Әлфия апа

Миңа моны әнием Шәргыя сөйлә­гән иде. Алтмышынчы елларның уртасы булса кирәк. Көннәр җәйгә таба авышкан чак. Халыкта тиз популярлашып киткән җырчы Әлфия Авзалованың концерт бригадасы безнең авылга Актаныш райондагы Олы Имән авылы килеп төшә.Клубка якынрак булганга күрәдерме, артистларның берничәсен – иң күренеклеләрен – Әлфия апаны, баянчы-композитор Зиннур Гыйбадуллинны һәм нәфис сүз остасы, шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваны безнең өйгә урнаштыралар. Ул дүртпочмаклы өйгә ничек сыйдылар икән, дип уйлап куям хәзер. Әйтергә онытып торам: бу өчәү янында Әлфия апаның кайсыдыр кызы да булган әле. Алар чәйләп, әниләр белән гәпләшеп утырган вакытта мин – дүрт-биш яшьлек малай безгә туган тиешле Илгиз белән шул тирәдә әвәрә килеп йөргәнмен, имеш. Әлфия апа, безгә ишарәләп, кызына: «Кызым, әнә сиңа кияүләр!» – дип әйтеп куйган икән дә, кызы (бәлки Гүзәл булгандыр) шундук, кистереп, болай дигән: «Мин авыл малайларына кияүгә чыкмыйм!»

Шул сүзләрне ишткәч, табын янындагылар барысы да дәррәү көлеп җибәргән, имеш…

Сәхнәдәшләр: Әлфия Авзалова һәм баянчы-композитор Зиннур Гыйбадуллин

Әлфия апаны беренче күрүем шулай булган, әмма, ни кызганыч, мин бу турыда берни дә хәтерләмим. Әлеге вакыйгадан соң шактый еллар узгач, әлбәттә, Әлфия апа белән якыннан таныштым. Сәхнәдә күп мәртәбә бергә чыгыш ясарга туры килде безгә. Аның белән төшкән фотоларыбыз да бар. Әлфия апа Авзалова, Илһам абый Шакиров кебек мәшһүрләребез белән бер заманда яшәү, алар белән аралашу, алар җырлаганны, сөйләгәнне тыңлау – үзе бер бәхет түгелмени?!.

Кем ул Әлфия Авзалова? Бу сорауга мин, гадәттә, болай дип җавап бирәм:

Бүтән бер сүз өсти алмыйм

Мин шушы язганыма:

Татар Моңы Алиһәсе –

Әлфия Авзалова!

Комментарий язарга