Эчке татарлары (өзек)

Җәйләүгә чыгу. Иртәгә җәйләүгә чыгасы. Кырда яшәү өчен кирәкле бөтен әйберләр арбаларга кичтән төяп куелды. Иртән гаиләнең барлык әгъзалары да, китүчеләргә ярдәм итү һәм хәерле юл теләп калу өчен, ишегалдына чыкты. Атлар инде җигелгән, җәйләүдә көтәсе бияләр һәм терлек-туарны урамга куалар. Карт бабай һәм аның гаиләсе юлга чыгар алдыннан утырып алырга булалар. Хуҗа, Аллаһыдан рәхим-шәфкать сорап, догалар укый. Карт бабай, алга узып, яраткан аты җигелгән арбага утыра да кул болгый һәм бөтенесе дә юлга кузгалалар.

Гадәттәгечә, барлык ирләр, хәтта 7-8 яшьлек малайлар, алар белән бергә, киленнәрнең берсе китә. Әлеге хатын-кыз җәйләүдәге хуҗалык эшләрен алып барачак: ашарга пешерәчәк, сыерлар һәм бияләрне савачак һәм ирләргә кыр эшләрендә булышачак. Авылда картлар һәм кечкенә балалар, хуҗалык эшләрен, өйдәге терлек-туарны, кош-кортны карарга икенче килен һәм кызлар кала. Җәйләүгә куылмаган терлекне йөртер өчен, авыллар янында киртә белән уратып алынган зур биләмәләр – көтүлекләр калдырылган.

Ә безнең кәрван акрын гына җәйләүгә юл тота. Терлек-туар, үлән чемченеп, алга бара. Малайлар көтүгә таралырга ирек бирмиләр. Һәм менә кичкә кәрван тиешле урынга барып җитә. Урман кырыенда – күл буенда карт бабайның җәйләүдә яшәү өчен уңайлы булган торагы – аскы өлеше җиргә кертеп салынган зур йорты бар. Барысы да кояшка, җылы һавага сөенәләр. Малайлар үзләрен сәйранга чыккандай хис итә: салкын озын кыштан соң ирек, иркенлек. Ә өлкәннәрне көзге чәчүлекләрнең кышны өшемичә, черемичә имин үткәрүе – яшәреп-яшелләнеп килүе, көтүлектәге үлән үсеп җиткәнче ашатырга дип әзерләнгән печән һәм саламның, утынның саклануы шатландыра.

Балачактан башлап һәр елны җәйләүгә чыкса да, карт бабай да дулкынлана, күченүгә сөенә.

Карт бабамның гаиләсе 15 дисәтинә җирне чәчкән, гомуми мәйданы исә 45 дисәтинә булган (чәчкәненнән тыш, тагын 15 дисәтинәсе парга, ягъни ял иттереп ел аралаш чәчәргә һәм 15 дисәтинә залогка – «озаграк вакытлы ялга» калдырылган).

Печәнлекләр исә уртак милек саналган һәм аларны ел саен гаиләдәге ирләр санына карап бүлгәннәр.

Карт бабам гаиләсендә терлек-туардан 17 ат (шуларның 8е – эш аты, савыла торган 3 бия, 5есе – 3 яшьлек ат һәм 1тай); мөгезле эре терлек: савыла торган сыерлар – 14 баш, башмак таналар һәм үгезләр – 16, сарыклар – 40 баш.

Язгы чәчү башланганчы, карт бабам ирләргә эш коралларын тагын бер кат карап-тикшереп чыгарга, эш атларын, күп көч килгәнгә, солы белән яхшылап тукландырырга кушкан. (Ябык, көчсез ат – игенченең ярдәмчесе түгел).

Язгы чәчү гадәттә 15 апрельдә башланган, ләкин һава торышына карап, май башына калган вакытлар да булган.

«Элекке сынамышлар буенча быел чәчү иртә булганга, 15-16 апрельдә башларбыз», – ди карт бабай. Чәчү җирне бер көн алда тырмалаудан башлана.

