торган иске машинаны биреп җибәргәннәр. Теге, чарасызлыктан, шул металл өемен тарттырып кайткан.

Кәҗә, сыерлар асраучы фермерлар бар. Кемдер кул эшенә оста. Илсур Исмәгыйлев агачтан төрле могҗизалар тудыра, Алия Сираҗетдинова бәлешләр пешерә, ире Фәрит абый, калайдан бизәкләп, тәрәзә яңаклары эшли. Кемдер чигә, кемдер тегә, мал-туар үстерә, итен-сөтен сата. Дөрес, авылда сыер асраучылар бетеп бара икән. Хәзер 100дән артык хуҗалыкка бары 17гә якын сыер гына исәпләнелә. Көтү чыкмый. Кеше мал-туарын бакчасына арканлый. Авылда сөтне өч литрын 100 сумга саталар.

Кеше кулы тимәгән ниндидер саф табигать монда. Халык та эчкерсез, гади, ачык. Күлбаш – тарихи авыл. Исеме Күл һәм баш сүзләреннән алынган, диләр. Авылның тагын бер исеме булган дип тә сөйлиләр – Нужа. Авыл күлләргә бик бай булган. Балалар шул сулыкларда бата башлагач, халык күлләрдән ераккарак күчеп төпләнгән. Авылга су күптән түгел кергән. Шулай да, элеккеге гадәт буенча, халык әле дә коеларга йөри. Ә алар авылда җитәрлек, һәр урамның үз коесы. Күлбашлылар үзләре, акча җыешып, ул коеларны карап торалар. Юлларны да үз көчләре белән рәткә китергәннәр. Җәяүлеләр – 1 мең сум, машинасы булганнар 1500 сумнан җыешып, авыл эчендәге юлны төзекләндергәннәр.

Пони сатам – кем ала?

Авыл уртасында Күлбашның иң борынгы бинасы – 1888 елда салынган мәчет саклана. Аны Сабит атлы Казан бае төзеткән, диләр. Йортларны пластик белән тышлау бу якларда әле популярлашып өлгермәгән. Күбесендә агач йорт. Өйләрне төрле төсләргә буйыйлар. Мунчаларын чәчәкләр белән бизәкләп ясаучылар да бар. Тагын бер кызыклы факт: бәйрәмнәрдә авылда аракы сатылмый икән. Балаларның юл йөрү куркынычсызлыгына да зур игътибар бирелә. Караңгыда, эңгер-меңгердә яктылыкны кайтара торган элементлар булмаган өчен, җәяүлеләрне 500 сум штрафка тарталар. Морки районында берничә кешегә штраф салганнар да икән инде.

Татар телен кыскартуны күлбашлылар сизмәгән. Элек тә, хәзер дә мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнага өч сәгать укытыла. Ә менә мари теле татар авылларында фән буларак әлегә керми, ди.

Авылда пони асраучы бар. Мәктәп директоры Фәридә апа һәм тарих укытучысы Рафис абый Фәһриевләр гаиләсендә яши ул кечкенә ат.

– Кызым Камиләнең җиде яшь туган көненә гаилә дустыбыз пони бүләк иткән иде. Паспорты да бар әле ул пониның. Документ буенча исеме– Максимильянс. Без аны Максик дип йөртәбез, – дип сөйли Фәридә апа.

Максикны Фәһриевләр ат урынына файдаланалар. Ул себерке ташырга, печән алып кайтырга булыша. Җәйге, кышкы арбасы бар. Сабан туенда балаларны шунда утыртып йөртәләр, кышын Рафис абый – Кыш бабай, Камилә Кар кызы булып киенеп пони арбасына утырып, авылдагы балаларга бүләкләр тарата.

– Понины гел юып торабыз, чәчләрен тарыйбыз, ул печенье, прәннек, конфет ярата. Тик менә аны калдырып беркая да барып булмый, шуңа да, алучы булса, сатар идек, – диләр Фәһриевләр.

Мари Күлбашы авылы сүзлеге

калымга йөрү – эшкә йөрү

туар өе – мал-туарга ашарга әзерли торган урын

бәлеш – пирог

ашка алдым – ачуландым, орыштым

нәнә – эне, туган

корт дуслары – умартачының дуслары

борчак өштие – борчак боткасы

багалар – карыйлар

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/04/178261/

Комментарий язарга