Үзем һәм юбилеем турында

Бүген миңа 90 яшь тулды. Гаҗәп бит. 90 бик күп бит ул, көтелмәгән хәл. Минем авыруларым бик күп. Мин аларның кайсын майлап, кайсын җайлап дигәндәй юатып киләм. Шулкадәр авыруларым була торып, һич тә 90 га җитәрмен дип көтмәгән идем. Бик тә гаҗәпләндерде бу хәл.

Бүген иртәдән бирле телефон яныннан китә алмадым. Бик күп кешеләр чын күңелдән тәбрик иттеләр. Телеграммалар, открыткалар бик күп килде. Арадан чамадан тыш күперенке мактау сүзләре әйтүчеләр дә бик күп иде. Әйдә, ярар инде, 90 еллык үзенә күрә бәйрәм бит инде ул, бәйрәмдә исә иркен күңелле булырга, кешеләргә каты бәрелмәскә кирәк.

Балалар белән тыйнак кына мәҗлес уздырдык. Мин балаларга һәм оныкларыма безне борчымаулары, әдәпле һәм акыллы булып үсүләре өчен рәхмәт әйттем. Чыннан да, Кәримә белән шушындый өлкән яшькә җитә алуыбызга алар да ярдәм итте бит, безне борчымадылар, тыныч булдылар.

1991, 7 гыйнвар

Тәбрикләр әле һаман да дәвам итә, телеграммалар килеп тора.

Соңгы елларда мин күп кеше белән аралашмыйча, күп эшләргә катнашмыйча, йомыграк тормыш белән яши башлаган идем. Шул сәбәпле мине күп кеше белми, акрынлап оныта башладылар дип күңелсезләнеп тә куйгалый идем. Минем соңгы елларда язган публицистик парчаларым кемнең генә күңелен кузгатсын, ул бит, ни әйтсәң дә, туйдырып бетергән сәясәт кенә. Аны кем генә аңлый?..

Юк, алай гына түгел икән, тыңлыйлар, укыйлар, кадәри хәл һәммә чыгышларга үзләренчә бәя биреп баралар икән.

Моңа мине байтак кешеләр әйткән фикерләр ышандырды.

Башкалар арасында һич көтмәгәндә Шәриф абзый Камал кызы Зәйнәп ханым тәбриге ишетелде. Радиодан чыгышымда Шәриф абзый хакында берничә җылы сүз әйткән идем. Шуның өчен Зәйнәп ханым бик дулкынланып рәхмәтләр әйтте.

Ул да түгел, элек радио дикторы булып эшләгән Рәисә Волкова тәбрик итте. Элекке артистлар, мәдәният әһелләре хакында язганнарым бик ошаган икән, сезнең шикелле олы кешеләрнең истәлеге бик кадерле, диде. Юк, гомер юкка узмаган, ниндидер эз кала икән әле.

1991, 9 гыйнвар

Үзең хакында язуы кыен. Ләкин 90 еллык бәйрәм хакында бер дә әйтмичә калу да дөрес булмас иде.

Үзем дә гаҗәпләнәм. Ничек мин 90га җиттем икән? Атам – 63тә, анам – 57дә, абыем 74 яшендә вафат. Бәлки, бабалар, әбиләремнән кемдер озак гомерле булгандыр, бәлки, шу ларның тазалыгы, буыннан-буынга килә торгач, миңа насыйп булгандыр?

Гомумән, без үзебезнең нинди нәселдән килгән кешеләр булуыбызга тиешенчә игътибар итмибез. Болай бит, гаделлек юлыннан барганда без үзебездәге бик күп яхшы сыйфатлар өчен ата-аналарыбызга, нәселебезгә бурычлы.

Безнең әти безнең нәселне Симәкәйме, Сәмәкәйме нәселе дип атый иде. Ихтимал, ул бик борынгы, бик сәләтле нәсел булгандыр. Ләкин аның тарихы бер урында да язылып калмаган лыктан, без ул нәсел хакында берни дә белмибез. Әмма шунысы бар: хәзер шул нәселдән килгән берәүне талантлы дип мактыйлар икән, ул кешенең мин фәлән, мин төгән дип масаерга хакы юк. Әгәр дә ул талант акыллы кешегә бирелгән булса, ул иң әүвәл үзенең борынгы нәселенә бурычлы булуын истә тотарга тиеш. Күрәсең, шул Сәмәкәй нәселеннән бер ир затында яки хатын-кызда ул талант ничектер балкып та алгандыр. Әйтик, моннан берәр мең ел элек яки аннан да элегрәк, кайдадыр Монголия якларындагы бер тау мәгарәсеннән чыгуына тулган айга күзе төшеп әллә нишләп китә. Ай шундый якты, аннан күзләр чагыла. Ә һава тын. Якын тирәдәге куе үләннәр арасында чикерткәләр гөрелди, кайдадыр, ерак та түгел, ниндидер дала хайваннары чыелдый, бик еракта, тауның борылышында ниләрдер елтырый, төрле төсләр уйный. Шуларга карап минем әбием, әллә йөзенче, әллә йөз илленче булачак әбием, күңеле рәхәтләнүгә түзә алмыйча, айга карап, башын чайкый-чайкый җырлап җибәрә. Аның күзләре ярым йомылган, озын кара чәче иңнәренә җәелеп биленә кадәр асылынып төшкән, аның күңелендә ниндидер бер сәер тойгы туа, аның менә шул рәхәтләндерә, үзеннән-үзе җыр булып яңгырап чыгарга ашкынган тойгыны башкаларга да ишеттерәсе килә. Минем ул йөз илленче әбиемнең җырының әле исеме дә булмагандыр, ул яшьлекнең табигать матурлыгына сокланудан туган бер күңелле җилкенүе, шул җилкенүнең көй булып, җыр булып тышка бәреп чыгуы булгандыр.

Минем әбиемнең матур тавыш белән моңлы итеп көйләве башкаларның да күңелен кузгаткандыр, мәгарәдән берән-берән чыгып яшьтәшләре, туганнары аның тирәсенә җыелганнардыр, моңаеп тыңлаганнан соң, аның иңбашына кулларын салып, ул вакыттагы телдә аңа рәхмәтләр әйткәннәрдер.

Бәлки, ул әбиемдәге талант чаткысы аның нәселеннән

килгән берәүдә сөлгеләр чигү осталыгы яисә хәттат* маһирлеге булып балкып алгандыр, һәрхәлдә, миндәге яки бүтәндәге талант яки сәләт бүген генә тумаган, аның җеп очы бик борынгы әби һәм бабаларыбызга барып тоташа, чишмәнең башы бик ерак гасырларда ук тибеп чыккан булса кирәк.

Шул сәбәпле, димәк, миндәге яки бүтәндәге талант ул минеке яки синеке генә түгел, ул нәселдән килә. Ул ниндидер формада, моң рәвешендәме, төскә гашыйклык, чичәнлек булыпмы безнең бабаларыбыз белән монгол далаларын да, Урта Азия чүлләрен дә узган. Болгар илендә дә, Казан ханлыгында да балкып алган, үзенә бик күп чор һәм заманнарның тәэсирен саклап хәзерге заманга килеп җиткән. Бу – нәселдән килә торган, берни белән дә чагыштырмаслык рухи байлык. Аның кадерен белеп, күз карасыдай сакларга, тагын да үстереп, киләчәк буыннарга тагын да баетып калдырырга кирәк. Көчең, сәләтең мөмкинлек биргән кадәр, билгеле.

1991, 14 февраль

Комментарий язарга