Ядәч һәм ядәчиләр

Татар халкы гомер-гомергә уеннарга бай. «Йөзек салыш», «Чума үрдәк, чума каз» (кайсыбер төбәкләрдә «Капкалы», «Су агу» дип тә билгеле), «Буяу сатыш», «Ядәч» уеннары әле дә популярлыгын югалтмый.Туйларда, юбилейларда
һәм башка мәҗлесләрдә халыкны җәлеп итә торган мавыктыргыч, үзара ярыштырулы уеннар күбрәк уйналса, «Ядәч» уены исә, үтә гадилеге аркасында, көнкүрештә киң таралыш тапкан. Чөнки бу уен өчен шарт булып кошның – күпчелек очракта тавыкның – оча сөяге һәм ике кешенең булуы да җитә. Уен башланыр алдыннан шаһитлар каршында җиңүчегә бүләк турында килешенә. Октябрь революциясенә кадәр бай кешеләр бүләккә дип хәтта ат бирергә вәгъдә иткән, ә хәлсезрәк кавем тавык, йә булмаса пар чабата белән чикләнгән. Вәгъдә итеп тә бирелмәгән бүләк намуссзылык билгесе саналган һәм шартны үтәмәгән кеше, әлбәттә, җәмәгать алдында хөрмәт казанмаган.

Уенны уйныйбыз, тик ни өчен ул уен «ядәч» дип атала соң?

Борынгы заманнарда безнең төрки бабаларыбыз Күк Алласына – Бөек Тәңрегә табынган. Бу күренеш татарның «Күрше хакы – Тәңре хакы» дигән хикмәтле мәкалендә чагылыш тапкан. Тәңречелек дине мәҗүсилекнең бер төре булып тора. Ә мәҗүсилек сихерчеләргә, багучыларга бик тә бай. Әйтергә кирәк, төрки кавемнәр сихерчеләренең бер төркемен ядәчиләр дип йөрткәннәр. Атаклы галим Лев Гумилев «Борынгы төркиләр» дигән фәнни хезмәтендә, борынгы кытай чыганакларына таянып, ядәчиләрнең табигать көчләрен – суык, яңгыр, йә булмаса кар яки ком бураннарын кузгата торган кешеләр булуы турында яза. Ядәчиләрнең уникаль сәләтләре табигать көчләрен генә уятудан һәм аларны үз файдаларына кулланудан гына тормаган. Мәсәлән, бөек шагыйрь Фирдәүсинең «Шаһнамә»сендә төркиләр белән яу алдыннан фарсы гаскәренең җитәкчесенә – Бахрамга куркыныч төш керә. Төшендә ул төрки сугышчыларының, арысланга әйләнеп, фарсы гаскәрләрен тар-мар иткәннәрен күрә. Шулай да фарсылар сугышта җиңүгә ирешә. Яудан соң әсир ителгән төркиләр арасында сихерче дә булганы ачык­лана. Ул төшне Бахрамга махсус җибәргәнен раслый. Әлбәттә, безнең матди тормыш хөкем сөргән җәмгыятебездә мондый шаккатарлык сәләткә ия булган сихерчеләрнең кайчандыр бу дөньяда яшәгәнлегенә ышанасы килми.

Әйдәгез, ядәч уенын күзәтик. Ике уенчы иң башта оча сөяген тартып сындыра. Бу уенның башланганын аңлата. Уенда катнашучылар бер-берсенә ни генә бирмәсен, кулына әйбер алучы алдан «исемдә», дип әйтергә тиеш. Әгәр дә кулына әйбер алучы бу сүзне әйтергә оныта икән һәм әйбер бирүче «ядәч», дисә, ул җиңүгә ирешкән була. Хәзер исә уенга йомгак ясыйк. Ике уйнаучы да бер-берсенең хәтерен оныттырырга, «җуйдырырга» тырыша. Ядәч уены борынгы сихерчеләр-ядәчиләр кулланган ысулны кабатлый түгелме? Кешенең хәтерен җуйдыруны борынгы төркиләр генә түгел, кайбер башка халыклар да кулланган. Мәсәлән, монгол кабиләләре төркеменә кергән жужаннар, кулга алынганнар арасыннан яшь һәм көчле сугышчыларны сайлап, аларның чәчләрен кырдырып һәм яңа суйган терлек тиресен башларына урап, кул-аякларын бәйләп, җәйнең кызу вакытында далага ташлый торган булган. Эссе кояш астында уралган тире берничә көннән, кибеп, башны каты кыса башлаган, ахырда, кеше сусаудан һәм коточкыч баш авыртуыннан йә үлемгә дучар булган, йә бөтенләй хәтерен җуйган. Андый кешеләр даладан килеп алган яңа хуҗага тугры эт кебек хезмәт итә торган була. Хәтерләрен җуйган кешеләрне манкортлар дип атаганнар. Африканың кайбер кабиләләрендә кешене клиник үлемгә дучар итеп, берничә мизгел арасында яңадан сулышын һәм баш миенең эшен торгызганнан соң да шундый ук нәтиҗәгә ирешкәннәр. Андый бәндәләрне зомби дип йөрткәннәр. Күрәсең, безнең төрки бабаларыбызның кешенең хәтерен җуйдыру методикасы югарыда китергән мисалларга караганда күпкә камилрәк булгандыр. Әгәр дә, ядәч уены төрки сихерчеләрнең ысулын кабатлаучы фактор булып тора, дигән фараз дөрес булса, ядәчиләр кешенең аңына кабат-кабат һөҗүм ясап, аның хәтерен киметә, йә булмаса, бөтенләй җуйдыра алганнардыр.

Ислам дине ядәчи сихерчеләргә каршы чыгып, кешеләргә сихер куллануны тыя. Бу, чын мәгънәсендә, мәрхәмәтлелек акты булып тора. Чөнки сихер аркасында күпме кеше саулыгыннан ваз кичкәнлеген бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер. Ислам сихерне куллануны тыю гына түгел, ә аннан саклану өчен «Фәләкъ» («Таң»), «Ән-нәс» («Кешеләр») сүрәләрен укырга тәкъдим итә.

Ядәчиләр кебек сихерчеләр төрки бабаларбыз белән тарих битләрендә калса да, аларның кайтавазы ядәч уенында сакланган. Уенның үзенә килгәндә, аны олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп уйный бирә. Хөрмәтле укучым, ә син ядәч уенын уйныйсыңмы?

Комментарий язарга