Мөслим – тарихи хәтерле төбәк

Тарихчылар – ТР ФАнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты археологлары, ТР Милли музее хезмәткәрләре белән берлектә һәм Мөслим район хакимияте, җирле музей хезмәткәрләре һәм районныңтөбәкне өйрәнүчеләре ярдәмендә, Мөслим төбәкне өйрәнү музеен реконструкцияләүдә һәм аның фондларын яңартуда катнашты. Музей тупланмасына күптән түгел төбәк археологиясенә һәм тарихына караган яңа материаллар керде.

***

Т атарстанның Мөслим районында соңгы елларда төбәкнең социаль-икътисади үсеше өлкәсендә күп эшләр башкарылды. Җитештерү-хуҗалык, торак һәм мәдәни объектлар төзекләндерелә һәм яңалары да төзелә. Төбәк җитәкчелегенең һәм халкының бу казанышлары турында Мөслим һәм Көнчыгыш Татарстанның аңа чиктәш районнарына сәфәрләре вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та билгеләп үтә килде. Райондагы әлеге үзгәрешләргә Мөслимдәге август киңәшмәсе вакытында республикабызның мәгариф системасы хезмәткәрләре дә игътибар итте.

Районда мәдәният, мәгариф һәм спортны үстерү өлкәсендә дә зур эшләр башкарыла. Мәктәпләр, клублар, спорт комплекслары, төбәкне өйрәнү музее, район мәдәният йорты, мемориаль комплекслар, һәйкәлләр, мәдәният парклары һ.б. объектлар төзекләндерелде һәм яңалары ачылып килә.

Альберт Борһанов һәм Раушан Солтанов

Район үзәгендә күптән түгел генә кабатланмас Җәмигъ мәчете ачылды. Район хакимияте башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин бу мөһим эшләрне башкару барышында Казанның, республикабызның һәм илебезнең төрле тармак галимнәрен, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләрен җәлеп итә. Һәм әлеге эшләр тиз арада башкарылып, яхшы нәтиҗәләр бирә.

2014 елдан башлап, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре һәм төбәкне өйрәнүчеләр тәкъдиме белән, район төбәкне өйрәнү музее фондларын өйрәнү һәм саклау эшләре башланып китә һәм үткәрелә. 2015 елның җәендә беренче мәртәбә, ТР ФА Тарих институтының фәнни отряды (җитәкчесе – А.Борһанов) тарафыннан, киң күләмле тарихи-төбәкне өйрәнү тикшеренүләре үткәрелде. Аларның барышында элегрәк билгеле булган һәм яңа ачыкланган археологик, эпиграфик, архитектура һәм сәнәгать объектларының урнашу урыннарына төгәллек кертелде һәм хәзерге торышы ачыкланды, торак пунктлар һәм авыл мәктәпләрендәге музей почмаклары тупланмалары турында яңа мәгълүматлар җыелды.

Элеккеге һәм яңа алынган мәгълүматлар нигезендә, ТР Милли музее хезмәткәрләре  һәм Тарих институты галим-археологлары ярдәме белән, 2015 елның августында Мөслим төбәкне өйрәнү музееның яңа бинасы ачылды. ТР хөкүмәте рәисе урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов әлеге тантана вакытында бу музейның республикабыздагы иң яхшы музейларның берсе булуын, районда яшәүчеләрнең аның белән горурланачагын һәм Мөслимнең мөһим брендына әйләнүен билгеләп үтте.

Районда 2017 елда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре төркеме – археографлар, фольклорчылар һәм эпиграфистлар эшләде. Алар районның тарихи яктан кабатланмас булуын һәм төбәкне өйрәнү музееның төбәктә яшәүчеләр тормышында мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

Музей тупланмасы 2016-2017 еллар аралыгында җирле төбәкне өйрәнүчеләр һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының галим-археологлары тапшырган яңа экспонатлар белән даими рәвештә тулыланып килде.

Мөслим төбәкне өйрәнү музее директоры С.Я.Җаббарова фикеренчә, ТР ФА Тарих институтының Татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеге мөдире А.Борһанов, ТР Милли музее хезмәткәрләре һәм җирле төбәкне өйрәнүчеләр ярдәме белән, музей күпкә баерак һәм кызыклыракка әйләнде. Җирле һәм килгән туристларның саны артты. Безнең музей Мөслим районының горурлыгына һәм брендына әйләнде. Музейга аеруча зур ярдәмне район җитәкчелеге күрсәтә, дип белдерде ул.

Археология һәм табигать бүлеге бирегә килүчеләрдә аеруча зур кызыксыну уята.  Музейда Этнография, Хәзерге заман тарихы (XX-XXI гасырлар) һәм сәнгать бүлекләре дә эшли. Музей коллекциясе, моннан тыш, җирле осталар агачтан, керамикадан, металлдан, шулай ук башка материаллардан ясаган үзенчәлекле эшләнмәләр исәбенә дә байый. Музейга төрле чараларга килгән кунаклар һәм катнашучылар гына түгел, мәктәп укучылары, районның төрле авылларында һәм Көнчыгыш Татарстанда яшәүчеләр дә еш килә.

