Эчкен татарлары

Нардуган бәйрәме. Менә Нардуган бәйрәме – язгы кояш торгынлыгы көне җитә. Табигать уяна, кояш туры карый башлый. Барлык өчкүллеләр кебек үк, карт бабам гаиләсе дә киләсе кунакларга бәйрәм ризыклары әзерли. Күңеллерәк булсын өчен, буза кайнаталар. Бу ике көндә яшьләр төрле уеннар оештыралар. Өлкәнрәкләр, бәйрәм киемнәрен киеп, кунакка йөрешәләр, бүләкләр өләшәләр, язгы һава торышы һәм алынасы уңыш турында фикер алышалар.

Һәм яңадан көндәлек тормыш дәвам итә, күңелле вакыт килә: терлек-туар артым бирә башлый, шуңа күрә аларны күзәтеп торырга, кирәк вакытта ярдәм күрсәтергә дә туры килә. Карт әби белән киленнәр өчен кызу эш вакыты җитә: тай, бозау һәм бәрәннәрне карарга, ашатырга-эчертергә кирәк. Бу эштә оныклар да ярдәм итә.

Сабан туе

Нардуган бәйрәмен үткәреп 5-10 көн узгач, яшьләрнең язгы уеннары һәм язгы чәчү алдыннан төп бәйрәм – Сабан туе була. Кар эреп җир ачыла башлагач ук, урамнарда «Күкәй уены» башлана. Анда балалар һәм яшь ирләр белән хатын-кызлар катнаша. Уенның тәртибе болай: һәркем берничә йомырка алып килә. Йоннан әвәләнгән йомшак тупчык белән чокырчыкка куелган йомырканы бәреп чыгарырга кирәк. Күбрәк йомырканы бәреп чыгарган кеше җиңүче дип таныла. Әлеге уеннар язгы кыр эшләре башланганчы бара. Бу уенны ешрак уйнасаң, «тук ел» булачак дип санала.

Сабан туе чиратлашып килгән берничә өлештән – йолалардан тора һәм иртә яздан чәчү башланганчы үткәрелә. Җитәрлек сандагы атлары булган һәрбер таза тормышлы гаилә, төп чабышларда катнашыр өчен, иң яхшы атын әзерли. Карт бабам улларына яраткан таен чабышка әзерләргә куша.

Чабышкының җайдагы итеп аның 20 яшьлек улы Нигъмәтулла билгеләнә. Ул тайны яхшылап карый, аны атланып йөрергә өйрәтә, әтисе җитәкчелегендә чыдамлылык һәм тизлеккә сынау чабышлары уздыра, өлкәннәрнең төпле киңәшләрен тыңлый. Шулай итеп, ат һәм җайдак бер-берсенә ияләшәләр. Бу бәйрәмгә бөтен авыл әзерләнә, аны түземсезлек белән көтә.

Инде әзерлек йолалары үткәрелгән дә. Аларның беренчесе – «Карга боткасы». Ул кара каргалар килгәч уздырыла. Балалар, һәр йортка кереп, ярма, сөт, май җыеп йөриләр. Аннан пешерелгән «карга боткасы»н бөтенесе җыелышып ашыйлар.

Яшүсмерләр ярышларга әзерләнә: башлангыч чабышлар уздырып, «ат аягын кыздыралар», хуҗалык саен кереп, йомырка җыялар. Сабан туе ярышларында катнашучыларга һәм җиңүчеләргә бирер өчен, һәр гаилә бүләкләр әзерли. Узган Сабан туеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәр бүләк җыючыларга үзләре чиккән башлы сөлгеләр бирәләр. Бизәкнең матурлыгына карап, киленнең осталыгы һәм сәләте турында фикер йөртәләр. Кызлар исә, чиккән кулъяулыклары һәм башка кул эшләре әзерлиләр. Хәтта әбиләр дә сандыктан нинди дә булса бүләк табып алып бирә. Бүләк җыючылар итеп мөхтәрәм аксакаллар һәм яшүсмерләр билгеләнә.

Икенче көнне халык Сабан туе мәйданына җыела. Бу – төрле көч сынашу, җитезлек, кыюлык ярышлары, ат чабышы, көрәш, йөгерү һ.б. Ат чабышлары әйләнәсе 4 чакрымга якын булган тозлы сулы Сәләкле күле тирәли үткәрелә. Юлны алдан ук әзерләп, чабышта катнашмаган атлардан таптатып куялар.

Һәм менә ат чабышы көне җитә. Өчкүлнең бөтен халкы – яше-карты, бәйрәм киемнәреннән, чабыш үткәреләсе урынга юнәлә. Атлар да бәйрәмчә бизәлгән. Бөтенесе дә матур һәм күңелле. Мөхтәрәм аксакаллар – хөкемдарлар чабышта катнашучыларга ярышның кагыйдәләрен һәм шартларын аңлаталар. Бабайлар һәм әтиләр дулкынланалар, җайдакларга – оныклары һәм балаларына соңгы киңәшләрен бирәләр.