Һәм менә карт бабам ирләрне иртә таңнан уята. Килен инде иртәнге ашка мул табын әзерләп куйган. Ашагач, ирләр үз эшләренә керешәләр. Карт бабай аларга кырга чыгарга күрсәтмәләр бирә. Ирләр атларны тырмага җигәләр. 8-10 яшьлек малайларны – оныкларны карт бабай кайда һәм ничек тырмаларга өйрәтә. Менә малайлар инде ат өстендә утыралар. Карт бабам, дога укып, беренче атны басу кырыена китерә һәм, фатиха биреп, малайның ботыннан кагып куя. Ике онык, бер-бер артлы, атларын сөрелгән җир буйлап куа башлыйлар. Ирләр ул арада көздән сөрелми калган җирне сукалый башлыйлар. Һәр сукага ике ат җигелә, аларны, арган саен, башка атларга алыштыралар. Кыскача әйткәндә, эш кайный башлый.

Эчкеннәрдә язгы чәчү малайлар һәм кызларны крестьян хезмәтенә өйрәтү өчен иң кулай вакыт санала. Һәм менә безнекеләргә дә тырмалаганда атлар белән идарә итүне ышанып тапшыралар.

Икенче көнне инде тырмалаган җиргә чәчәргә дә мөмкин. Эчкеннәр гореф-гадәте буенча, язгы чәчүнең беренче көнендә «орлык чыгару» йоласы үтәлә. Аның беренче үзенчәлеге булып, иртән эшне башлар алдыннан кырда ашау, орлык белән бергә йомырка («орлык күкәе») алып чыгу тора. Һәм менә безнекеләр дә бу йоланы үтиләр – кырда ашыйлар. Тубал тулы, орлык өстенә унлап йомырка куелган.

Чәчүне һәрвакыт гаиләдәге иң өлкән ир башлый. Менә карт бабам, дога укып, тубал каешын муенына аса да басуга керә һәм учына орлык белән бер йомырка алып, җиргә сибә. Борынгы чорда, җир рухларын ашатсаң, яңа уңыш алганда иген бөртекләре күкәй чаклы булыр, дигән ырым яшәгән, күрәсең. Карт бабам артыннан уллары, шул исәптән бабам Габидулла да китә. Чәчүчеләр тырма эзенә аркылы барып чәчәләр. Бу иген бөртегенә тырма эзенә төшү мөмкинлеге бирә.

Эчкеннәр бөртекле культуралардан беренче итеп солы чәчкәннәр, чөнки ул салкыннан курыкмый һәм дымлы җирне ярата.

Чәчүлек мәйданының бүленеше мондый: беренче урында 7 дисәтинә сабан бодае, икенчедә – солы – 7 дисәтинә, ул – атларның төп азыгы.

Безнең чәчүчеләр караңгы төшкәнче эшлиләр, кичен, арып-талып һәм канәгать калып, ашарга кайталар. Малайлар, билгеле, көне буе атка атланып йөреп бик талчыкканнар, әмма сер бирәселәре килми. Өлкәннәр атлар белән идарә итүне ышанып тапшырганга, аларның күңелен горурлык хисе били. Йөзләре тузанга батып, негрга охшап калганга, алар бер-берсенә карап көләләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чәчүдән соң, орлыкны җиргә күмдерер өчен, җирне аркылыга тырмалыйлар. Икенче көнне таңнан торып, салкыннан бөрешеп, атларны яңадан җигәләр һәм солы чәчеп бетергәнче һәр көнне шулай.

Чәчү тәмамлану

Пәнҗешәмбе көннәрендә, мунчада юынып, мөселманнарның бәйрәм – җомга көнендә ял итәр өчен, авылга кайталар. Ә карт бабамның кече улы – Нигъмәтулла бизәнгән кәләше – гүзәл Сабира янына бара. Әти-әниләре инде быел көзен, урып-җыю тәмамлангач, туй үткәрергә килешкәннәр. Шимбә көнне яңадан кырга чыгалар һәм бу чәчү тәмамланганчы – быел 15 майга кадәр дәвам итә. Чәчүне тәмамлап, безнекеләр, башка гаиләләр кебек үк, авылга ял итәргә кайталар. Күптәннән килгән гадәт буенча, авылда чәчүчеләрне каршы алырга әзерләнәләр. Бөтенесе дә, күлдән су алып, мичкәләрне һәм башка савытларны тутыралар, мунча ягалар, камыр ашлары пешерәләр.