Альберт Борһанов фикеренчә, 2013 елда Рамил Хәмзә улы Муллинның җитәкчелеккә килүе Татарстанның ерактагы авыл районында яшәүчеләрнең тормышын кискен үзгәртте. Хәзер биредә тормыш кайный, күпләр инде бу актив тормыш рәвешенә ияләшә дә башлады. Монда күп кенә республикакүләм чаралар уздырыла, мәдәният өлкәсендә дә күп нәрсә үзгәрде. Мөслимнең төбәкне өйрәнү музее бу яктан караганда районның брендына әйләнде, шуңа күрә без район һәм музей коллективы белән бик теләп хезмәттәшлек итәбез, дип билгеләп үтте ул.

Мөслим районы борынгы мөһим цивилизация үзәкләренең берсе булып тора, әмма ул фәнни яктан аз өйрәнелгән. А.П.Шокуров, Е.П.Казаков, П.Н.Старостин һәм Р.С.Габяшовларның 1950-1970 нче елларда ук үткәрелгән тикшеренүләрен исәпкә алмаганда, киң күләмле эшләр алып барылмаган. «ТАССРның археологик карталары һәм А.А.Борһановның яңа материаллары» буенча, районда ерак үткәндәге (таш гасыр, бронза, иртә тимер дәвереннән алып урта гасыр азакларына кадәр) 60лап объект ачык­ланды. Аларның күпчелеге Ык һәм аның кушылдыклары бассейнында урнашкан.

Борынгы торак урыннарының эзләре Рус Шуганы, Олы Чакмак, Мазино, Табын, Мәлләтамак, Тамьян һ.б.авыллар, шулай ук Көнчыгыш Татарстанның күрше районнарында билгеләп үтелде. Әмма Ык елгасы, юлын даими үзгәртеп торып, борынгы кешеләр яшәгән урыннарны, каберлекләрне һәм курганнарны, торак эзләрен һәм шәһәрлекләрне юып юкка чыгара бара…

Хуҗалык корылмаларын һәм торак төзегәндә, елгаларның  ярларны юуы нәтиҗәсендә, җирле халык металлдан, керамикадан, сөяктән һәм таштан эшләнгән кабатланмас әйберләр таба. Аларның күбесе, сатылып, шәхси тупланмаларда кала, кайсылары хәтта республикабыздан читкә дә чыгарыла. Мөслимлеләр табылган әйберләрнең бер өлешен районның төбәкне өйрәнү музеена тапшыра һәм борынгы чорларны өйрәнүдә Татарстан галимнәре белән хезмәттәшлек итә. Шундый фидакарь һәм милләтпәрвәр шәхесләрнең берсен – авыл хуҗалыгы ветераны Развит Галиевне билгеләп үтәсем килә. Ул галимнәргә һәм музейга күп кенә уникаль әйберләр тапшырды. Аларның күбесе А.Борһанов кулы аша узды һәм җентекләп өйрәнеп эшкәрткәннән соң, ул әлеге ядкәрләрне музей фондына тапшырды. Музейга килүчеләр әле дә бу бәһасез табылдыкларны карап хозурлана. Мәсәлән, галим 2016-2017 еллар аралыгында төбәкне өйрәнү музеен Табын, Ташлыяр, Рус Шуганы, Керәш-Шуран, Салавыз Мухан, Тамьян, Иске Чакмак һ.б. авыллар янында табылган шундый 620дән артык экспонат белән баетты. Алар арасындагы аю тешеннән эшләнгән бөти, казылма акула тешләре, йомырка сыман формадагы керамик ядрә (аның эченә яндыргыч сыекча тутырылып, ату коралы буларак кулланылган) бирегә килүчеләрдә зур кызыксыну тудыра.

Табылдыкларның төп өлеше – төрле калку орнаментлар белән бизәлгән, әвәләп һәм станокларда ясалган савыт-саба ватыклары. Аларның күбесе бронза һәм иртә тимер дәверенә карый. Керамик савытларның кайберләре Идел Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм Нугай Урдасы чорларына нисбәтле, арада XVII-XIX гасырларга караганнары да бар.

Табылдыклар арасында киемнең металл элементлары, бизәнү әйберләре һәм төсле металлдан эшләнмәләр дә шактый. Мәсәлән, бронзадан ясалган һәм б.э.га кадәр III-б.э.ның III гасырларына караган эполет сыман формадагы берничә бизәлгән прәшкә ачыкланды. Тагын күкрәккә тага торган һәм кыңгырау рәвешендәге бизәнү әйберләре, колаксалар һәм медальоннар да табылды. Асылташлардан, керамикадан, пыяладан, сөяктән, металлдан эшләнгән муенсалар да байтак.

Табылдыклар арасында ук очлары (X-XIV гасырлар), скиф төрендәге акинак (б.э.га кадәр VI-IV гасырлар), тимер балталар, сөңге очлары, гарпуннар, металл кискечләр, кадаклар, йозаклар һәм ачкычлар да очрый.

А.Борһановның фәнни төркеме соңгы елларда авыл зиратларында да булып, кабер ташларын өйрәнде. Бу эштә җирле халык та зур ярдәм күрсәтте. Аяныч ки, тамгалы һәм язулы күп кенә кабер ташлары, табигать шартлары йогынтысында, ватыла яки җиргә иңә бара. Моннан тыш, патша һәм совет чорларында кабер ташларын бина нигезләренә дә салып калдырганнар. Мәсәлән, совет чорында Катмыш авылы янында терлекчелек комплексы корганда аларны төзелеш материалы сыйфатында файдаланалар. Биредә ватылмаган 9 таш ачыклана.Тугаш авылы янындагы ике зиратта уникаль ташлар сак­ланып калган. Ул зиратларның берсе шактый борынгы һәм анда төрбә һәм 4 борынгы кабер бар. Тойгелде авылының иске зиратында А.Борһанов тарафыннан 26 кабер ташы өйрәнелде. Алардан күп мәгълүмат алырга була. Мәсәлән, ул кеше кем булган, нәрсә белән шөгыльләнгән, туганнары кем һ.б.

Безнең мәгълүматлар буенча, Олы Чакмак авылы зиратында 17, Тамьянда – 12, Метрәйдә – 10, Тугашта 18 уникаль таш сакланып калган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: кайбер зиратларда бик кызыклы нәсел каберләре бар. Тугаштагы һәм Олы Чакмактагылары фәнни яктан аерым кызыксыну тудыра.

Күп кенә зиратларда ташлар жиргә иңеп беткән яки иңә, киләчәктә моны булдырмас­ка иде. Аксакалларга зиратларны карау һәм төзекләндерү мәсьәләсендә яшьләр белән тиешле эш алып барып, аларга халкыбыз һәм илебез тарихына, мәдәниятенә зур өлеш керткән мәрхүм якташларыбыз – әби-бабаларыбыз хакында бәһасез бай мәгълүмат биргән кабер ташларын кадерләп сакларга кирәклеген аңлатырга кирәк. Зиратларның торышы – әби-бабаларыбызга мөнәсәбәт, авылның мәдәнилеге күрсәткече.

Күп районнарда, шул исәптән Мөслимдә дә кызыклы архитектура һәйкәлләре сакланып калган. Әмма шунысы аяныч, Олы Чакмак авылындагы мәдрәсә бинасы (1894 ел), Салавыз Мухандагы тарихи иске бина ташландык хәлдә. Татарстан Республикасының тарихи һәйкәлләрне саклау органнары, җирле хакимият һәм биредә яшәүчеләр аларны төзекләндерү һәм карап тотуга игътибар бирсен иде. Бу хәл итә алмаслык мәсьәлә түгел, аларны, торгызып, төбәк туристлык объектлары системасына кертергә кирәк.

Мөслим районында уңай хәл ителгән тагын бер проблема күп кенә төбәкләр өчен актуаль булып тора. Оптимизация шаукымына эләгеп, авыл мәктәпләре һәм клублары ябылганга яки статусы төшкәнгә күрә, музей табылдыклары юкка чыга. Кайбер экспонатлар, шәхси тупланмаларга эләгеп, районнан һәм хәтта республикабыздан да читкә чыгарыла, ягъни фән өчен эзсез югала, чөнки алар яшерен сәүдә системасына эләгә (шул исәптән, «кара казучылар» кулына да).

Аерым алганда, мәктәпкә, балалар бакчасына беркетелеп мәйданнары кыскартылгач, озак вакытлар хуҗасыз хәлдә яткан археологик экспонатлар Олы Чакмак мәктәбеннән авыл клубына тапшырылды. Салавыз Мухан мәктәбендә озак еллар буе б.э.га кадәр III-б.э.ның III гасырларына караган күп кенә археологик табылдыклар, XVII-XIX гасырларга нисбәтле татар һәм рус мәдәнияте предметлары сакланды. Мәктәпнең статусы төшкәнче, мәктәп директоры Д.Н.Мәгалимов һәм аның коллективы тырышлыгы белән, алар уңышлы сакланып килде. Шундый кыйммәтле табылдыклар башка мәктәп музейларында да бар.

Безнең тәкъдим буенча һәм район хакимияте башлыгы Р.Х.Муллинның күрсәтмәсе нигезендә, барлык мәктәп музейларының тупланмалары исәпкә алынды һәм табылдыкларның бердәм исемлеге төзелде, аеруча кыйммәтле экспонатлар исә Мөслимнең төбәкне өйрәнү музеена тапшырылды. Әлеге табылдыклар галимнәр һәм музей белгечләре тарафыннан җентекләп өйрәнелеп, музейга килүчеләргә аларга карап соклану мөмкинлеге туды.

Комментарий язарга