Кадыйр Сибгат. 1991 ел язы

Язлар алар сөю алып килә.
Гомерләрне матур итәләр.
Яратулар алып киләләр дә,
мәхәббәтле итеп китәләр.
Куанычы белән килә язлар.
Кайгылардан кеше арына.
Күңелләре сүнгән кешеләрнең
күңелләре язда кабына.
Язлар алар саулык алып килә.
Чир-хасталар китеп торалар.
Баш калкытып куя язлар җиткәч
көздән корып калган куралар.
Кояшына битен куя-куя,
җылыналар кышын туңганнар.
Халыкларның бөек кешеләре
язгы көннәр белән туганнар.
Язлар алар бәхет булып килә,
җылы булып,
якты нур булып.
Башын игән бик бәләкәй җан да
бер тураеп китә,
зур булып.
Барысы да барыбызга да бит.
Барысы да моның бушка бит.
Яз көнендә Җирдә адәмнәргә
сөенергә Ходай кушкан бит.
Яз быел да килде.
Елдагыча
күңелләрдә шатлык булмады.
Көннәре дә салкын,
кояшның да
сүлпәнрәк иде нурлары.
Язлар белән бергә хәсрәт килсә,
хәерлегә булмас ул гамәл.
Илебезнең ярлы бәндәсенә
кояш нуры бүген бик хәләл.
Яз көнендә кирәк миһербанлык,
кайгырту һәм сөю,
сабырлык…
Ярамыйдыр якты яз көнендә
кешеләргә салу авырлык.
Яз килә ул,
син кем генә булма,
синең кемлегеңә карамый.
Кешеләргә язда шатлык кирәк,
кимсетергә язда ярамый!
Ярамый!
1991

Комментарий язарга