Әүлиялар ватаны – Күбәкәй

Узган ел редакциябезнең иҗат төркеме Курган өлкәсенә сәфәр кылды. Шунда Күбәкәй авылында булырга, аның имам-хатыйбы Габдерәшит Баһаветдин углы Камалов белән очрашып сөйләшү насыйп булды. Бу авылга килүебез очраклы түгел иде, чөнки Күбәкәй дөньяда 11 әүлияны биргән бердәнбер татар авылы, шуның өстенә аның янәшәсендә генә Россия күләмендә мәшһүр Коелтөп күле (Горькое) урнашкан. Әлеге авыл, әүлиялар һәм, әлбәттә, күл тарихы турында хәзрәт сөйләгәннәрне без зур кызыксыну белән тыңладык.

Без – Минзәлә токымнары

Авылыбызга халык 1736 елны Уфа ягыннан килеп урнашкан. Беренче авыл урман читендә булган, ул Бохар дип аталган. 1742 елга кадәр шул исемдә йөртелгән. Бу бәләкәй авыл янгач, халкы Әлмән ягына күчеп киткән. Хәзер дә анда Бохар авылы бар1
1742 елны Минзәлә ягыннан килгән татарлар авылны яңадан торгызып җибәргән. Без үзебезне Минзәлә токымнары дип исәплибез. Шул елдан авыл Күбәкәй исеме белән атап йөртелә.вылыбызга халык 1736 елны Уфа ягыннан килеп урнашкан. Беренче авыл урман читендә булган, ул Бохар дип аталган. 1742 елга кадәр шул исемдә йөртелгән. Бу бәләкәй авыл янгач, халкы Әлмән ягына күчеп киткән. Хәзер дә анда Бохар авылы бар1.

Бүген Күбәкәйдә Курорт, Камышлы күл буендагы Боровичи авыллары өчен уртак бер мәчет булса, заманында авылыбызның үзендә генә дә өч мәчет эшләгән. Күл артында – кечкенә, хәзергесе янында – олы мәчет, юл буенда Әхмәтҗан бабай мәчете булган. Авылда 1901 елда 165 хуҗалыкта – 924 кеше, 1926 елда 256 хуҗалыкта 1221 кеше яшәгән2.

«Ку, бәкәй!»

Риваятьләргә караганда, авылыбызга беренче нигез салган кеше ерактан килгән юлчы булып, көннәрдән беркөнне ул ат эчерергә күл буена туктаган. Суга керү белән, юлчы гаҗәпкә калган: күл нинди зур, әмма шактый сай, атның тубыгыннан гына икән. Шуннан юлчы атына: «Ку, бәкәй!» – дигән. Юлчы биредә төпләнеп калган, өй салган, аның янына башкалар да килеп урнашкан. Шулай итеп, күл һәм авылның исеме Күбәкәй дип атала башлаган.

Бахарев фамилияле урыс

Авылдан ике чакрым ераклыкта Бахарев фамилияле урыс маллар тоткан, аның зур гына утары да булган. Безнекеләр дә шунда барып, эшкә ялланган. Шуннан авылыбызның исеме урысча Бахарево дип атала башлаган3.

ЧТЗ Күбәкәй кирпеченнән төзелгән

Авылда 1924 елда промартель оештырып, кирпеч заводы ачканнар. Халыкның яртысыннан артыгы шунда хезмәт куйган, көне-төне кызыл кирпеч җитештергән. Авыл халкының бер өлеше юл буенда, аяк белән яки атлар ярдәмендә таптап, балчык баскан. Әзер кирпечне, атларга төяп, Алакүл станциясенә ташыганнар. Атаклы Чиләбе трактор заводы күбәкәйлеләр ясаган кирпечтән төзелде. Кирпеч заводы 1952 елга кадәр уңышлы эшләде. Казылма күл буеннан бу елларда ясалган кирпеч калдыклары әле дә килеп чыга, алар шултикле нык, намус белән эшләнгән ки, суга да бирешми, ничә еллар ватылмый сакланган – чималы яхшы булган. Заманында авыл халкы чүплекләрдән шул ватык кирпеч калдыкларын җыеп, йортларга фундамент салды. Бу йортлар әле дә төзек килеш тора.

 

Коелтөп күле

Хәзерге Горькое исеме белән сез белгән күл урынында кайчандыр наратмы, чыршымы урманы була. Көннәрдән беркөнне ул уртасыннан корый башлый һәм җире комлы урын булу сәбәпле, «коелып» төшә. Хасил булган чокырда тозлы чишмә бәреп чыга.

Бу күл күп авырулардан дәва. 1982 елда аягымны сындыргач, мине Львов өлкәсендәге бер санаторийга җибәрделәр. Врачлар Горькое күле буендагы авылдан килгәнемне белгәч, кире кайтып, шундагы ләм һәм балчык белән дәваланырга кушты. Аяк сырхавы өчен, Львовтагы торф балчыгына караганда, Коелтөп күленең ләме, балчыгы күпкә шифалырак, хәтта Үле күлдән дә сихәтлерәк икән. Бөек Ватан сугышы чорында да күл буенда урнашкан хәрби госпитальдә дәваланып аякка баскан солдатларның саны бик күп булган.

