«Эш» газетасы

Газета белән танышканчы, иң элек матбугат белгече Исмәгыйль Рәмиев язганнарга тукталыйк. Ул «Эш» газетасы турында менә ниләр яза: «1918 нче елны 12 мартта Казанда чыга башлады. Шигаре: «Берләшеңез, бөтендөньяныңэшчеләре!» Бер дә тайпылмый коммунизм фикерен алга сөреп килде. Казан губернасы штабында чыгарылган газет булса да, Казаннан чит губерналарга кызыл фронтларга бик күп таралды. Материальный яктан башкаларга караганда байтак ук яхшы тәэмин ителгән булганлыктан, дәвамы да озак булды. Язучыларга да башка газеталар кебек үк аптырамады. Вакытында Казанның «төп гәзите» булып барды.  Ләкин шулай да бәгъзе бер вакытларда язышучылары азаеп, мөндәриҗәсе (эчтәлеге) сыекланган вакытлары да булгалады. Мәсәлән: Казанда берәр яңа гәзит чыга башласа, моның яртылаш составы яңа гәзиткә күчерелә. Шуннан гәзит зәгыйфьләнебрәк кала иде. Гомумән алганда, бу гәзит башка гәзитләргә караганда мөндәриҗәсенең тулылыгы белән аерым урын тотты.

Асылда көндәлек булып чыгарга тиеш булса да, заманаларның авырлыгына карап сирәкләп тә чыккалады. Урта кулда, дүрт битле булып, сары кәгазьдә басылды. Эшләнүе «Милләт» типографиясендә. Коммунизм җырларын башларыннан үткәргән гәзит-журналларның техникалары турында шәп дип тә сүз әйтеп булмый. Еллык бәясе – 280 сум, берәмләп – 2 сум 50 тиен.

Нашире – Казан губернасы советы хозурында «Мөселман эшләре шөгъбәсе (бүлеге)». Мөхәррирләре җыш кына алышынып торды. Язышучылары – Г.Ибраһимов, В.Шәфигуллин, С.Атнагул,  Г.Баембит, Ибраһим Күләй, С.Җәләл, Хәсән Исхаков, Г.Кәрәм, Борындык, Ә.Сәгыйди, К.Әмири, Ф.Сәйфи,  Яруллин һәм башкалар».

1918 елның 12 мартында беренче мәртәбә халыкка таралган «Эш» газетасы безнең көннәргәчә исемен үзгәртә: «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан», «Кызыл Татарстан», «Совет Татарстаны», «Социалистик Татарстан» һәм 1992 елның февраль аеннан – «Ватаным Татарстан». Әлеге йөзьеллык газетаның тарихы турында язсак, мәкалә күләме бер журналга  гына сыймас иде. Шунлыктан, аның иң тәүге санына гына тукталабыз. Газетаның безнең кулда булган беренче саны «Өмет» типографиясендә басылып чыккан. Беренче биткә, иң өскә басманың «Казан мөселман комиссариаты тарафыннан чыгарыла торган көндәлек сәяси, әдәби вә иҗтимагый газета» икәнлеге турында әйтелгән.

Тәкъдим ителгән текстларда татар җәмгыятендәге социаль киеренкелек, халыкның хыял-омтылышлары һәм илнең Гражданнар сугышына кереп барганлыгы ачык сизелә. Газетада басылган карарлар Үзәк мөселман комиссариаты рәисе Мирсәет Солтангалиев имзасы белән тарала. «Эш»нең 1918-1921 еллардагы баш мөхәррире – Вәли Шәфигуллин.

Казан мөселман комиссариаты

Халык комиссарлары хөкүмәте милләтләргә йирле мохтарият алу, аерым мәмләкәт төзү дәрәҗәсенә кадәр киң хокук бирде. Бу хокук бер милләтнең эшчесе һәм фәкыйрь крәстиәненә бирелгән иде. Бер милләтнең эшчесе, фәкыйрь крәстиәне эш башында торып, хакимиятне үз кулында тоткан вакытта гына ул милләт истикълялият (бәйсезлек) ала иде.

Бер милләтнең эшчесе һәм фәкыйрь крәстиәне үз теләгәнен әйткәнче, ул милләтнең хәзерге социальный революциядән, эшче, крәстиәннәр хөкүмәтеннән котлары очкан байлары һәм аларның ялчылары мәмләкәт төзүне үз кулларына алырга тырыштылар. «Без – бер милләт, без үзебез теләгәнчә үз тормышыбызны төзик», – диделәр. Халык комиссарлары һәм советлар шулай җавап бирделәр: «Дөрест, сез – бер милләт, ләкин бер милләтнең байлары мәмләкәт төзү хокукыннан мәхрүм. Эшче, крәстиән теләмәсә, байларга бернәрсә дә эшләргә ирек бирелми, чөнки байлар эшче белән крәстиәнне изәр өчен, үзләре эш башында тору өчен, үз куллары белән мәмләкәт төзергә, ыштат ясарга тырышалар», – диделәр.Халык комиссарлары хөкүмәте милләтләргә йирле мохтарият алу, аерым мәмләкәт төзү дәрәҗәсенә кадәр киң хокук бирде. Бу хокук бер милләтнең эшчесе һәм фәкыйрь крәстиәненә бирелгән иде. Бер милләтнең эшчесе, фәкыйрь крәстиәне эш башында торып, хакимиятне үз кулында тоткан вакытта гына ул милләт истикълялият (бәйсезлек) ала иде.

Революциядән соң татар байлары, татарның ялган милләтчеләре сигез ай буена мөселманнарга бер комиссар урынын сорап йөргән иделәр, ләкин Милюковлар, Керенскийлар хөкүмәте аларга бирмәде. Халык комиссарлары хөкүмәте пайтәхеттә мөселман эшләре комиссарлыгы төзегәч, безнең татар байларына, татар милләтчеләренә бер дә ошамады. Имеш, сорамыйча, ялвармыйча, теләнмичә бирелгән, бирелсә дә анда эшче, крәстиән вәкилләре, большевиклар, сул революционерлар эш башында утырган. Эшчеләр, крәстиәннәр мөселман комиссарлыгын тәбрик итәләр, яшәсен мөселман комиссарлыгы, диләр. Байлар, ялганчы милләтчеләр каршы киләләр. Ул комиссарларны без сайламаган, диләр. Имеш, Галимҗан Ибраһимов, Мулланур Вахитов, Шәриф Маннатовларны байлар, алпавытлар һәм аларның ялчылары сайламаган.

Мәркәз мөселман комитеты менә нәрсәдән эш башлап җибәрә. Иманлы, пакь күңелле мөселманнар өчен иң газиз, мөкаддәс булган Сөембикә манарасын мөселман эшче һәм крәстиәннәр кулына алып бирә.  Менә берничә ай гына татар гәзитәләрендә тавыш күтәргән, бөтен татарның күңелен әшгал (әсир) иткән Сөембикә манарасы эшче, крәстиәннәр кулына кергәч, байларның, ялган милләтчеләрнең бөтенләй дәртләре суынды. Әле кичә генә Сөембикә манарасының әһәмияте хакында шәһәр саен лекция укып акча җыйнаган кешеләр дә бүген Сөембикә хакында, алай-болай гына, дип, ык-мык киләләр.

Казан мөселман комиссариаты мөселманнарның бөтен милли, мәдәни эшләрен үзе карау белән бәрабәр, мөселманнар арасында тынычлык кертергә һәм чыккан декретларның халәт рухиягә татбикъ ителүенә (туры килүенә) тырышачак. Крәстиән хакимияте һәм комиссарлыкка каршы килгәннәр, аяк чалганнарга нинди генә каты тәдбирләр (чаралар) кылудан да тайчынмаячак. Шулай ук эшче, крәстиәннәр хакимияте астында Идел-Урал ыштаты төзергә нык иҗтиһад итәчәк.

 

Казан губернасы мөселман комиссариатыннан Казан губернасындагы авыл, волость мөселманнары комитетларына

Казанның эшче, солдат, крәстиән вәкилләре шурасы хозурындагы Казан губернасы мөселман комиссариаты тарафыннан иҗбари (мәҗбүри) карарлар: төрле авыллардан килгән хәбәрләргә караганда, Ыстолыпин вакытында төрле юллар белән иллешәр, йөзәр дисәтинә йир алып, үзләре артына мәңгегә беркетеп куйган авыл байлары, үзара оешып, фәкыйрь крәстиәннәрне кыса башлаганнар һәм сугыштан кайткан солдатларны кыйнап, авылларына кертми башлаганнар. Үтерешле вакыйгалар да булган.

Авыл байлары онытканнар ахры! Чөнки фәкыйрь крәстиәннәрне һәм солдатларны кыйнап йөргәндә: «Безгә солдат законы кирәкми, үзебез хуҗа үз йиремезгә!» – дип кычкырганнар.

Шул мөнәсәбәт белән, Казан губернасы мөселман комиссариаты игълан итә: «Йир игүче халыкныкы, шунлыктан, йир игенне үзе игүчеләр арасында тигез итеп бүленергә тиеш». Менә бу – закон. Бу закон эшче, солдат, фәкыйрь крәстиән законы. Моңа каршы килүчеләр җинаятьчеләр саналып, бу законга каршы килгән кешеләр һәм фәкыйрь крәстиәннәрне кыйнап-сугып, авылларда тынычсызлык кертүчеләр фәүкыльгадә (гадәттән тыш) каты җәзага төшәчәкләр. Гаепле кешеләр үзләре кулга алынып, инкыйлаб судына биреләчәк һәм бөтен әйберләре конфисковать ителәчәк.

Бу карарлар авылларда, волостьларда фәкыйрь крәстиәннәрне, сугышта булган солдатларны чакырып укылырга һәм урамнарга ябыштырылырга тиеш. Бу карарларны яшереп калган авыл, волость комиссарлары да югарыда күрсәтелгән җәзага тартылырлар.

Комиссариат рәисе: М.Солтангалиев. Сәркатип: Харис Җомагыл. 27 февраль.

Йорт хуҗаларына һәм сәүдәханә, завод, фабрика ияләренә

 Казан эшче, солдат һәм крәстиән советының башкаручы комитеты игълан итәдер: йорттан айга 3000 сумнан артык доходы булган йорт хуҗалары һәм сәүдәханә, фабрик, завод хуҗаларының 8000 сумнан артык сәрмаяләре булганнары 13 нче мартта, кич сәгать 6да Проломный урамда Биржа залында булачак мәҗлескә килергә тиешләр. Акчага тәгаллекълык (бәйләнешле) мәсьәләләр каралачак. Һәркем катгыя тиеш. Килмәүдә гаепләнүчеләргә 5000 сумга кадәр ыштраф салыначак.

Казан губернасының мөселман комиссариатыннан

 Казан губернасы мөселман комиссариаты, Казан губернасындагы мөселманнар арасында тынычлык кертүгә бик зур әһәмият биргәнгә, түбәндәге Декретны чыгара.

Һичбер номер, чәйханәләрдә һәм хосусый йортларда эчемлек әйберләренә (…) һәм ул кешеләр торган номер, чәйханә, хосусый йорт хуҗаларына каты җәзалар биреләчәк. Гаепле кешеләр үзләре инкыйлаб хөкеменә бирелеп, бөтен йортлары, җиһазлары, әйберләре кулга алыначак. Урамда исереп йөргән кешеләр дә шундый каты җәзага дучар булачактыр. Рәис: Солтангалиев. Сәркатип: Җомагыл.

Казанда мәхәллә оешмаларындагы күңелле мөселман дружиналары һәм мөселман эшче крәстиәннәре дикъкатенә

 Фәкыйрь эшче һәм крәстиән кардәшләр! Карыйк, иптәшләр! Тикшерик, иптәшләр! Безнең шул мәхәллә оешмаларындагы мөтәвәллиләр кемнәр? Анда мәхәлләләребездә  иң байлар гына сайланып, күп мәхәлләләребездә рәислеккә дә сәясәттән һәм икътисадтан тузан кадәр мәгълүматы булмаган, әүвәлдән үк акча бәрабәренә байларга хәер-фатыйха кылып килгән һәм шул байларның гына мәнфәгатен химая итүче меллалар сайланган түгелме? Мәхәлләбезнең байларыннан һәм аларга хәер-фатыйха сатучы меллаларыбыздан гыйбарәт мөтәвәллиләребез: «Йир һәм капиталга социализм, подоходный налог», – дигән сүзләрне ишетү берлә: «Без – мөселманнар, безнең шәригатебездә «социализм» дигән сүз юк, ул безгә дөрест түгел. Без – милләтче, без милләт саклыйбыз», – диләр. «Татар милләтен бетү чараларын күрергә тиеш!» – дип карарлар чыгарган Николай һәм аның миссионерлары бетте, алар бетү берлә, милләтебезгә каршы дошманнар да юк.

Без хәзер кан түгелүләрдән сак булу өчен, бу көннәрдә генә таралган Бөтенрусия мөселманнарының игенче гаскәри корылтае тарафыннан чыгарылган карар буенча, һәр йирдә эш башында утырган буржуазияне һәм аларның җырын җырлаучы меллаларны себереп ташлап, бу көннән үк мәхәлләләребездә һәр эшендә капиталга ышанмый, бер Аллага гына һәм үзенең маңлай тирләрен чыгарып эшләвенә генә ышанып эш кылучы чын мөселман эшче һәм крәстиән вәкилләреннән генә гыйбарәт оешма төзергә тиешбез.

Шундый оешмалар төзү өчен, безгә кораллар кирәк, берегез дә кулыгызга, бәхетебезгә күрә эләккән коралларыгызны мөтәвәллиләргә дә, меллаларга да ышанып бирмәгез һәм кулыгыздан ычкындырмагыз! Шул кораллар берлә генә без буржуазия һәм капиталга каршы торып, фәкыйрь эшче һәм крәстиәннәрнең теләкләрен вөҗүдкә чыгара алачакбыз. Яшәсен чын мөселман фәкыйрь эшче һәм игенчеләр вә аларның вәкилләре  шурасыннан гыйбарәт хакимиятле «Идел-Урал» ыштаты!..

  Текстны басмага Ленар Гобәйдуллин әзерләде.

Комментарий язарга