Кыр эшләреннән кайтучыларның арбаларын ерактан ук күреп алып, алар каршына сулы чиләкләр күтәргән хатын-кызлар һәм кызлар чыга. Чыр-чу килеп, чәчүчеләрне су белән коендыру башлана. Күпләрнең киемнәре, өйләренә кайтып җиткәнче, лычма су була. Әмма беркем дә үпкәләми, чөнки бу йола гасырлар буе килә һәм аның асылы шифалы җылы яңгырлар, мул уңыш теләүгә кайтып кала.

Кич, мунча кергәч һәм ашагач, басу капкасы артындагы яланга чыгып, төнгә хәтле күңел ачалар. Нигъмәтулла бедән Сабира – яшь кияү белән кәләш тә, билгеле инде, шунда булалар.

Менә июнь ае җитә, чәчелгән кырлар, яшелләнеп, уҗым тишелеп чыга. Ул – яхшы уңыш алуга, хәзер мул яңгырлар кирәк. Бу чорда, яхшы уңыш алуны һәм терлек-туарның артымын теләп, җәйге корбан чалу йоласы үтәлә. Корбанлык (гадәттә ул сарык, сыер яки үгез була) өчен акчаны бөтен өчкүллеләрдән җыеп, үгез сатып алалар. Әлеге йоланы, зират янында алдан намаз укып, күл буенда үтиләр.

Корбан итен берничә казанда пешерәләр. Ашка салу яки шулпада ботка пешерү өчен, тагын акча җыялар. Корбан ашын бөтен теләүчеләр авыз итә. Итнең сөякләрен: «Җир рухы, безнең белән бергә аша», – дип әйтеп, җиргә күмәләр. Шуннан соң, Аллаһтан басуларга мул яңгырлар җибәрүне сорап, бер-берсенә су сибәләр.

Хәзер инде өчкүллеләргә теләкләренең үтәлүен көтәргә генә кала. Хәер, куелган хезмәттән ләззәт алып утырырга вакыт калмый – парга калдырылган кырларда чүп үләннәре котырып үсеп килә. Ашлама – черегән тирес кертергә кирәк. Башка өчкүллеләр кебек үк, карт бабам гаиләсе дә кырга чыгарга җыена. Парга калдырылган җирләрдә эш күп, аннары инде печән өсте дә җитәчәк. (Парга калдырылган җиргә ашлама кертеп, җәй буена берничә мәртәбә сукалыйлар.)

Ирләр тиресне арбаларга кичтән үк төяп, иртән кырга кузгалалар. Барып җиткәч, ирләрнең һәм яшүсмерләрнең бер өлеше кырга тирес тарату белән шөгыльләнә башлый, ә ике олы улы җир сукаларга керешә. Йомшак туфракны (пар җирен) эшкәртү өчен – сука, каты җирне сукалау өчен исә сабан кулланыла.

Ирләр җир сөргән арада, малайлар көтү көтәләр хатын-кызларга йорт эшләрендә булышалар, су, утын китерәләр. Алар ук кыр суганы, кузгалак, балтырган һәм ашарга яраклы башка үләннәр җыялар – болар төрле ашлар пешергәндә кулланыла.

Җирнең бер өлеше сукалануга, малайлар аны тырмалый башлыйлар. Тырмалар агачтан, ә тешләре алдан ук очланган ботаклардан ясала. Кантарлырак җирне тырмалаганда, өстенә агач бүкәннәре куеп, тырмаларны авырайталар.

Пар җирләрендәге эшләр тәмамлануга, июль ае – печән өсте җитә.

Комментарий язарга