 

Ун ир-ат һәм бер хатын-кыз әүлия

Хәйретдин, Сәгъдеддин, мулла Хәсән уг­лы Таҗетдин, Баһаветдин, Гайнетдин, Зыят­дин, Зәйнәгетдин, Насретдин бабай – болар мин исемнәрен хәтерләгәннәре генә. Күбәкәйдән барлыгы ун ир-ат һәм Иннекамал Вилдан кызы исемле бер хатын-кыз әүлия чыккан. Насретдин бабай турында авылыбызда риваятьләр бик күп, әмма аның тарихы язылмаган. Ул халыкка бик ярдәмчел кеше булган.

Тайлар

Ат караучы Шәрип бабайның бер төнне тайлары чыгып качкан. Ул ун яшьлек улын Насретдин бабайга җибәргән: «Менә сиңа биш сум акча бирәм. Насретдин бабаеңа барып сора, безнең тайлар кайда йөргәнен белмиме икән?» – дигән.

Насретдин бабай малайны күрүгә:

– О-о, минем Мәрьям оныгымның булачак кияве кереп килә икән бит, – дип каршы алган.

Малай:

– Мине атаем җибәрде, – дигән.

Насредин бабай:

– Әйе, әйе, беләм. Тайларыгыз чыгып киткән икән… Әйдә, кер. Әбисе, чәй яса, – дип, аны табын янына чакырган.

Малай:

– Ю-у-к, атаем сүгә, мин эчмәем, – дигән.

Насретдин хәзрәт:

– Юк, балам, әйдә чәй эчәбез, алайса, атларың кайда икәнен әйтмим, – дип, сүзендә нык торган.

Болар табын янына утырганнар. Бер чынаякны эчкән, хәзрәт икенчене ясаттырган. Малай тагын карыша төшкәч, бабай:

– Юк, балам, менә монысын да эчсәң, атларың күл буена су эчәргә төшәрләр, – дигән.

Чәй эчим, дип тәлинкәне күтәргән малай ни күрә: атлар күл буенда су эчеп йөриләр икән. Еллар узгач, егет бабайның кияве дә булып куйган.

Инәең икеләнде

Бер әби улын сугышка озата икән. «Йә, балам, сау-сәламәт йөреп кайт!» – дип, изге теләкләрен теләгән. Эчтән генә болай уйлап куйган: «Исән-сау йөреп кайтса, Насретдин бабайга бер күлмәк биреп, дога кылдырам».

Улы сугыштан исән-имин кайткан, нык җәрәхәтләнмәгән. Әби күлмәкне алган да: «Малаема да ярап куяр иде анысы, ярар, нәзер әйткәч, илтим инде», – дигән. Иртән торгач, хәлне улына аңлаткан: «Менә шуны Насретдин бабаңа алып барып, дога кылдыр».

Насретдин бабай егетне шатланып каршы алган, чәй ясап, кунак иткән. Карт гаять кызыксынучан булган, аннан сугыш хәлләрен сораштырган. Чәй эчеп, дога кылгач, хәзрәт: «Аллаһу әкбәр!» – дип, күлмәк белән битен сыйпаган да: «Балам, син яшь кеше. Бу күлмәкне үзең генә киеп туздыр инде. Инәең әз генә икеләнде», – дигән. Улы, өйгә кайткач, ни булганын сөйләп биргән. Карчык та хәлнең нидә икәнлеген аңлап, бик уңайсызланган.

Елан чагу

Авылыбызга Абдулла исемле мәзин килеп төпләнгән. Шулай беркөнне Насретдин хәзрәт: «Абдулла, бүген мәчеткә барма. Елан күп, чагып куймасын», – дигән. Мәзин тәһарәт алып йөргәндә хатыны да:

– Абдулла, Насретдин сиңа әйтте. Син барма бүген мәчеткә. Алла сакласын, авыр еллар, – дип кисәткән.

Абдулла:

– Әй, ул Насретдин нәрсә белеп бетерә! – дип көлгән.

Мәчеткә барып: «Аллаһу әкбәр!» – дип әйтүе булган, мәзинне арестовать итеп, алып та киткәннәр. Шул китү белән авылга бүтән әйләнеп кайтмаган. «Елан чагу» менә шулай булган.

Сталин ни карый?

Соңрак Насретдин бабайны да: «Гитлер сугыш башларга маташа, Сталин ни карый икән?» – дип сөйләгәне өчен, халыкка коткы таратуда гаепләп, Сафакүлгә, Күбәкәйнең кирпеченнән эшләнгән төрмәгә алып китеп ябалар. Каравылчы иртән килеп караса, ни күрә: бабай төрмәнең тышында намаз укып утыра, ә төрмә йозакка бикләнгән. Бабай дога кыла да юк була. Бу хәл бер көн шулай кабатлана, икенче көн… Өченче көн милиция начальнигы:

– Бабай, ник син намазыңны тышта укыйсың? – дип сорый.

– Анда бит шайтан оясы, ә мин биш вакыт намазымны калдырмыйм, – ди икән бабай.

– Ә кайдан чыгасың соң син?

– Ишек ачыла да мин чыгам…

– Йозак тора бит?!

– Тора бирсен… Ул миңа комачауламый!

– Иртәгә син миңа могҗиза күрсәт әле. Әгәр дә башкара алсаң, мин сине өеңә кайтарам.

– Йә, балам, эшкә килүеңдә мин синең бүлмәңдә утырырмын, – ди бабай.

Иртән милиция начальнигы килсә, Насретдин бабай моның бүлмәсендә Коръән укып утыра икән. Бу хәлне күргән милиция начальнигы аны кайтарып җибәрергә мәҗбүр булган.

Үз җае белән кайткан

Насретдин хәзрәт Атҗитәр авылындагы дустына еш кына кунакка барган. Ул гел җәяү йөрергә яраткан. Шулай берзаман бабайны, Атҗитәрдән кайтышлый, атына утын төягән берәү куып җитә һәм уйлап куя: «Насретдин бабайны да утыртсам, атым бөтенләй арырмы икән инде, әүлия кешене утыртмасам да уңайсыз».

Картны куып җиткәч:

– Әссәләмегаләйкем, Насретдин бабай! Әйдә, утыр, ял итеп барырсың, – ди.

– Юк, балам, атың арган. Мин җайлап кына үзем кайтам, – дип җавап бирә карт.

Егет авыл урамына кереп килүгә ни күрә: Насретдин бабай капка төбендә утыра икән.

Кайтырлармы, юкмы?

Сугыш вакытында ирләре, балалары фронтта булганнар да Насретдин бабай янына еш килгән. Берзаман минем Мәнзифә һәм Бибикамал әбиләрем дә аның янына килеп, ирләре турында сораган. Насретдин бабай: «Бибикамал, Шәфик юк ул, көтмә аны. Ә синең Габделганиең сугышып йөри», – дигән. Икенче көнне Бибикамал әбигә Шәфик бабайның һәлак булуы турында «похоронка» килгән.

Шуны да әйтергә кирәк: Насретдин бабайның ике улы да Бөек Ватан сугышында катнаша. Галәветдин исемле улы II нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, авылыбызга кайтып укытучы булып эшли. Ә Рәҗәп исемле улы яу кырында батырларча һәлак була.

***

РS: Күбәкәй зиратында өч әүлия –1838 елда вафат булган Хәсән углы Таҗетдин, 1952 елда бакый дөньяга күчкән Насретдин бабай һәм Иннекамал Вилдан кызының каберләре билгеле, аларның беренче икесен без дә барып зиярәт кылдык. Һәр ел май аенда мөселманнарның бирегә җыелып дога кылуы, соңыннан, күлнең аргы ягында, бер әүлия йорты булган урында Коръән ашы уздыруы күркәм гадәткә әйләнгән. Кайбер елларда әлеге мәҗлескә 250ләп кеше җыела икән.

Насретдин бабайның тормыш юлын, аның нәсел-нәсәбен һәм башка әүлияларны да җентекләп өйрәнү сорала. Ризаэддин Фәхреддиннең атаклы «Асар» дигән хезмәтендә Чиләбе төбәге Бәхар авылына мөнәсәбәтле ике имам Габделбакый бине Габделлатыйф бине Гаедкол һәм Нигъмәтулла бине Ишбулад бине Ишгали бине Иргали бине Бәхарлар турында языла. Аның беренчесе – Габделбакый хәзрәт, Бәхарда имамлык итеп, 73 яшендә, 1889 елда вафат булган. Аның улы имам һәм ахун Әхмәдвәли бине Габделбакый бине Габделлатыйф булганлыгын күрәбез. Икенчесе – Нигъмәтулла хәзрәт, Габделәхәд бине Габденнасыйр әл-Әлмәни шәкертләреннән булып, Бәхар авылында имамлык һәм мөдәррислек кылган, гомерен гыйлем белән шөгыльләнеп, шәкертләр тәрбияләп уздырган, 1902 елда бакый дөньяга күчкән. Аның үзеннән соң Гыйниятулла, Гыйсмәтулла, Садретдин, Зыятдин, Фатыйма, Газизә, Лотфулла, Гатаулла, Һидиятулла, Гыйсметдин, Гайшә, Сафиулла, Габделһади, Хөснеҗиһан, Габделбари исемле балалары калган. Әлеге имамнар һәм аларның балалары алда телгә алынган әүлиялар белән нинди мөнәсәбәттә булган? Монысы – киләчәктә ачыклыйсы мәсьәлә.

Текстны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

Комментарий язарга