Үзем генә түгел

Иң беренче шигыремне мин өченче класста укыганда яздым. Кыш көне иде. Дәрестән соң елга аръягында, чыршылыкта чаңгы шуып, туңып-ачыгып кайттым да күңелне биләгән шатлыклы тәэсирләрне кәгазьгә төшермәкче булдым.

Шигырьне мин «Кыш» дип атадым һәм Яңавыл районында чыга торган «Октябрь юлы» газетасына җибәрдем. «Шигырь»не, билгеле, басмадылар. Авторга хат-фәлән дә килмәде бугай. Шулай да Яңавылда редакциядә гарип куллы бер абый каршысында нидер тыңлап утырганым хәтердә калган.

Яңавылда бишенче класста укыганда, инде мин кыш турында гына түгел, җәй, көз, яз турында да шигырьләр яза башладым. Кичләрен өстәл почмагына, пыскый (сукыр лампа) каршысына утырам да бармак белән иҗек саный-саный сүзләр чүплим. 1940 елны, ахрысы, «Яшь ленинчы»да минем өч-дүрт юллык хәбәрем басылды. Ул чактагы куанычны хәзер инде сөйләп торуның кирәге юк дип уйлыйм. Тик шунысын әйтмичә мөмкин түгел: бөтен мәктәптә бу үзенә күрә бер вакыйга булды. Олы тәнәфестә бик күп укучыларны линейкага җыеп, завуч Баямый Мөслимов абый мәкаләне кычкырып укып чыкты.

Нурихан Фәттах хатыны Руфина ханым белән

Минем түбә күккә тиде. Ничектер бер җаен табып, кыюланып, мин Баямый абыйга моңарчы беркемгә күрсәтмәгән шигырь дәфтәремне бирдем. Мөслимов абый олы классларда татар әдәбияты укыта иде. Әдәбият мәсьәләсендә ул, күрәсең, иң зур авторитет булган. Шигырьләрне укып чыккач, ул минем белән сөйләшеп утырды, киңәшләр бирде. Шуннан башка берни хәтерләмим. Ләкин шунысы истә: Баямый абый кара чәчле, ягымлы, чибәр һәм шат күңелле кеше иде. Укучылар да, укытучылар да аны бик яраталар иде.

Сугышның беренче көннәреннән үк диярлек Мөслимов абый, башка яшь укытучылар белән бергә, үзе теләп фронтка китте.

1941 елның көзге шомлы көннәрендә аларның төркем-төркем булып Яңавыл читендә марш атлап йөрүләре әле булса күз алдымда тора. Баямый абый да, башкалар да киткән җирләреннән кире кайтмадылар. Авыр туфраклары җиңел булсын. Беренче тәнкыйтьчемә, беренче киңәшчемә һәм шулай ук һәлак булган башка укытучыларга мин хәзер бүтән берни әйтә алмыйм.

Сугыш турында күп язылды. Ләкин, күпме генә язылса да, ул елларның дәһшәтен, кайгысын-сагышын беркайчан да тулы итеп тасвирлап булмас кебек. Безнең буынның исәеп, ачылып килгән чагы шул чорларга туры килде. Бездән өлкәннәр еракта турыдан-туры дошман белән якалашканда, монда, туган җирдә калучылар көн-төн дип әйтерлек төрле кыенлыклар белән, хәтта үлем белән көрәш алып бардылар. Минем яшьтәшләрнең, кордашларның кайберләре, авыр сынауларга түзә алмыйча, бик иртәли кабергә керделәр. Без менә, нишләптер, чыдамрак булып чыктык.

