Килештерә белгән бит

Мөхәммәт ага Мәһдиевнең сыйныфташлары турында мәгълүмат туплауны дәвам итеп, мин Гөлшат Мәҗитовага мөрәҗәгать иттем. Язучының дусты, сыйныфташы Гарифулла абый —  Гөлшатның дәү әтисе.Гөлшат кечкенәдән шигырьләр сөйләргә, язарга бик яратты. Шуңа күрә дә журналистика буенча югары белем алды. Шигырьләрен туплап, китабын да бастырып чыгарды. Бик тә тырыш кыз. Хезмәт сөйгән авыл кешесенең оныгы ялкау була алмый инде ул. Гарифулла абыйның нәрсәләргә сәләтле, нинди булуы турында Гөлшатның истәлекләреннән укып белик әле.

-Без әби-бабай тәрбиясе алып үстек. Мин әле дә әби – бабасы исән кешеләргә кызыгып яшим. Әниемнең әтисе һәм әтиемнең әнисе мин кечкенә чакта ук бакыйлыкка күчкәннәр. Ә әбине һәм дәү әтиемне мин яхшы хәтерлим әле. Бигрәк тә дәү әти хәтеремдә яхшы саклана. Бәлки иң яраткан оныкларының берсе  мин булгангадыр?..

Хәтер йомгагын сүтеп, истәлекләргә биреләм…Төз гәүдәле, олайган булса да, үзенә хас көлемсерәп торган мөлаем йөзле, төпле фикер йөртеп, акыллы киңәшен бирүче мөхтәрәм бер бабай кеше булып исемдә тора ул минем. Мине аеруча яраткан ул. Кечкенә чагымда ук мин аны үземнең яклаучым итеп, аның ышыгына йөгерә идем.Әлифбаны да мин аның белән укырга өйрәнеп, 5 яшемдә үзем укып, шигырьләрне үзлегемнән ятлап йөри идем.

Дәү әти безне — оныкларын яратып, гел әйтә торган сүзе бар иде: “Менә бит мин нинди бай, бу байлык бөтен кешедә дә юк бит ул!”- дип әйтергә ярата иде.

Кечкенәдән каләм тибрәтергә яраттым. “Сабантуй” гәҗитенә язган “Озын гомер телибез”дигәнбер язмамда: “Минем дәү әтием –Гарифулла. Ул —  бик әйбәт, ярдәмчел кеше. Ул безгә бала вакытларын, үсмер чакларын сөйли.

Аның якын дусты — күпләргә үзенең әсәрләре аша таныш булган якташ язучыбыз — Мөхәммәт абый Мәһдиев. ”Торналар төшкән җирдә” исемле китабында ул дәү әтием турында да әйтеп китә.

“Мөхәммәт бик зиһенле, белемле иде. Мәктәпкә килгәч, безне гарәпчә дә укырга өйрәтә иде”, — ди бабам. Дәү әтием үзенең туган авылында балта остасы булып эшли, бик матур, җылы итеп киез итекләр баса. Без аңа озын, бәхетле гомер телибез”- дип язганмын.

Әйе, мин дәү әтием белән безнең гаиләнең хөрмәтле кешесе булганы өстенә халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең якын дусты, классташы булганы өчен дә горурланам. Алар 7 ел буе бер класста укыганнар, балачактан якын дуслар булганнар. Өйләнгәч, өлкәнәйгәнче дуслыкларын югалтмаганнар, гел очрашып, аралашып, бик дус яшәгәннәр. Үзенең бер истәлегендә: “Сөнгат абзыйны бер гаепсезгә алып китеп юкка чыгардылар. Дөнья бәясе кеше иде дә бит..”, — дип, ачынып куя. “Әтиләрен югалту бик зур авырлыклар китерде аларга. Рәбига абыстай 6 баланы берүзе кеше итте. Күп вакыт тамаклары ач булды, бер сынык ризыкка тилмергән чаклары әз булмады. Мөхәммәт иртән мәктәпкә барышлый гел безгә сугыла иде, аннан икәүләп мәктәпкә китәбез. Ә әни иртән безнең икебезне дә чәй эчертеп чыгара. Безнең әти – әни исән – сау булгач, безгә җиңелрәк иде. Мөхәммәт мәктәптә дә безнең кебек трай тибәргә ашкынып тормый, ул укуга бирелгән иде. Ул чакларда класста төрле яшьтәге балалар укый иде. Мөхәммәт әнә шул үзенең аң – белем ягыннан бездән күпкә өстен булуы белән, үзеннән шактый өкәннәрне дә буйсындыра ала иде. Аны үтә зиһенле булуына кызыгучы бер мин генә булмаганмындыр.”

Мөхәммәт Мәһдиев “Торналар төшкән җирдә” әсәренең “Җиде аршынлы бүрәнә  белән” бүлегендә безнең дәү әти турында болай дип язган:

“Арада әле генә солдаттан кайткан күрше егете Гарифулла да утыра иде. Ул сорый куйды:

— Алайса, быел Сабантуй көрәшен башлаган инде син, Гатият абзый, — дип көлде.

