Журнал «Безнең мирас»

Галимә Гүзәл Сәйфуллина мөселманнарны зикер кылу тарихы белән таныштырды

Күпләр зикер итүнең нәрсә икәнең аңламый һәм дөрес бәяләми. Зикер кылуның саваплары, тарихы, дәрәҗәсе югары булуны белеп бетермәүчеләр дә бар, - диде "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Фәннәр академиясенең Диннәр һәм иҗтимагый фикер тарихы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать фәннәре кандидаты Гүзәл Сәйфуллина.
Бүген Гүзәл Сәйфуллина Казан дәүләт консерваториясендә "Зикердән мөнәҗәтләргә: татар фольклорында суфичылык элементлары" дигән темага лекция укыды. Ачык лекция кысаларында галимә Аллаһ Тәгаләне истә тоту, зикер әйтү хакында сөйләде. "Зикер" сүзенең аңлатмасын китереп, аның ислам динендә тоткан урынын, әһәмиятен аңлатты. Шулай ук бу мәсьәләгә кагылышлы аңлатмаларны Коръәннән һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәтеннән, хәдисләреннән китерде, тыңлаучыларны зикер әйтү тәртибе, тарихы белән дә таныштырды.
"Зикер дигән сүз “искә төшерү” дип тәрҗемә ителә. Раббысын искә төшерүгә мөселманның намазы, уразасы, хаҗы, зәкәте һәм Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарылган барлык хәерле гамәлләре керә. Мөселманнар көн дәвамында Аллаһу әкбәр, әлхәмдүлилләһи, ләә иләһә илләллаһ дигән сүзләрне кабатлап йөрергә тиешле. Ягъни Аллаһ олугтыр, барлык рәхмәтләр Аллаһы Тәгаләгә генә, Аллаһтан гайре башка ышанулы зат юктыр дигәнне аңлата", - дип билгеләп узды Гүзәл Сәйфуллина.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/03/28/160904/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру