Үзбәк хан

Тактай урынына Мәнгү Тимернең Тогрулҗа исемендә углының Мөхәммәд Үзбәк исемендә углы хан ителде (1312). Мисыр патшасы Мәлик Насыйр Мөхәммәдкә

 Үзбәк якын кардәшләреннән беренең кызын биреп кодалашты,бик мәһабәт сурәттә туйлары булып үтте. Моның заманында Һүләкү балалары илә сугышлар дәвам итте, ләкин һәр ике тарафта һич нәтиҗә күренмәде. Үзбәк хан булган вакытларда Тверь кенәзе Михаил илә Мәскәү кенәзе Георгий арасында күптән бирле низаглар дәвам итә иде. Кенәз Михаил Тверьдә рәсми сурәттә түгел, русларның ихтыяры илә генә кенәз булып тора иде. Үзбәк хан булгач та, Михаил Үзбәккә бәйгать бирмәк [2] өчен Сарайга килде. Хан янында, Сарайда ике ел кадәр торды. Үзбәк хан, моның кенәзлеген раслап, указ бирде вә бер микъдар гаскәр илә Михаилны Тверьгә җибәрде (1315). Моның соңында Михаилның көндәше кенәз Георгий, хан янына килеп, өч ел кадәр торды. Үзен хан хозурында – яхшы, Михаилны гаепле күрсәтмәк өчен, хан тирә-ягындагы әмир вә түрәләргә бирмәгән һәдияләрне [3] калдырмады. Ахырдан Михаилны кенәзлектән азат иттереп, үзе Великий кенәзлек указы алды. Хан үзенең хезмәтендә булган җарияләрдән Агафия исемендә берсен Георгийга бирде. Каугады исемендә бер әмир кул астында, бер микъдар гаскәр һәм әлеге җария илә Георгийны Владимирга җибәрде.

Михаил Тверской Үзбәк хан янында. В.П.Верещагин рәсеме

Михаил бу хәбәрне ишеткәч тә гаскәр илә Георгийга каршы чыкты, Каугадыга сугыш итеп, Георгийны хатыны илә әсир алды. Каугадыга күп һәдияләр биреп, сый­лап, гаскәре илә Сарайга озатты, үзен хан хозурында гаепсез күрсәтүен үтенде. Шулвакыт Георгийның хатыны Агафия вафат итте. Моны Георгий Үзбәк ханга, Михаил агулап үтерде, дип шикаять итте. Хан боларның һәр икесен дә хөкем өчен Сарайга чакырды. Һәр икесе килделәр, хөкем көнендә һәрбере үзләрен гаепсез күрсәтү өчен, артык дәрәҗә иҗтиһад иттеләр. Ханның гаскәренә каршы сугыш итүе вә аның биргән җариясен агулап үтерүе кеби гаепләр өчен, Михаил үтерелде вә Георгийга тагын элеккеге вазыйфасы кайтарылды (1318).

Бу эшләр соңында Михаилның Дмитрий исемендә угылы Сарайга барып, ханның күңелен йомшартырлык сүзләр сөйләде вә әтисенең ханга ихлас булуын исбат итәргә тырышты. Хан аны Тверьгә кенәз итте. Михаил балалары илә Георгий арасында дошманлык гаять каты иде. Георгий Болгар юлы илә Сарайга китте. Моны ишетеп, Дмитрий янә кардәшләре илә Сарайга барды, хан хозурына һәр икесе керделәр. Дмитрий ачу илә хан сараенда Георгийны кылыч илә чапты да үтерде. Дмитрий янә кыйсас өчен [4] үтерелеп, Дмитрийның энесе Александр Теврьга кенәз ителде (1325).

Дмитрий хан сараенда Георгийны үтерә

Сарай хөкүмәте рус вилаятьләренә баскак исеме илә әмирләр куя иде. Күп вакыт ошбу баскаклар рус руханиларын хөрмәт итмиләр, кәнисләр хираҗдан [5] мәгаф ителгән [6] була торып та, хираҗ алалар иде. Баскакларның ошбу эшләрен русларның митрополитлары Үзбәк ханга белдерде. Үзбәк хан ошбу сәбәптән митрополит кулына ярлык язып бирде. Ярлык ошбу эчтәлектә: «Мин Үзбәк үземнең барлык бөек һәм урта һәм кечек кенәзләргә, барлык вәзирләргә, әмирләр вә дәфтәрче, вә баскак, вә язучы, вә илчеләргә, вә һәрбер хөкемем йөргән тарафларның халыкларына фәрман итәмен: нәсари вә гайреләрнең барлык руханилары, поплары, монахлары, кәнисәләр вә гыйбадәт урыннары вә ошбу кәнисәдә гыйбадәт урыннарына тәгаен ителгән милекләр, вәкыфлар – барысы да хираҗдан коткарылган. Боларга һич берәү кул тигезәчәк булмасын! Чөнки болар Алла өчен әзерләнгәннәр. Болар безгә вә безнең гаиләләребезгә дога кылсыннар. Әгәр берәү, боларга каршылык итеп, болардан бер-бер нәрсә алачак булса, аннан өчләтә түләтелер. Әгәр берәү боларны үтерсә, Алланың кәһаре аңа булсын! Язылды: куян елында, көз фасылында, беренче айның дүртенче көнендә».