Гатият абзый, рәнҗеп, аңа таба борылды һәм калын саргылт мыекларын сыпырып куйды.

— Авызыңны бик җырма, күрше. Әл-ле мин… Әл-ле мин…

— Нәрсә, әллә бил алышабызмы?

Гатият абзыйның күзләре очкынланып китте. Истәлекләәргә бирелде.

— Һи-и, егетләр. Уральскида вакытта Кари Габдулласы (Габдулла Кариевны ул шулай дип кенә искә ала иде) белән көрәшә идек без. Тукай Габдулласы елмаеп карап торыр иде. Ул ябык, җыйнак. Теге таза, миңа торырлык (Гатият абзыйның бу сөйләгәннәре “Казан утлары”нда һәм Г.Кариев турындагы истәлекләр китабында басылып чыкты).

Истәлекләр таза, яшь солдат Гарифулланың яшел чирәмлектә нык кына бил алышып, Гатият абзыйны тәгәрәтеп салуы белән тәмамланды (Гатият абый ул заманда тирә-якта иң көчле көрәшче булып саналган – авт.).

Гатият абзый торды, эшләпәсен каккалап киде, чалбар-күлмәкләрен рәтләде һәм, сагышлы елмаеп, авыр сулады:

— Булмый икән инде, энекәш, — диде. Бу минутта ул кызганыч иде. Бераз хәл алгач, тагын истәлек сөйләп алды…”

Мин дәү әтиемне бик зиһенле кеше буларак истә тотам. Әз генә буш вакыты булдымы, кулында китап яки газета булыр,хәтта йоклаганда укыган газетасын битенә каплап йоклавы да безнең өчен гадәти күренеш иде. Ул төрле жанрларны укый . Классташы язган әсәрләрне укып: “Менә бит, карале бу шул бит, ай-яй, Мөхәммәт оста итеп яраштыра да белгән. Югыйсә, шушы кешеләрне мин дә беләм, миңа да таныш  бу китапта язылган маҗаралар, ләкин болай килештереп сөйләү бездән булмый шул”, — дип, соклануын белдереп әйтеп куя иде.

Минем дәү әтием, Мәҗитов Гарифулла Мәҗит улы, 1929 елның 6 июлендә Арча районы Гөберчәк авылында гаиләдә өченче бала булып (Шәрифулла, Сәгыйдулла, Гарифулла, Бәйрәмгали) дөньяга килә. Мәктәптә 7 класс белем ала. Ул елларда яшьләрне ФЗӨ гә җибәргәннәр, дәү әтием дә була анда. Армиядә 3 ел буе танкист булып хезмәт итә. Ул хәрби бурычын Ленинград шәһәрендә үти. Хезмәт срогы беткәч, аңа Ленинградта “Монетный дворда” калырга тәкъдим ясыйлар. Ләкин ул туган авылына кайта, соңгы көненәчә шунда яши.

Дәү әтием колхозда бригадир вазыйфасын башкара, авыл советы рәисе булып та эшләп ала, тракторда да эшли. Безнең Гөберчәк авылы элек – электән һөнәрчеләре белән дан тоткан. Дәү әтием дә алтын куллы балта остасы, итекче, дәү әнием оста шәл бәйләүче булганнар. Сугыштан соңгы авыр елларда күп хезмәт куйганнар. Дәү әтием итек басарга Башкортстан якларына да барган, аны “өязгә” бару дигәннәр.

Дәү әтием Дәү әниебез Минзифа белән бергә 43 ел гомер иткәннәр, 6 бала (4 малай, 2 кыз, төпчеге минем әтием – Данил) тәрбияләп үстергәннәр. Дәү әтинең әнисе олы балалары тугач, үзенең үлгән улы хөрмәтенә Сәгыйдулла дип, ә икенче улларына дәү әти якын дусты хөрмәтенә Мөхәммәт дип куштырган. Ул аны дусты кебек зиһенле, аңлы булсын дип юраган.

Дәү әтием тиктормас, бик эшчән кеше иде, бер дә зарлануны белмәде. Укыган булса, ул бик зур кеше булган булыр иде. Бик зиһенле, көчле политик иде. Дөньяда барган вакыйгаларга карата аның һәрчак үз фикере булды.

Гарифулла абый бер улына Мөхәммәт исемен куштырган дип истәлектә язылды. Кайберәүләр күңелендә шундый сорау туарга мөмкин: бу егетнең язмышы нинди, язучыга охшамаганмы,тормышы нинди юнәлеш алган ? Мөхәммәт абый Мәҗитов башта Бөгелмә якларында яшәсә, бүгенге көндә Фәридә апа белән Арча шәһәрендә матур гына тормыш итеп яталар. Авыл баласы үзен хезмәттән башка күз алдына китерә алмаган кебек алар да хезмәт белән гомер кичерәләр.

 Халидә Габидуллина, М.Мәһдиев музее мөдире. Арча, Гөберчәк.

                                                       

 

Комментарий язарга