Чабышта ким дигәндә 30 ат катнаша. Менә җайдаклар, баш хөкемдарның кушуы буенча, тигез рәт булып тезеләләр. Чабышкылар, тояклары белән җиргә бәреп, түземсезләнеп пошкырыналар. Ул арада баш хөкемдар кулын өскә күтәрә – игътибар, – кул аска төшә һәм атлар, тузан күтәреп, кискен рәвештә алга ыргыла. Тамашачылар, үзләренекеләрне дәртләндереп, аларга көч биреп торалар: «Уздырма!», «Алга!», «Артка калма!», «Узып кит!» Менә елдамрак чабышкылар, гомуми төркемнән аерылып, алгарак ыргыла. Әмма алар арасында да күпмедер аралык барлыкка килә. Өч җайдак инде күлнең каршы як ярында. Алар арасында карт бабамның улы Нигъмәтулла да бар. Карт бабам, сөенеп, аңа көч биреп тора: «Әйдә, әйдә!» Тамашачылар дулкынлана, һәркем үз җайдагын күзли, чабышкылар әле алардан ерак булып, тавышларын ишетмәсәләр дә, кычкырып, үз җайдагын дәртләндерәсе килә.

Менә финишка якын текә борылышка җитәрәк бертигез диярлек 5 җайдак оча. Тик шулчак халыкны жәлләп ыңгырашырга мәҗбүр иткән хәл килеп чыга: борылышта бер җайдак, иярендә утырып кала алмыйча, җиргә барып төшә.

Берничә ир аңа ярдәмгә йөгереп килә, ә җиңүгә омтылып кызган аты узышны дәвам итә һәм финиш сызыгын беренче булып уза. Тамашачылар таң кала. Бу старшинаның бөтен тирә-юньгә танылган аргамагы була. Икенче булып финишка безнең Нигъмәтулла белән Иминкүл җайдагы килә. Күпмедер вакыттан соң башка чабышкылар да финиш сызыгын уза. Ул арада иярдән төшеп калган җайдакны – старостаның бите сыдырылган, күзләре мөлдерәмә яшь тулы оныгын китерәләр. Хөкемдарлар аптырашта: һич күрелмәгән хәл – старшинаның аты беренче килгән, ә җайдак…соңгы булып. Беренче урынны кемгә бирергә?

Алар, тамашачылардан читкәрәк китеп, озак бәхәсләшәләр һәм киңәшәләр. Аннары тамашачылар янына килеп, старшинаның атын җиңүче дип игълан итәләр: сәбәбе – чабышның төп катнашучысы җайдак түгел, ә чабышкы. Моның белән барысы да килешә. Атны төп бүләк – сарык белән бүләклиләр, ә мескен җайдакка иң яхшы башлы сөлге һәм чиккән кулъяулыгы бирелә. Безнең Нигъмәтулла белән Иминкүл җайдагына бик матур чапан (кафтан) эләгә. Катнашучылардан берәү дә бүләксез калмый, бөтенесе – катнашучылар да, тамашачылар да канәгать була. Халык акрын гына өйләренә тарала. Анда аларны бәйрәм сые көтә. Табынга якын туганнарны чакыралар. Карт бабам, бик канәгать рәвештә, яраткан таен йөгәненнән тотып алып кайта, яныннан улы атлый. Туганнары һәм якыннары аларны ягымлы сәламли.

Сабан туе башка эчкен авылларында да шулай узган. Яшьләр кичке уеннарга җыелган, анда алар җырлаганнар, биегәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. Бу берничә көнгә сузылган.

Яңа уңышка сынамышлар

Бәйрәм – бәйрәм белән, ә өлкәннәрнең башыннан киләсе чәчү турындагы уйлар китмәгән. Картлар буыннан-буынга тапшырылып килгән төрле сынамышлар турында фикер алышалар. Алар менә нинди сынамышларга ышанганнар (сынамышлар Р.Таипов язмаларыннан алынды): әгәр март башында буран булса, терлекләргә авыр, күп азык кирәк булачак. Март башында җилсез торса, көннәр кояшлы торачак, җиләкнең күп булуы көтелә. Карт бабам 25 мартта сулы стаканны ике катлы тәрәзә рамнары арасына куйган. Әгәр төнлә су катмаса, көннәр җылы торачак; катса, җир әле 40 көн буе салкын булачак. Иртәнгә карт бабам куйган су катмаган, моңа бөтен гаилә сөенгән.

Йомырка сала торган оядан өч көн рәттән берәр йомырка алып, һәрберсенә билге салып, аерым-аерым үлчәгән очракта сынамышны юрау тәртибе болай:

– әгәр беренче йомырка авыррак тартса, чәчү иртәрәк, уңыш яхшы булачак;

– икенчесе икән – чәчү һәм уңыш уртача;

– өченчесе авыррак булса, бәла: чәчү – соң, уңыш – начар.

Карт бабамның бөтенесе дә яхшы килеп чыккан: беренче йомырка авыррак булган, димәк, 1869 елда мул уңыш көтелә. Дөрес, юраудан тыш, моның өчен күп тир түгәргә туры киләчәк.

Менә басудан кар китеп, җир кибә башлый. Инде, кыр эшләрен башкарыр өчен, җәйләүгә чыгарга вакыт. Карт бабамның (соңрак, ир туганнары белән әтиемнеке дә) басулары Өчкүлдән 15 чакрым читтәрәк – «Малыш» (бу атама «мал эше» дигән сүзтезмәдән килеп чыккан булса кирәк) дигән урында урнашкан.

Р.Таипов билгеләп үткәнчә, эчкеннәр, күчеп килгән урыслар алмасын өчен, кырларны үз биләмәләренең «чик буенда» калдырганнар, ә авыл тирәли, көтү йөртү өчен, зур участокларны киртә белән әйләндереп алганнар.

Апрельнең икенче яртысында, җомга көнне бөтен гаилә мәчеткә китә. Җомга намазын үтәп, Аллаһтан мул уңыш сорап, дога кылалар. Хатын-кызлар өйдә бәйрәм ризыклары әзерләп, якын туганнарны ашка дәшәләр.

Комментарий язарга