Журнал «Безнең мирас»

Корбан гаете. 1945 ел

"Бүген иртән торсам, Татарстан урамын тутырып, халык зиратка бара. Кемнәр генә юк анда! Борынгы җиләнен кигән карт-коры,алардан яшьрәкләр, элек намазга йөреп калган, аның аз-маз рәтен белүче кешеләр. Алардан башка тагын, гаеткә бармый калуны яхшысынмыйча,олыларга ияреп баручы яшьрәкләр. Ярым хәрби киемдә, башына чуар кәләпүш кигән сугыштан кайткан кешеләр. Болар аеруча күп. Шундый сүз йөри, болар: "Әгәр исән-сау калсам, көчем җиткән кадәр намазны укыр идем, гаетләрне калдырмас идем", - дип нәзер әйткән кешеләр. Алар хәзер үзләренең исән калуларын әнә шуннан күрәләр, шуңа күрә гает кебекләрне, җомга кебекләрне калдырмыйлар.


Сугыш дигән нәрсә халыкның тормышына зур үзгәреш кертте. Диннең көчәюе дә әнә шуннан.


Дин бетүгә таба барасы урынга шулай көчәеп килә, тирәнәя. Элек, мин яшьрәк вакытта, дин нәфрәт тудыра иде, хәзергә татар яшьләре аңа ниндидер бер хөрмәт саклыйлар". 1946 ел, 28 август


Гомәр Бәшировның "Күңел дәфтәре" китабыннан. 


Теги: Гомәр Бәширов Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру