«Әлислах» газетасы

Татар әдәбияты һәм тарихында Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан исемнәре белән бәйләп еш телгә алына торган «гыйльми, әдәби һәфтәлек (атналык) гәзитә» «Әлислах» турында матбугат белгече Исмәгыйль Рәмиев менә ниләр яза: «Легальный булып, 1907 нче ел 13 нче октябрьдә Казанда чыга башлый. Башта бу гәзит шәкертләрнең яшерен төзелгән «Ислях» комитеты тарафыннан яшерен, рөхсәтсез, җилем матбагада гына басылып килә. Беренче яшерен номеры 1905 нче ел 29 нче нобярьдә чыгарыла. Лозунгы: «Уйганыгыз, бөтен татар шәкертләре!» – була. Бу гәзит – милли буржаузный агымының сул канатыннан барган гәзит. Иске кадими мәдрәсәләрне, ислях, мантыйк белән баш ватуны ташлап, фән дә укуга күчү; шуның белән бергә иске фикерле хәлфәләргә, мулла-мөдәррисләргә каршы көрәш ачты. Шәкертлек дөньясының милли кыйсемен нык аякка бастырды. «Мөхәммәдия», «Хөсәения», «Галия», «Госмания», «Касыймия»ләрдә, хәтта Кышкар, Түнтәр, Мәчкәрә кебек искелек бик нык көчле булган, артта калган мәдрәсләрдә дә чуалышлар, фикери үзгәрешләр ясатуда нык тәэсире булды»1.

лислах»ның эчтәлеге, рубрикалары реклама буларак газетаның үзендә үк берничә мәртәбә басылган текстта ачык чагыла: «Гәзитәдә мәгариф интишарына гаид (җәелдерүгә караган) баш мәкаләләр, татар мәгыйшәтеннән: сәяси, икътисади, гыйльми, дини җәһәтеннән тәнкыйть иткән мәкаләләр, гомумән, әдәбиятка вә хосусый сурәттә татар әдәбиятына даир (караган) тәнкыйть вә мөхакәмәләр (тикшерүләр), мәдрәсәләргә даир меляхәзәләр (фикерләр), бөтенрусия мәдрәсәләре мәгыйшәтеннән мөфассаль (җентекле) хәбәрләр, шагыйрь Габдулла Тукайның иң яңа шигырьләре, татар руханилары мәгыйшәтеннән иң тәфсыйлле хәбәрләр, «Хатын-кыз галәме», Истанбул хәбәрләре (махсус мөхбиребез булачак), татар гәзитә вә журналларына даир тәнкыйтьләр, шәрык, гареб галәме, дахили (эчке) хәбәрләр, Казан хәбәрләре, сәясәткә даир мәкаләләр, татар мәгыйшәтенең төрле тарафларыннан килгән кечкенә фельетоннар, фәнни вә мәгаши (яшәү өчен кирәкле) мөтәфәррикалар (бүлекләр) булачактыр».

Фатих Әмирхан инициативасы белән дөньяга таралган «Әлислах»ның баш мөхәррире һәм нашире – Вафа Бәхтияров (1881-1960). Газетаны чыгарырга рөхсәт алгач, мөхәррир 1907 елның апрелендә Габдулла Тукайга хезмәттәшлек итүне сорап хат юллый. Шагыйрь Җаектан кайткач та, аны «Сарай» номерларының Кабан күленә карый торган ягына, үзе белән күрше бүлмәгә урнаштыра2. Вафа Бәхтияров Тукай турындагы истәлекләрендә: «Тукай, мин, хәзер дә исән-сау, Казанда мех фабрикасында бухгалтер булып хезмәт итүче Лотфулла Вахидов – өчәүләп Фатих Әмирханга бардык. 1907 елның декабрендә шул утырышта Тукай Казанда калырга һәм «Әлислах»та эшләшергә сүз бирде. Шулай итеп, Тукай «ислахчы»лар арасына кереп китте», – дип яза. Шагыйрь үз исеме һәм «Гъ.Т», «Шүрәле», «Феакут» имзалары белән илледән артык шигырен, берничә мәкаләсен, шулар арасыннан барыбызга да мәгълүм «Тәнкыйть кирәкле шәйдер» дип исемләнгән мәшһүр әсәрен һәм фельетоннарын «Әлислах»та бастыра3. Тукай шигырьләре басылу газетаның дәрәҗәсен күтәргән, аны халыкка таныткан. И.Сафинның язуына караганда, Вафа Бәхтияров хәтта үзенең хезмәт хакыннан айлык 25 сум акчаның 15 сумын Тукайга биреп барган4.

Газетаның әдәби мөхәррире Фатих Әмирхан «Әлислах»ның иң актив авторыннан булган. Анда мәшһүр әдипнең «Татар шагыйрьләре» исемле мәкаләсе, «Гарәфә кич төшемдә», «Авырулар галәмендә», «Хәкарәт саналган мәхәббәт», «Картайдым» һ.б. исемдәге әсәрләре дөнья күрә. Сәгыйть Рәмиевнең «Уку», «Авыл», «Таң вакыты», «Мин үләм», «Алданган» кебек шигырьләрен шәкертләр аеруча яратып укыган, төрле әдәби кичәләрдә яттан сөйләгән. Галимҗан Ибраһимовның «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» дигән повесте, газетаның 17 санына бүленеп, укучыларга барып ирешә. Бу әсәр Г.Тукайда каршылык тудырса да (шагыйрьнең Г.Ибраһимов белән мөнәсәбәтенә бәйле булса кирәк), Ф.Әмирхан: «Мәдрәсәләрдә булган хәлләрне, шәкертләр тормышын сурәтләгән бер әсәр, безнең тоткан юлыбызга кирәкле, кертәбез», – дип, газетада бастырган. Театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкернең спектакльләргә бәяләмәләре, Йосыф Акчура, Хөсәен Әбүзәров, Маһруй Мозаффария, Ризаэддин Фәхреддин, Ибраһим Бикколов кебек мәшһүрләребезнең дә кайбер мәкаләләре, милли мәгарифебезгә бәйле тәнкыйди язмалары, киңәш-табышлары игътибарга лаек.

Газетаның максаты, исеменнән үк аңлашылганча – мәгарифкә һәм уку-укыту аша татар тормышына реформа ясау. Бу турыда газетада менә ниләр язылган: «Халкымыз арасына гыйлем-мәгариф тарату юлларын җиңеләйтү вә шул юл белән хәятебезне һәр ягыннан яңарту вә ислях итү. Яшьләребезнең, аеруча шәкертләрнең гомерләрен әрәм итә торган иске ысулларның кимчелекләрен халкыбызга белдертү вә милләтемезгә җентекле мәгълүмат биреп тору. Бу мәсьәләгә үзенең бөтен сәхифәләрен багышлаган бер генә татар гәзитәсе дә булмаганлыктан, гәзитәмездә мәшһүр мөхәррирләребезнең бик күбесе катнашачак». Газета яшьләргә, аеруча мәдрәсә шәкертләренә һәм мөгаллимнәргә адресланган: «Без яшь зыялыларымызны мәдрәсәләрне шул хәлендә калдыруга димләргә түгел, бәлки иске мәдрәсәләрне ислях тугрысында хезмәт итәргә үтенәмез һәм бу исляхның тиз заманда вөҗүдкә (барлыкка) килүенә ышанамыз». Басманың шигаре: «Гыйлем һәм мәгарифнең милләтебез арасына таралуы вә сәгадәте гомумия», – дип яңгыраган. Газета авторлары фикеренчә, фәкать гыйлем һәм мәгариф аша гына татар халкын бәхетле итеп була. Әмма 1908 ел башында чыккан кереш мәкаләдә: «Безнең яңа елда яңа лозунгымыз: никадәр вакыт булса да – эш; сүз белән генә ерак китеп булмый икән, булырга тиеш», – дип язылган. «Фәкать бер чара» исемле мәкаләдә: «Милләтнең алга китүе ул милләтнең зыялыларының артуы вә шулар сәясендә икътисад мәсьәләләренең төзәлүе белән була. Зыялылар исә түбән баскычта торган милләтнең үз арасында җитешүе мөмкин түгел нәрсә. Һәр милләт йокыдан күршеләренең җәбере вә аларның кысуы аркасында уйгана вә араларыннан фикер йөртерлек кешеләр туа, алар сәясендә милләткә кирәкле кешеләр җитештерү кайгысы вә шулар аркасында күршеләренең дәрәҗәсенә җитү, шуларны узу, кыскасы, мәдәният җәһәтеннән өскә чыгу кайгысы күрә», – дип ислях кылу, алдынгы милләтләрнең мәктәпләрендә укымышлылар җитештереп, аларны үз милләтебезгә хезмәт иттеререгә кирәклеге ассызыклана.

«Әлислах»ның библиографик күрсәт­кечен төзегән галим Раиф Мәрданов исляхчылыкка омтылышның юнәлешләре газетада менә болай чагылыш тапкан дип күрсәтә: 1) мәктәп-мәдрәсәләрне схоластикадан, фанатизм чолганышыннан аралап алу; 2) алдынгы рус һәм Европа мәгариф системасы үрнәгендә татар мәктәп-мәд­рә­сәләрен яңартып, заман таләпләренә җавап бирерлек рәвешкә китерү, дөньяви фәнннәр укыту; 3) реформаның тактикасы, тормышка ашыру юллары күрсәтелә (кадрлар мәсьәләсе, дәреслекләр һ.б.; 4) газетаны татарлар яшәгән барлык төбәккә дә тарату5.

Басма аз тиражда чыгуга карамастан (700-1000 данә), шәкерт-мөгаллимнәр арасында бик тиз тарала. Аны кулдан-кулга йөртеп укыганнар, авторлар һәм газетага килгән хатларга караганда, аерым нөсхәләре, анда язылган фикерләрнең бөтен Россия империясендә таралганлыгы аңлашыла. Газета «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре өчен дә бер мәктәп булган, алар «Әлислах»ны укучыларга таратуда һәм башка хезмәтләрдә ярдәм дә иткән. Бу турыда Зариф Бәшири: «Замандашларым белән очрашулар» дип исемләнгән истәлекләрендә: «Әлислах» редакциясе ул бер газета редакциясе булып кына калмады. Тора-бара ул Казандагы бөтен алдынгы, аек фикерле татар яшьләренең җыелышып, төрле киңәшләр, фикер алышулар урыны булып китте. Анда яшерен киңәшләр үткәрелгән чакларда, әлеге игъдади шәкертләре, полиция килеп басмасын өчен, урамда күзәтчелек эшен алып баралар иде. Һәр көнне дәрестән бушагач та алар шунда китәләр, алдынгы яшьләрнең сүзләрен, фикерләрен, үзара сүз көрәштерүләрен тыңлыйлар, шулай итеп җан азыгы алып кайталар. Бигрәк тә Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукайлар иҗат эшенә омтылган яшьләргә шул юлда ярдәм күрсәтәләр иде», – дип язып калдырган6.

«Әлислах»та мәктәп-мәдрәсәләрне, татар җәмгыятендәге тискәре күренешләрне тәнкыйтьләгән язмалар шактый басылган. Шуларның берничәсен мисалга китерик: «Хәзергә кадәр Сәйфи мелланың үзе кеби бик мәһабәт. Урынында торадыр, фәкать ишекләре бикле. Хәзрәт «Макарья»дан икешәр сәгатьле вәгазьләр сөйли-сөйли арып кайтып ял итә булырга кирәк. Хәер, мондый хәзрәтләргә ял итәргә күптән вакыт! Милләт өчен тик торулары файдалырак булыр». («Сәйфи мелла мәдрәсәсе»); «Мәдрәсә үзе инсафка килеп ислях кыйлмаса, бу мәдрәсә дә бетә, шәкертләрнең исе дә калмый, дип хөкем кылырга хәзердән үк мөмкиндер». («Түнтәр мәдрәсәсе»); «Казанда уннан артык татар фәхешханәләрен баетучы сез түгелме соң? Шәһәрнең кай йирләрендә булса булсын, пивоханәләрнең дәвамын тәэмин итүчеләр вә шуларга йөзләр-меңнәрчә акча калдыручылар, сезләр булмый, кемнәр?» («Мөтәгассыйб Казан татарларына ачык хат»7).