Бу хакта мин еш уйланам. Бит минем дә кыл өстендә калган чакларым күп булды. Егылмаска, бирешмәскә безгә ул чакларда киләчәккә булган ышаныч һәм яхшы, шәфкатьле кешеләр ярдәм итте. Шундый яхшы кешеләрнең беренчесе итеп мин Баямый абыйның әнисен – ул вакытта атап йөрткәнчә, «Әби»не телгә алмакчы булам. Миңа карата гына түгел, безнең бик зур ишегалдындагы барлык балаларга, барлык күршеләргә карата ул һәрвакыт ягымлы, һәрвакыт ачык күңелле һәм юмарт булды. Тирә-якта ул бердәнбер сыерлы кеше иде. Шуңа күрә дип әйтимме, кайчан кермә, синең алдыңа сөтен-катыгын китереп куя, ничек тә синең күңелеңне күтәреп, тамагыңны туйдырып чыгара. Ә мин аларга шактый еш керә идем. Әле Казанда укып йөргән чак­ларда да, юл өсте төшеп, «Әби»ләрдә кунып, ял итеп чыга торган идем.

Үзем укыган Яңавыл татар урта мәктәбе укытучыларыннан да мин заманында күп яхшылык күрдем. Шул ук «Әби»нең кызы, Баямый абыйның сеңлесе Гайшә апа Дусметова миңа карата әнисе кебек үк ягымлы һәм киң күңелле булды. Авыр елларда мине аякка бастырган, һәрьяклап миңа булышкан укытучыларымнан Шәрәфел Зәйнуллина, Шәмсенур Шәфиева апаларны, сугышта бер кулын өздереп кайткан Гали абый Хисамовны, Шиһабетдин абыйны, аеруча Шамил абый Дускаевны мин һәрвакыт рәхмәт хисләре белән искә алам.

Әгәр дә мәгәр ул вакытларда укытучылар һәм башка кайбер кешеләр «шагыйрь булырга» хыялланып йөргән малайга гамьсезлек, битарафлык күрсәткән булсалар яисә берәр төрле ялгыш сүз-киңәш биргән булсалар, күрәсең, беркайчан да миннән язучы чыкмаган булыр иде.

Менә бер генә мисал. Унынчыны бетереп, инде нишләргә диебрәк йөргәндә, «Октябрь юлы»ның җаваплы секретаре Сәгъдә апа миңа университетның татар бүлегенә керергә киңәш итте. Редакциягә Казаннан «Кызыл Татарстан» газетасы килә. «Кызыл Татарстан»да университетка укучылар кабул итү турында белдерү басылган иде. Сәгъдә апаның киңәше минем күңелгә хуш килде. Бернинди икеләнүсез мин документларымны Казанга, университетка җибәрдем.

Шулай итеп без Казанга килдек.

Университет укытучылары арасындагы «яхшы кешеләр»не дә, мәсәлән, Рәбига апа Хәкимованы, Латыйф абый Җәләйне һәм Мөхәммәт абый Гайнуллинны әйтеп китмәкче булам. Безнең өчен алар укытучы гына түгел, шулай ук тәрбияче дә, киңәшче дә булдылар. Мин, мәсәлән, бик тиз арада Җәләй абыйның «коткысына» бирелдем һәм, каникул вакытларында авылга кайткач, халык җырлары, халык сүзләре җыю белән мавыга башладым. Бу эш миңа бик ошады. Бик күп еллар дәвамында, бертуктаусыз дип әйтерлек, мин җырлар, бәетләр, табышмак кебек нәрсәләр җыеп, язып бардым. Халкымның телен, гореф-гадәтләрен, дини-мифик карашларын аңлауда, үзләштерүдә моның файдасы әйтеп бетергесез зур булды. Халык иҗаты белән кызыксыну миндә шулкадәр көчле иде, университетны тәмамлагач, мин хәтта фольклор буенча аспирантурага калырга да исәпләп йөрдем. Ләкин шулай да әдәби иҗат юлын сайладым.

1955 елда мин беренче зур күләмле әсәремне тәмамладым. Романны иң элек Габдрахман Әпсәләмов укып чыкты. Ниндидер бер җыелышта ул мине мактап телгә алды. Шуннан соң яшь иптәшнең беренче романын башкалар да укыдылар, яраттылар, мактадылар, ләкин… бастырырга бик үк ашыкмадылар. Ни өчен дигәндә, романның телендә-стилендә «фольклор материаллары» кирәгеннән артыграк булып чыккан иде. Аннан соң авыл тормышын да автор үзенчәрәк тасвирлаган. Авторга романның телен беркадәр үзгәртергә, кайбер нәрсәләрне сызып ташларга киңәш иттеләр. Ләкин яшь иптәш бернәрсәне дә үзгәртергә теләмәде. Журнал редакторы Гази Кашшаф та алай артык күндәмнәрдән түгел иде. Романны бастырудан ул бөтенләй баш тартты. Нәкъ менә шунда Язучылар союзының ул чактагы председателе Гомәр абый Бәширов, бар җаваплылыкны үз өстенә алып, романны шул көенчә бастыруга иреште.

Шулай итеп, минем алда зур әдәбият ишеге ачылды. Дөрес, беренче ишек ачылу белән барлык ишекләр дә җиңел генә, үзеннән-үзе генә ачылган икән дигән сүз түгел. Минем бер генә зур әсәрем дә бәхәссез, каршылыксыз дөнья күрмәде, дисәм, һич тә ялгыш булмас. Мисал өчен «Сызгыра торган уклар» романының басылу тарихын искә төшерергә була. Роман «Казан утлары»нда инде китте дигәндә тоткарланып калды. Мәсьәләне ачыклау өчен, ягъни редактор белән автор арасындагы бәхәсне хәл итү өчен Язучылар союзына мөрәҗәгать итәргә туры килде. Кулъязманы Союз идарәсе һәм редколлегия әгъзалары укып чыкты. Романны тикшерү өчен махсус утырыш җыелды һәм, бер-ике кешене исәпләмәгәндә, барлык язучылар авторны яклап чыктылар.

Монда шуны да әйтергә кирәк, язучыларның күпчелеге бездә татар әдәбиятының, татар культурасының үсүе өчен чын күңелдән янып яшәүче кешеләр. Уртак кайгыны, уртак мәнфәгатьләрне алар үз кайгыларыннан өстен куялар һәм, кирәкле әсәр турында сүз барганда, ныклык, принципиальлек күрсәтә беләләр. Моның шулай икәнлеген миңа берничә мәртәбә «үз җилкәмдә татырга» туры килде. Миңа өлкән буын каләмдәшләр дә, кордашлар да, шулай ук яшьләр дә күп булышлык күрсәттеләр. Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким, Әмирхан Еники иҗатымда, тормышымда минем чын мәгънәсендә терәк һәм таяныч булдылар. Алар белән бергә, бер чорда яшәгәнгә, иҗат иткәнгә мин үземне, әлбәттә, бәхетле саныйм һәм минем хезмәттә аларның да күпмедер өлеше бар дип исәплим.

Иң ахырда мин үземә бары уңай яктан гына тәэсир иткән тагын бер-ике кешегә тукталып китмәкче булам. Икенең берсе – Шәйхи Маннур, икенчесе – Хәмит Ярми.

Гаделлек, дөреслек өчен теләсә кем белән якалаша ала торган Шәйхи Маннур туры сүзле һәм шактый нык характерлы иде. Язган әсәрләрем өчен ул мине якын күрде, җыелышларда, киңәшмәләрдә һәрвакыт мине яклап чыкты. Ләкин кайчагында ул миңа үтемле генә тәнкыйть сүзләре дә әйткәләде. (Мәсәлән, Нурихан ничектер аңа эч серен ачып, хатын белән килешә алмыйбыз, һаман каршылык килеп чыга, дип зарлангач, ул: «Син шәхси тормышта характерыңны чүплек башына чыгарып ташла!» – дип киңәш биргән. Ш.Маннурның бу сүзләре Нуриханның көндәлегеннән алынды. – Р.Ф.)

Фольклор белгече, филология фәннәре докторы Хәмит Ярми белән мин университетта укуымның беренче елларында ук таныштым. Бу танышу Җәләй абый аркасында булды. Минем халык иҗаты белән кызыксынуымны күреп, 1948 елның җәендә Хәмит абый мине үзе белән бергә фольклор экспедициясенә алып чыкты. Шуннан бирле без аның белән әледән-әле очрашып, аралашып тордык.