1327 елда Үзбәк хан бәгъзе эшләрне ислях өчен якыннарыннан Чал хан (Шәфкал) исемендә берсен бераз гаскәр илә Тверьгә җибәрде. Тверь кешесе Александр вә иптәшләре русларга ошбу эшне: «Татарлар безне ислам диненә көчләргә, әгәр тыңламасалар, бөтен русларны кол итеп алырга киләләр», – дип күрсәттеләр. Ошбу сәбәптән гаскәргә каршы зур фетнә купты. Кенәз Александр Шәфкалны тавышсыз гына гаскәре илә үзенең сараена кертте. Александрның командасы буенча, халык төн илә сарайны ихата кылып алдылар да гаскәргә һөҗүм итәргә керештеләр. Аз гына гаскәр, бераз үтерешүдән соң, янә сарай эченә керде. Ошбу вакыт Александр үзенең сараена ут салды, гаскәрләрнең берсе калмый янды. Тверь халкы шәһәрдә булган барлык мөселман сәүдәгәрләрен үтереп бетерде.

Үзбәк хан сарайда

Моның өчен Үзбәк гаять хурланды, бөтен рус кенәзләренең котлары очты, чөнки Үзбәк моның илә бөтен рус кенәзләрен гаепле дип игълан итте. Тикшерү соңында фәкать Тверь халкының гына гаепле идекен белде. Мәскәү кенәзе Иван Калитаны Сарайга чакырды вә илле мең гаскәр биреп, Тверьдәге юлбасарларга әдәп бирергә җибәрде. Суздаль кенәзе Александрга гаскәр илә Иван янында булырга боерды. Боларның килүен ишетү илә Тверь кенәзе, җинаятьче Александр Псковка качып китте. Иван Калита Тверь, Кашин, Туржик (Торжок) калаларын таш өстендә таш калдырмый һәлак итте. Халыкларның урамннарга качканнары гына котылды. Үзбәк Иван Калитага бүләк итеп Великий кенәзлек указын биреп, Мәскәүгә җибәрде. Мәскәү ошбу вакытка кадәр кечкенә шәһәр иде, зурая башлады.

Иван гакыллы, хәйләкәр кеше иде. Бер яктан, хан хозурында итагать күрсәтә, икенче яктан, бөтен русларны бер ноктага җыю өчен, мөмкин кадәр иҗтиһад сарыф итә иде. Бу гакыллы Иван русларга истикъляль7 орлыгы чәчте. 1340 елда Иван ва­фат итеп, угылы Симеон бөек кенәз итеп билгеләнде. Үзбәк хан 1341нче ел вафат иите.

***
Үзбәк хан, Батудан соң, Сарай ханнарының иң эшлекле, гадел, башка мәмләкәтләрдә иң нафизле [8], галим вә голәмәгә иң якын падишаһыдыр. Үзбәк гаделлек илә дус, кайчакта исламның вә гыйлемнең таралуына, мәмләкәтнең тынычлык вә рәхәтлегенә күп хезмәт итте.

Хан сараенда Яңа ел башлануны бәйрәм итәләр. Рәшидетдин кулъязмасыннан миниатюра. 
1330нчы еллар

Үзбәк вакытында Сарай вә башка шәһәрләрдә булган тәртипкә мәдәни мәмләкәт сәяхәтчеләре хәйран булдылар. Бу вакыт Дәште Кыпчакның Сарай, Маҗар, Судак, Кырым, Кәфа, Азак, Хуарз кеби шәһәрләре дөньяның иң мәгърур шәһәрләреннән санала иде.

Сарай шәһәре Үзбәк вакытында кямил зураеп, кямил интизам [9] алып төзелеп җитте. Урамнары киң вә төз, йортлары бер-берсенә тоташ булып, араларында җимерелгән вә бозылганнары булмас иде. Шәһәр халкы татар, чиркәс, рус, кыпчак, рум халыкларыннан гыйбарәт булып, һәрбер таифә үзенә аерым мәхәлләдә тора иде. Базарлар да бик эшлекле вә зур булып, Гыйрак, Мисыр, Шам тарафларыннан мөселман сәүдәгәрләре күп була, бу сәүдәгәрләр тагын Сарайда аерым бер мәхәллә булып утыралар иде. Боларның мәхәлләләре мал илә тулы булганлыктан, малларын саклау өчен мәхәлләләре кальгалар илә ихата ителгән иде. Хан сарайлары үзенә аерым уратылып алынган вә биек урында алтыннан ай сурәте куелган иде [10]. Хан сараен «Алтын таш» дип атыйлар иде.

Сарайда мөселманнар шәфигый вә хәнәфи мәзһәпләрендә булып, шәфи­гый, мәлики, хәнәфи мәзһәпләрендә фәкыйһ вә голәмәләр күп була иде. Мөсел­ман­нарның унөч биек җомга мәчетләре, моннан күп өлешләр илә артык башка мә­чет­ләре бар иде. Үзбәк хан галим вә голәмәгә артык дәрәҗә мәхәббәт вә ихтирам итте.

Үзбәк сараеның бөек голәмәсеннән шәех Ногман әл-Хәрәземне һәр көн килеп зиярәт итә, шәех Ногман аны хөрмәтләп каршы алмый иде. Аяк үзрә торып урын-фәлән күрсәтми, бәлки бөек падишаһ Үзбәк үзе шәех Ногманның алдына килеп тезләнә һәм түбәнчелек илә генә сөйли иде. Хәлбуки, шәех Ногман үзе фәкыйрь вә гарипләргә артык дәрәҗәдә хөрмәт вә кадер итә иде.

Исламның җәгърафия [11] голәмәсенең зурларыннан ибн-Батутта ошбу Үзбәк хан хозурына килде вә гадәттән тыш кадер-хөрмәт күрде, хан вә хатыннарыннан күп һәдияләр алды.

Ибн Батута әйтүенчә, Дәште Кыпчак халкында угрылау булмас, бу сәбәптән боларның маллары сакчысыз торыр. Угрылап тотылса, малны хуҗасына кайтару һәм янына үзенең малыннан тугыз мәртәбә кушып, ун итеп бирү тиештер. Әгәр көче җитмәсә, балалары алына, балалары да булмаса, үтерелә иде. Килгән-киткәннәрнең һәммәсе боларның кунакларыдыр. Һинд илә меңләп мал куып сәүдә итәләр. Ун меңнәр илә аяклы малларга ия булган адәмнәр болар арасында күп була. Хатыннарын гаять хөрмәтлидерләр, пәрдәсез гизәләр…

Үзбәк хозурында мөселман, гарәп галимнәре хөрмәт күргән кеби, Яуропаның христиан галимнәре дә зур хөрмәтләр күрделәр. Мәшһүр Марко Поло ярым күчмә, ярым мәдәни булган Үзбәкнең мәмләкәтендәге байлыкка, аның бөеклегенә, мәһабәтенә вә гаҗәеп тәртипкә гаҗәпләнә.

Үзбәкнең Тәнибәк, Җанибәк, Хозырбәк исемнәрендә угыллары калды. Тәнибәк Үзбәкнең вафаты вакытында Ак Урдада иде, урынына Җанибәк хан була торды. Тәнибәк гүзәл егет иде. Фәкать хан сарае эчендә Тәнибәк урынына Җанибәкнең хан булуы тиеш булганлыктан, Тәнибәк Сарайга кайтып җитәр-җитмәстән юк ителде вә Җанибәк хан булып калды.

________________________
1. Әхмәтзәки Вәлидинең 1912 елда Казанда дөнья күргән «Төрек вә татар тарихы» исемле китабыннан бер бүлекчә. Кайбер бүлекчәләре журналның 2015 елгы 9 һәм 11 нче саннарында басылды.
2. Бәйгать бирү – буйсынуны белдерү.
3. Һәдия – бүләк.
4. Кыйсас – үтерүчегә үлем җәзасы бирү.
5. Хираҗ – мөселман булмаганнарга салына торган салым.
6. Мәгаф ителгән – азат ителгән.
7. Истикъляль – бәйсезлек.
8. Нафиз – сүзе үтә торган.
9. Кямил интизам – камил тәртип белән.
10. Галәмәт итеп ай кую гарәпләрдән, исламнан калган эш түгел, төрекләрдән калган бер гадәттер. – Автор иск.
11. Җәгърафия – география.

Комментарий язарга