Кайбер мәкаләләрдә татарларның гыйлемгә сәләтлелеге искәртелә. Мәсәлән, Йосыф Акчура: «Уку-язу, дин белү, хәтта гыйлем мөселманнар арасында христианнарга караганда артык иде. Кайбер җирләрдә, мәсәлән Русиядә хәзергә кадәр мөселманнарның язу танулары руслардан өстендер. Казан губернасында татарлар руслардан артык язу таный, дияргә мөмкиндер», – дип билгеләп үтә.

М.Әхмәтҗанов тикшерүләренә караганда, «Әлислах» редакциясе 1907 елның азагыннан 1908 елның маена кадәр «Болгар» кунакханәсенең 12 нче бүлмәсендә урнашкан була, ә аннары, газетаның матди хәле авырайгач, Фатих Әмирхан мөхәррирләрне җизнәсе (апасы Мәрьямнең ире) Шәкүр Апаков йортына күчерә8. «Әлислах» газетасы «Матбагаи Кәримия»дә басылып, халыкка таралган.

Газетаның финанс чыгымнарын нигездә Вафа Бәхтияров үзе күтәргән. Аеруча 1907 елда, Фатих Әмирханның параличлануы сәбәпле, күп эш аның җилкәсенә йөкләнгән. «Әлислах»ның Матди хәлен тәэмин итү эшенә туган авылы Яңа Зимничәдә (хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы) яшәүче үзенең нәселеннән булган зыялыларны, имам-мөәзиннәрне дә җәлеп иткән. Вафа Бәхтияров кайбер саннарның азагында «гәзитәмезнең хидмәтенә сәбакать итмеш» һәм «чит шәһәрләрдә гәзитәмезнең интишарына (таралуына) гайрәт» иткән, «Әлислах»ның кувәи маддиясен (матди хәлен)» арттырган «ачык фикерле имамнар»га, мәдрәсә мөгаллимнәренә һәм шәкертләренә рәхмәтен белдерә. Абунәчеләрдән, шулай ук «Әлислах» оештырган төрле әдәби кичәләрдән һәм башка нәшриятларга рус, гарәп һәм төрек телләреннән китаплар тәрҗемә итүдән кергән акча да газета чыгаруга, аның хезмәткәрләренә түләүгә тотылган, дип уйларга нигез бар. Газетаның соңгы, 68 нче саны 1909 елның 22 июлендә басылып чыга.

Текстны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

____________________________________

1 Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты: альбом (1905–1925). – Казан: Гажур, 1926. – Б.25-26.

2 Әхмәтҗанов М. Бәхтияров Вафа /Габдулла Тукай энциклопедиясе. – Казан, 2016. – Б.114.

3 «Әлислах» / Габдулла Тукай энциклопедиясе. – Казан, 2016. – Б.67.

4 Сафин И. «Старокулаткинский» след на земле Татарстана. – Старая Кулатка, 2016. – С.10.

5 Мәрданов Р. «Әл-Ислах»ның библиографик күрсәткече. – Казан, 1991. – Б.7.

6 Зариф Бәшири. Сайланма әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – Б.59-60.

7 «Казан шәкертләре» имзасы белән басылган бу мәкалә, Фатих Әмирханныкы буларак, язучының сайланма әсәрләренә кертелгән.

8 Әхмәтҗанов М. «Әлислах» идарәсе урнашкан биналар/ Габдулла Тукай энциклопедиясе. – Казан, 2016. – Б.68.

Комментарий язарга