Хәмит Ярмине Шәйхи Маннурның капма-каршысы дип әйтергә булыр иде. Йомшак күңелле, ягымлы, һәркем белән уртак тел таба белә. Әгәр, әйтик, сиңа берәр киңәш бирергә теләсә, беркайчан шулай ит, болай ит дип вәгазь укымас. Бөтенләй сиңа катнашы юк кебек итеп, үз башыннан үткән, йә булмаса кешедән ишеткән берәр гыйбрәтле хикәя сөйләр. Аңласаң – аңлыйсың, аңламасаң, анысы инде синең эш. Кайбер әдәп, культура кагыйдәләреннән хәбәрдар булмаган авыл малаена аның гыйбрәтле хикәяләре тәэсир итми калмагандыр дип уйлыйм.

Бервакыт, пенсиягә чыккач, ул мине өенә чакырып алды, миңа үзенең күпьеллык хезмәтен – халык иҗаты җыентыкларын бүләк итеп бирде. Һәм тагын да, болай гына, сүз арасында гына гыйбрәтле хикәя сөйләде.

Хәмит абый үзе Себердә, Төмән ягында туган. Шунда, алар ягында Нигъмәтулла хаҗи Карымшаков дигән бер бай булган. Бай үзе укый-яза белмәгән, ләкин шуңа да карамастан, аңлы, прогрессив карашлы булган. Якын-тирәдәге ятим балаларны Нигъмәтулла хаҗи үзенә тәрбиягә ала торган булган. Ятим бала бераз аягына баскач, бай моның кулына өч сум акча тоттырган да Казан, Уфа якларына укырга җибәргән. Хәмит абыйның әтисе дә ятим булган, әлеге Нигъмәтулла хаҗида тәрбияләнгән. Бай моңа да өч сум акча тоттырып укырга җибәргән. Хәмит абыйның әтисе Эстәрлетамак, Мәчкәрә мәдрәсәләрендә укыган. Шуннан соң үзләре ягына кайтып мулла булган, балалар укыткан. Хәмит абый үзе беренче ике елын әтисе мәдрәсәсендә белем алган.

Нигъмәтулла байның тагын шундый бер яхшы ягы булган. Төмән тирәсендәге авылларда ул таштан мәчетләр, мәдрәсә-мәктәпләр, мосафирханәләр, китапханәләр салдырган, читтән кыйммәтле китаплар алдырган, мәдрәсәләргә «Галия»дән укытучылар чакырткан. Себер юлы өстенә салынган мосафирханәләрдә шундый тәртип булдырган: сөргеннән кайтучы юлчыларны бушка ашатып, яхшы, җылы урында кундырып чыгарганнар. Ләкин бушка кунак булу икенче көнгә китсә, «монысы инде ялкаулык», дип, юлчыны чыгарып җибәргәннәр.

– Менә нинди кешеләр булган безнең татарда! Шулар турында да язарга иде, – диде Хәмит абый миңа. – Минем әтине Карымшаков алып тәрбияләмәсә, укытмаса, әти кем булыр иде – әйтеп булмый. Мин, бәлки, бөтенләй булмас та идем. Һәм беркайчан да бу дәрәҗәгә ирешә алмас идем.

Чыннан да, безнең халыкта элек-электән үк Карымшаков Нигъмәтулла кебек, «Әби», Гомәр Бәширов, Сибгат Хәким кебек аңлы, ярдәмчел һәм киң күңелле кешеләребез булмаса, без, күрәсең, бүгенге көнебездәге күп нәрсәдән мәхрүм булган булыр идек.

Язучы булу өчен күп нәрсә таләп ителә. Иң әүвәл табигый талант һәм тырышлык кирәк. Ләкин сине аңлаучы, кирәк чакта сиңа ярдәм кулы сузучы халкың – әйе, халкың! – булмаса, ялгыз талант белән генә әллә ни ерак китеп булмый.

2003

Комментарий язарга